-10 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
7 ноябрь 2025, 10:35

Уңганнарга – урын түрдән!

Чакмагыш районында тулай авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү күләме соңгы 7 елда 50 процентка арткан

Уңганнарга – урын түрдән!
Уңганнарга – урын түрдән!


Быелгы һава шартлары республика игенчеләре өчен җиңел булмады һәм иртә яздан башлап зур сынаулар куйды. Табигать көйсезлекләренә карамастан, зур көч һәм фидакарь хезмәт салып үстерелгән уңыш, нигездә, югалтуларсыз җыеп алынып, ил бураларына салынды. Гомумән алганда, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров билгеләвенчә, басучылык уңганнары быел да сынатмады һәм үзләренең һөнәренә тугры калып, бурычларын намус белән үтәде. Әйтергә кирәк, терлекчеләр дә, эшкәртүче сәнәгать предприятиеләре коллективлары да ел дәвамында тырышлык үрнәге күрсәтеп, матур нәтиҗәләргә иреште.

Аграр тармакта югары казанышларга ирешүчеләр арасында Чакмагыш районы да бар. Соңгы елларда чакмагышлылар игенчелектә дә, терлекчелек тармагында да тотрыклы рәвештә алдынгылар сафында калуын дәвам итә. Республика авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көнен район уңганнары нинди хезмәт уңышлары белән каршылый? Казанышларның сере нәрсәдә? Бәйрәм алды көннәрендә, без, әлеге сораулар белән район хакимияте башлыгы

Реканс Ямалиевка мөрәҗәгать иттек.

– Реканс Фәнилевич, Чакмагыш районы аграр җитештерүнең төп тармаклары буенча республикада байтак еллар дәвамында күренекле урын тота. Соңгы елларда игенче­лектә, терлекчелектә хезмәтне фәнни нигездә оештыру, техник һәм технологик яңалыкларны уңышлы куллану чакмагышлыларның республика икътисадындагы өлешен күтәрде. Район авыл хуҗалыгы эшчәннәре быел һөнәри бәйрәмне нинди кәефтә каршылый?
– Сорауга җавапны шуннан башларга теләр идем. Башкортстанда минемчә, авыл хуҗалыгы дөрес, көчле һәм тотрыклы үсеш юлында. Республиканың аграр тармагындагы соңгы еллардагы казаныш­ларның сере, әлбәттә, беренче чиратта, анык, төпле аграр сәясәтне тормышка ашыру белән бәйле. Элек тә начар эшләмәгәнбездер. Әмма соңгы берничә елда дөньяда, илдә дәвам иткән хәл-вакыйгалар, ил җитәкчелеге билгеләгән бурычлар безгә ышанычлы һәм дөрес юлга аяк басарга этәргеч бирде. Һәм әйтергә кирәк, бүген базар һәм көндәшлек шартларында эшләргә өйрәнәбез икән, димәк, стимул, мотивация бар дигән сүз. Кыскасы, чакмагышлылар аграр җитештерүдә ниндидер уңышларга ирешкән икән, аның сере шушы шартлар белән бәйле. Аннары, кайсы аграр предприятие эшчәнлеген алсак та, заманча телдә әйтсәк, аларның тотрыклы эшчәнлеге инвестиция, технология һәм кадрлар мәсьәләсенең уңышлы хәл ителүе белән бәйле.
Зур горурлык белән әйтә алам: быел тулай ашлык җыемы буенча без, Стәрлетамак районыннан кала, икенче урында. 180 мең тонна ашлык җыеп алдык. Һәр гектардан уртача уңыш 46 центнердан артты.
Белешмә. Соңгы мәгълүматлар буенча, районда 10 авыл хуҗалыгы предприятиесе, 50 берәмлек фермер хуҗалыгы һәм 12 меңнән күбрәк крестьян хуҗалыгы теркәлгән.
Әйткәндәй, һәр гектардан җыеп алынган уңыш күләме буенча без беренче урынга чыктык. Форсаттан файдаланып, әлеге күрсәткеч буенча иң зур уңышка ирешкән аграр хуҗалыкларны да билгеләп үтәргә телим. “Базы” җәмгыятендә ул – 56, “Герой” кооператив-колхозында – 49,6, “Заря” кооперативында 45,6 һәм “Байбулат” җәмгыятендә 44,9 центнер тәшкил итте.

– Басучылыктагы казанышлар турында сүз чыккач, көзге урак турында да кыскача әйтеп үтсәгез иде.
– Әйтергә теләгән фикерем яңалык тү­гел, ләкин бүген ул, бәлки, аграр сәясәтнең нигезен дә тәшкил итә торгандыр. Эш шунда ки, хәзер авыл хуҗалыгы җитештерүе белән шөгыльләнүчеләрнең берсе дә элекке кебек күтәренке йөкләмә алып, аннары аны ничек үтим икән, дип эшләми. Андый чорлар үтте. Хуҗалыкның икътисады, анда хезмәт салучыларның хезмәт хакы, авылның социаль йөзе турында уйлыйбыз икән, беренче чиратта коры сан-күрсәткечкә ирешүне түгел, ә крестьян тормышы, авылларның динамикалы үсешен, халыкны үзебезнең экологик яктан чиста продукция белән тәэмин итүне, җитештергәнне керемлерәк итеп сата белүне күз уңында тотарга кирәк. Районда һәр хуҗалык җитәкчесе шундый максат белән эшли. Соңгы еллардагы уңышлары­быз шуның ачык мисалы дип уйлыйм.
Белешмә. Районда тулай авыл хуҗалыгы җитештерүе соңгы 7 елда 50 процентка якын артып, 4,6 миллиард сумнан 7 миллиард сумга якынлашкан. Узган 9 айда ул 4 миллиард 756 миллион сум, ягъни, узган елның шушы чорындагыдан 1,3 процентка күбрәк тәшкил итте.
Билгеле, хәзер хуҗалыклар югарыдан куелган план яисә бурычны үтәү өчен эшләми. Аларның икътисади үзаллылыгы базар шартларында уйлап эшләргә булышлык итә. Көзге басу мәшәкатьләре турында сүз алып барганда да ачык күренә бу. Соңгы елларда, әйтик, аерым хуҗалыклар җитен, соя, ясмык, уҗым викасы үстерүгә юнәлеш алды. Җитен маена сорау зур. Аны үстерүчеләр сәүдә базарын үзләре таба һәм, әйтергә кирәк, отышлы килешүләр яхшы керем бирә.
Соңгы атналарда көннәрнең аяз торуы көнбагыш һәм шикәр чөгендере планта­цияләрендә эшне кызурак тотарга булышлык итте. Татлы тамырның һәр гектары район буенча уртача 458 центнер уңыш бирде, көнбагышныкы 23 центнерга якынлаша. Безнең район шартларында бу бик яхшы күрсәткеч. “Победа” кооперативы” колхозында шикәр чөгендеренең уртача уңышы 580 центнерга җитте, “Базы” җәмгыятендә 509 центнер тәшкил итте. Алдагы ел уңышы өчен дә яхшы нигез салына. 16 мең гектарда уҗым культуралары чәчтек. Авыл хуҗалыгы эшчәнлегенең төп үзенчәлеге дә шунда инде – һәр тармак үзара ныклы бәйләнгән һәм шушы уртак максат белән ул ел әйләнәсенә дәвам итә. Басучылык муллыгы тәгаен хуҗалык икътисадында гына түгел, ә шәхси ихаталар иминлегендә дә чагыла. Терлекчелек тармагы өчен җиткелекле мал азыгы җитештерелеүе дә басулар муллыгы белән бәйле.

– Чакмагышлылар сөт җитеш­терүдә дә республикада озак еллар әйдәүче, алдынгылар сафында. Авыл хуҗалыгы министрлыгы белешмәсе буенча, район беренче урында бара. Һәр көнне төрле катего­риядәге хуҗалыклар тарафыннан 230 тонна сөт җитештерелә.
– Терлекчелек тармагын үстерүгә зур игътибар бирелүе очраклы түгел. Чөнки, мәгълүм булуынча, ул ит яисә сөт алу, табыш чыганагы гына түгел. Авылда тотрыклы хезмәт хакы, гомумән, анда яшәүчеләрнең тормыш дәрәҗәсе, эш белән тәэмин итү мәсьәләләре белән бәйле. Сатып алучыларны, эчке сәүдә базарын экологик яктан чиста продукция белән тәэмин итү, билгеле – беренчел бурыч. Югары күрсәткечләргә ирешүдә ассызыклап әйтергә телим – районда токымчылык эшчәнлегенең яхшы оештырылуы ярдәм итә. Хуҗалыкларда, гомумән, токымлы маллар үрчетүгә өстенлек бирелә. Әгәр бүген Чакмагыш терлекчеләре җитештер­гән сөт, тирә-як районнар, башкала сәүдә нокталарыннан тыш, күрше төбәкләрдә дә яхшы бәя алган икән, ул – фидакарь һөнәр ияләренә иң зур бәя дигән сүз.
Саннарга килгәндә, октябрь ае башына 64 мең тонна, ягъни узган елның шушы чорындагыдан 2,5 процентка күбрәк дәрәҗәдә сөт җитештердек. Шуны да билгеләп үтәргә телим: эшкәртү пред­приятиеләренә озатылган сөтнең 85 проценты евростандарт таләпләренә җавап бирә. Сөт җитештерүдә “Герой”, “Базы” һәм “Байбулат” хуҗалыклары үрнәк күр­сәтә. Ирешелгәннәр зур булса да, алга тагын да зуррак бурычлар куябыз. Резервлар бар. Заманча яңа терлекчелек комплекслары төзү дәвам итә. Сөт терлекчелеген үстерү өчен токымлы маллар санын арттыру өстендә эшлибез.

Белешмә. Барлык кате­гориядәге хуҗалыкларда 31 мең баштан күбрәк сыер малы асрала, шуның 11 меңнән күбрәге – савым сыерлары. Күрсәт­кечнең соңгысы, 2024 ел белән чагыштырганда, 397 башка арткан.

– Узган ел районның авыл хуҗа­лыгы тармагына салынган инвес­тицияләр күләме 1,3 миллиард сумга якынлашкан иде. Быел аларның иң зурларын барлаганда кайсыларын әйтер идегез?
– Республикада 2020 елдан аграр тармакка инвестицияләр салу программасы җәелдерелде һәм аны тормышка ашыру Чакмагыш районында да уңышлы дәвам итә. Соңгы 4 елда, мәсәлән, “Базы” җәмгыяте 798 миллион сум күләмендә инвестиция кертте. Үрнәк авылында ашлык чистарту һәм киптерү цехы, корылмалар төзелде. Рапатта сыер малы бинасы, ашлык һәм техника саклау биналары сафка бастырылды, Уйбулат авылында да шундый ук эшләр башкарылды. “Герой” кооператив-колхозы узган дүрт елда 687 миллион сумлык инвестиция проектын тормышка ашырды, Иске Балак, Тайняш авылларында яңа комплекс биналары, силос-сенаж базлары, ашлык саклау бинасы төзелде. Әлеге вакытта “Карусель” саву системасы урнаштырылачак зал төзелеше дәвам итә. Нариман авылындагы кошчылык фермасы­ның да инвестиция проекты кысаларында реконструкцияләнә башлавын билгелисе килә. Соңгы 2 елда биредә яшь бройлер үрчемен үстерүгә махсуслашкан 3 цех сафка басты. Предприятие тулы куәткә эшли башлагач, кошчыларның “Чакмагыш марка”лы тавыгы янә элекке данын кайтарыр, дигән ышаныч бар.

– Реканс Фәнилевич, чакмагыш­лыларның аграр тармактагы казанышлары турында сүз алып барганда, кадрлар мәсьәләсе белән кызыксынмыйча мөмкин түгел. Ул проблема бармы һәм булган хәлдә дә хезмәт хакына бәйлеме?
– Андый проблема юк, дип әйтсәм, беренче чиратта, райондашларыбызны уңайсыз хәлдә калдырган булыр идем. Бар һәм ул шулай булырга тиештер дә. Бу очракта мәсьәлә аның ни дәрәҗәдә киеренке булып калуында һәм белгечләргә мохтаҗ хуҗалык җитәкчеләренең эшкә килүчеләрнең таләпләрен ни дәрәҗәдә канәгатьләндерә алуындадыр. Минемчә, авыл тормышына, аның һөнәр ияләренә мәхәббәт кече яшьтән тәрбияләнергә тиеш. Мәктәптә ул җитдирәк юнәлештә барганда яхшы. Республикада агросыйныфлар оештырылуын мин Хөкүмәт тарафыннан әлеге максатта күрелгән колачлы чара дип күрәм.
Чакмагыш районы мисалында, мәсәлән, без яшь белгечләрне, һөнәр ияләрен җәлеп итүдә беренче чиратта аларны торак белән тәэмин итүне һәм хезмәтенә бәрабәр эш хакы түләүне хәл итү бурычын куйдык. “Базы”, “Байбулат”, “Герой” авыл хуҗалыгы предприятиеләре, мәсәлән, үзләрендә әлеге вакытта эшләүчеләр өчен торак төзи. Соңгы елларда гына 26 йорт салынды һәм 10 әзер йорт шушы максат белән сатып алынды. Якын айларда тагын
9 торак йорт әзер булачак.

Белешмә. Район буенча узган тугыз айда аграр тармакта уртача айлык эш хакы 63 мең сум, ягъни, узган елның шушы чорындагыдан 19 процентка күбрәк тәшкил иткән. Иң югары хезмәт хакы “Герой” кооператив-колхозында – 114 мең сум, “Бай­булат”та ул – 81 мең сум, “Базы” җәм­гы­ятендә 65 мең сум тәшкил итә.

Яраткан басмабыз “Кызыл таң” гәзите аша республикабызның олы хөрмәткә лаек авыл эшчәннәренең намуслы һәм тырыш хезмәт нәтиҗәләрендә чакмагышлыларның да күркәм уңышлары өчен куанып, һөнәри бәйрәмнәре белән ихлас тәбрик итәргә телим. Чакмагыш агросәнәгатьчеләренең киләчәктә дә илнең, республикабызның азык-төлек иминлеген тәэмин итүдә лаеклы өлеш кертүчеләр сафында калачагына ышанам.

Олег Төхвәтуллин әңгәмәләште.

Автор: Денис Таваев
Читайте нас