Өстәлебездә нинди генә ризыклар булмасын, тәү чиратта икмәкне кулга алабыз. Икмәк табыннарыбызда төп ризык булып кала. Шуңа да без кара тирен түгеп ашлык үстерүчеләргә зур хөрмәт белән карыйбыз. Көнне-төнгә ялгап, ялсыз эшләп, илне икмәк, ит, сөт белән тәэмин итүчеләргә рәхмәтебез зур.
Шушы көннәрдә Тәтешле районында Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көнен бәйрәм итү кысаларында тантаналы чара узды. Бәйрәмдә тармак вәкилләренең казанышлары билгеләп үтелде, үсемлекчелек һәм терлекчелек өлкәсендә иң югары нәтиҗәләр күрсәткән авыл хуҗалыгы предприятиеләре, җиңүчеләр игълан ителде.
Әлеге матур бәйрәм белән тантанада катнашучыларны Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкиле, Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың торышына күзәтчелек буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Илһам Шакиров, Русия авыл хуҗалыгы үзәгенең Башкортстан буенча филиалы җитәкчесе Айдар Хаматшин, Тәтешле районы хакимияте башлыгы Фәнүр Шәйхисламов котлады.
— Авыл хуҗалыгы җәмгыятьнең тоткасы булып тора, азык-төлек иминлеген һәм илебезнең тотрыклы үсешен тәэмин итә. Фермерлар һәм аграр тармакның югары квалификацияле белгечләренең тырыш хезмәте нәтиҗәсендә без югары сыйфатлы продукциягә ия һәм азык-төлек тотрыклылыгын саклыйбыз, — дип билгеләде үзенең чыгышында район хакимияте башлыгы Фәнүр Шәйхисламов.
Эш нәтиҗәләре буенча конкурста беренче урынны “Крупская” агрохуҗалык предприятиесе (директоры Динил Бәдертдинов) алды. Икенче урында — “Агро-Танып” хуҗалыгы (рәисе Сергей Ханов). Өченче урында — “Уңыш” хуҗалыгы (рәисе Айрат Әхкәмов).
Моннан тыш, җитештерүдә күрсәткечләрнең югары үсешенә ирешкән хуҗалыклар да билгеләп үтелде. Әлеге номинациядә “Колос” хуҗалыгы (директоры Яков Камидуллин) җиңүче булды. “Татагроинвест” җәмгыяте (директоры Камил Ибәтуллин) авыл хуҗалыгы культураларының уңдырышлылыгын шактый арттырган өчен бүләкләнсә, “Дэмен” җәмгыяте (директоры Зәйнетдин Бәдретдинов) терлекчелек продукциясен җитештерү күләмен арттырган өчен билгеләп үтелде.
Шулай ук сөтчелек фермалары арасында тулай савым һәм бер сыердан савым күрсәткечләре буенча район ярышларында җиңүчеләр һәм призерлар бүләкләнде. Беренче урынга мөдир Альмир Шәйхетдинов җитәкләгән “Крупская” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыятенең Гәрәбаш сөт фермасы коллективы чыкты, алар беренче дәрәҗә диплом һәм акчалата приз белән бүләкләнде. Икенче урында — “Крупская” авыл хуҗалыгы предприятиесе”нең Шулган сөт фермасы коллективы. Ферма мөдире Рәис Рәхимҗановка II дәрәҗә диплом һәм акчалата приз тапшырылды. Өченче урынга “Агро-Танып” авыл хуҗалыгы кооперативының Калмияр сөт фермасы коллективы чыкты. Бүләк ферма мөдире Вячеслав Шәйсолтановка тапшырылды.
Районның бик күп тырыш хезмәткәрләре Авыл хуҗалыгы министрлыгының, төрле ведомстволарның Рәхмәт хатларын, мактау кәгазьләрен алды. Район хакимиятенең авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек, үсемлекчелек һәм механизация бүлеге зоотехнигы Айрат Рәхимов югары һөнәри осталыгы һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен “Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дигән мактаулы исемгә лаек булды.
— Әлеге чара районның авыл хуҗалыгы казанышларын һәм перспективаларын, шулай ук аерым предприятиеләрнең азык-төлек иминлеген тәэмин итүгә һәм төбәкнең тотрыклы үсешенә керткән өлешен ачык күрсәтә. Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә арытаба да уңышлар телибез, алар барда — илебез икмәкле, сөтле-итле, — дип чыгышын йомгаклады районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Вадим Гореликов.
Әйе, Тәтешле районын лаеклы рәвештә сөт төбәге дип йөртәбез, биредә терлекчелек тә, үсемлекчелек тә елдан-ел яхшы күрсәткечләр белән алга бара, фермерлар саны арта. Бу исә җир кешеләренең тырыш хезмәтенә һәм район җитәкчелегенең авыл хуҗалыгы тармагына зур игътибар бирүенә, республика Хөкүмәтенең аны өстенлекле күрүенә, һәрдаим ярдәм итеп торуына бәйле. Алга таба да Тәтешле районы авыл хуҗалыгы өлкәсендә югары уңышларга ирешер, дигән ышанычта калабыз.
Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Тәтешле районы.