Илеш районында урам сәүдәсе халыкның көндәлек тормышында әһәмиятле урын алып тора. Авыл кешесе үз бакчасында һәм хуҗалыгында үстерелгәнне, эшләнгән продукцияне сата, ә сатып алучылар – табигый, урында җитештерелгәнне эзләп килә. Урындагы җитештерүчеләр һәм фермерлар – үз продукциясен турыдан-туры кулланучыга җиткерү мөмкинлеге ала, ә халык – сыйфатлы һәм арзан товар сатып алу мөмкинлегенә ия. Әлеге юнәлеш районның икътисади һәм социаль үсешенә дә уңай йогынты ясый.
Илеш районы үзәгендә халыкның шәхси хуҗалыгында җитештерелгән продукцияне сату өчен ике мәйданчык җиһазланган.
– Сәүдә урыннары теләгән һәркемгә бушлай бирелә. Биредә санитария таләпләре үтәлә, сатучылар өчен уңай шартлар булдырылган.
– Бу эшкә системалы рәвештә контроль алып барыла, законлы сәүдәне тәртипкә салу – төп максатларның берсе, – ди район хакимиятенең икътисад һәм сәүдә бүлеге җитәкчесе Эльза Закирова.
Базар көн саен эшли, ә ярминкәләр район җитәкчелеге тарафыннан расланган график буенча оештырыла. Барлык мәгълүмат чараларында, телевидение һәм радиодан бу турыда алдан игълан бирелә.
Октябрьдә Югары Яркәйнең үзәк мәйданында ике тапкыр көзге ярминкәләр узды. Сатуда бәрәңге, суган, сарымсак, кишер, кәбестә, печән, яшелчә-җимеш үсентеләре, ит, сөт, бал, гөмбә, йомырка һәм башка күптөрле авыл хуҗалыгы товарлары бар иде.
Биредә районның авыл хуҗалыгы кооперативлары, фермер хуҗалыклары, шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручылар үз продукциясен тәкъдим итте. Шулай ук күрше Бакалы һәм Чакмагыш районнарыннан, Әсән кошчылык фабрикасыннан, Кушнаренко, Краснокама питомникларыннан, хәтта Татарстаннан да товар сатучылар катнашты.
Бәйрәмгә нур өстәп, район Мәдәният сарае үзешчәннәре халыкка җырлы-биюле чыгышлар бүләк итте. Көзге ярминкә чын мәгънәсендә гөрли: тәкъдим ителгән бай ассортименттагы продукциядән халык канәгать, сатып алучылар белән сатучылар бер-берсенә ихлас рәхмәт сүзләре әйтә.
Ярминкә көннәрендә сату мәйданчыгына электр үткәрелә, чүп контейнерлары куела, санитар тәртипкә иң җитди игътибар бирелә.
Сәүдә итүчеләрнең берничәсе үз фикерен белдерде. Флүсә Нәбиева – сәүдәдә 25 еллык тәҗрибәсе булган сатучы.
“Бала укытабыз. Сыерым бик сөтле булды. Базарда көн саен шешәләргә төяп 16 литр сөт сата идем. Берничә ел үткәч, кеше нәрсә кирәген сорый башлады. Шунлыктан ассортимент төрлеләнде: халык нәрсә сорый, шул бар. Бүген туган авылым Кыргыз урман-болыннарыннан җиләк-җимеш җыям да, шуларны эшкәртеп сатам. Әниләр электән базарга барып җиләк-җимеш сатты. Без булышып, күреп үстек. Белеп эшләргә кирәк: чыгарып сатканда әзер продукция генә күренә, ә ул сатылыр алдыннан күпме этап үтә. Җыясы, эшкәртәсе, дөрес температурада саклыйсы. Ярминкә була дип алдан хәбәр итәләр, зур рәхмәт шуның өчен”, – ди Флүсә апа.
Фәрәзинә Сәбихова 4 ел инде базарда сата. Моннан берничә ел элек Чиләбе өлкәсеннән Буралы авылына кайтып төпләнгәннәр. “Зур теплицам бар. Бик күп яшелчә-җимеш үстерәбез. Эшкәрткәнне күрше-тирәләргә дә, туган-тумачага да таратам. Алар, нишләп базарда сатмыйсың, бик тәмле, диделәр. Башта чыгарга кыенсындым, кая басарга да белмәдем. Кыенсынып кына очсызга саттым. Күршедә яшәүче апалар шундук алып бетерде. Иремә шалтыратып, килеп ал, дигәч, “Базардан кудылармыни?” – ди. Ә сатып бетергәнне белгәч, аптырады. Шулай базарга чыга башладык. Әбиләргә бушлай да биреп җибәрәм”, – ди Фәрәзинә апа.
Димәк, базар – кешеләр өчен табыш чыганагы гына түгел, ә аралашу, бер-берсенә ярдәм итү урыны да. Авыл халкы базарның мөһимлеген танып, җитәкчелеккә рәхмәт белдерә.
Илеш районында урам сәүдәсен һәм авыл ярминкәләрен үстерү – халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрүдә мөһим адым. Мондый чаралар халыкка яшәү дәрте, хезмәттән канәгатьлек хисе бирә. Сәүдә нокталарының уңайлы, ачык булуы, санитария таләпләренең үтәлүе, урындагы җитештерүчеләргә ярдәм итү – барысы да район хакимиятенең системалы эшчәнлеге нәтиҗәсе.