-10 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
10 ноябрь 2025, 14:20

Бәхетен туган җирдә тапкан

Авыл эшчәненең фидакарь хезмәте зур батырлыкка тиң. Туган җиренең тугры улы Мидхәт Насыйров та бәхетен читтән эзләми, үз җирендә таба.

Бәхетен туган җирдә тапкан
Бәхетен туган җирдә тапкан
Илтуган авылында туып-үскән егет, урта белем алганнан соң, шоферга укый. Шуннан, чик буе гаскәрләрендә хезмәт итеп кайткач, туган колхозында ике ел водитель булып эшли. Ә күңеле иксез-чиксез басуларны иңләргә, тракторчы булырга әйди. Һич кичектерми, механизатор һөнәрен үзләштерә. “Алтай” тракторын “авызлыклап”, басу эшенә җигелә.
– Сигез балалы гаиләдә үстем, мин алтынчысы идем. Бөек Ватан сугышы ветераны булган әтием бәләкәйдән эшкә өйрәтте. Авыл тормышының зур хезмәттән торуын кечкенәдән татып үстем. Бергәләшеп печән чаптык, утын әзерләдек, мал карадык. Шулай ук әниемә ярдәмләшеп, җәй буе чөгендер басуында тир түктек. Миңа ун яшь булганда әтием вафат булды. Барлык эш безгә, гаиләдәге өч малайга төште. Кечкенә чактан авыл эше безнең канга сеңгән. Шуңа да өчебез дә туган авылыбызда төпләндек. Бер-беребезгә ярдәмләшеп, терәк булып яшибез. Мәктәптә яхшы укыдым, барлык фәннәр дә җиңел бирелде. Тик туган авылымнан чыгып китүне, башка һөнәр алуны уема да китермәдем. Шәһәр тормышы бервакытта да кызыксындырмады. Табигатькә якын булып, туган авылымда яшәү һәм монда хезмәт итү – үзе зур бәхет бит!
Авыл хуҗалыгы – минем язмышым. “Бүләк” колхозында хезмәт юлымны башлап җибәрдем. Заман җилләре аны урап узмады. Хуҗалык шәхси кулларга да калды, байтак вакыт “Алатау” җәмгыяте дип тә аталды. Хәзер инде “Урожай” җәмгыятенә карый. Исеме, эшләү алымнары үзгәрсә дә, төп асылы – авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү булып кала, – ди ул.
Авыл хуҗалыгы эшчәнлеген механизаторларсыз күз алдына да китереп булмый. Алар башкарган эшләр санап бетергесез. Мидхәт Миңлеәхмәт улы да дистә елдан артык җир сөрә, иген чәчә, үсентеләрне эшкәртә, мал азыгы хәзерләп, печән чаба. Күпме көч таләп иткән тынгысыз, әмма бик җаваплы эшне башкара – иген үстерә ул. Хуҗалык җитәкчелеге хезмәткәрнең тырышлыгын, эшне дөрес оештыруын, кешеләр белән уртак тел таба белүен күреп, аны бригадир итеп тәгаенли. Менә 30 ел инде Мидхәт Насыйров шушы вазыйфада эшли.
Әлеге вакытта ул “Урожай” җәмгыятенең Иске Муса бүлекчәсендә идарәче ярдәмчесе – бригадир. Эш барышын, водительләрнең, механизаторларның эшен контрольдә тоту аның бурычы булып тора. Ару-талу белмәс җаваплы хезмәткәр иңенә төшкән тынгысыз хезмәтен җиренә җиткереп үти. Хезмәтенең нәтиҗәсе – күпсанлы Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары.
Гаиләсе – аның тылы, яшәвенә көч биреп, аны эшкә дәртләндереп тора. Хатыны Раушания Фәнис кызы белән өч кыз һәм бер ул үстергәннәр. Балалары аларны оныклар белән шатландыра. “Урожай” җәмгыяте – алдынгылар рәтендә. Хуҗалыкның уңышларында, әлбәттә, Мидхәт Насыйровның да өлеше зур. Барлык гомерен туган җиренә багышлаган авыл эшчәненә хезмәтендә зур уңышлар, муллык телибез.

Фәния СӘЛИМГӘРӘЕВА.
Кырмыскалы районы.


Автор: Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас