-10 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
11 ноябрь 2025, 08:32

Терлекчелек кышка ныклы әзерлек белән керә

Илеш районының авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы урынбасары, баш ветеринар Азамат Рахманов белән әңгәмә

Терлекчелек кышка ныклы әзерлек белән керә
Терлекчелек кышка ныклы әзерлек белән керә

Кышлату – терлекчеләр өчен сынау чоры. Ел әйләнәсе башкарыл­ган хезмәт нәтиҗәсе нәкъ менә шушы вакытта күренә: азыкның сыйфаты, биналарның җылылыгы, техника төзеклеге һәм терлекләр сәламәтлеге – барысы да мөһим. Шуңа күрә район хуҗалыкларында кышка әзерлек эшләре зур җаваплылык белән алып барыла.
Илеш районы терлекчеләре дә бу чорга җитди әзерләнә: азык запасы туплау, биналарны тәртипкә китерү, ветеринария чараларын үтәү – барысы да системалы рәвештә оештырыла. Районның сөт җитештерү буенча республикада алдынгылар сафында булуы да – шушы тырыш хезмәт нәтиҗәсе.
Бу уңайдан без Илеш районы авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы урынбасары, баш ветеринар Азамат Рахманов белән районның терлекчелек тармагындагы хәлләр турында сөйләштек.

– Азамат Барисович, бүген районның терлекчелек тармагында хәлләр ничек?
– Районыбызның терлекчелек тармагы авыл хуҗалыгы структурасында зур өлеш алып тора, аны җитештерүнең “локомотивы” дип тә әйтергә була. Безнең район сөт җитештерү буенча республика күләмендә лидерлар өчлегенә керә.
– Районда барлыгы 13 предприятиенең һәм 30дан артык крестьян-фермер хуҗалыгының терлекчелек белән шөгыльләнүе билгеле. Быел алар мал азыгы хәзерләү чорын ничек үткәрде?
– Һава торышы катлаулы булуга карамастан, хуҗалыклар мал азыгы хәзерләү эшләрен уңышлы тәмамлады. Озайлы яңгырлар бераз комачаулады әлбәттә, әмма районның тырыш игенчеләре, һәр аяз көнне файдаланып, технология таләпләренә туры китереп, мул азык запасы туплады. Билгеләнгән план артыгы белән үтәлде. Район хуҗалыклары ел саен азыкны кимендә ел ярымлык, кайвакыт ике еллык запас белән дә хәзерли.
Барлыгы һәр малга 36,11 центнер азык берәмлеге хәзерләнде, бу планга карата 152 процент тәшкил итә.
– Мал азыгы хәзерләүдә дә соңгы елларда яңадан-яңа технологияләр кулланыла башлады. Сездә бу яклап яңалыклар бармы?
– Иң мөһиме – технологияне төгәл үтәү: вакытында чабу, кирәкле дымлылыкка кадәр киптерү, ваклату, чокырларны 3-4 көн эчендә тулысынча тутыру, масса тыгызлыгын арттыру өчен тромбовка ясау һәм, әлбәттә, консервантлар куллану. Алар ферментация процессында азыкның саклану һәм туклыклылык сыйфатын яхшырта. Өстеннән ике кат пленка белән каплау да саклану дәрәҗәсен арттыра.
– Бу эштә үрнәк итеп кайсы хуҗалыкларны билгеләп үтәргә мөмкин?
– Районның берничә хуҗалыгы берничә ел рәттән кукуруздан корнаж әзерли: алар – “Урожай” җәмгыяте, “Үзәк МТС” филиалы, Куйбышев исемендәге җәмгыять. Моннан тыш, “Мир”, М. Гәрәев исемендәге хуҗалыкларда да кукурузны орлыкка үстерү технологиясе кулланыла. Кукуруз – сыерлар рационында продуктлылыкны арттыручы иң кыйммәтле азык чыганагы.
– Терлекчелек биналарының кышка әзерлек дәрәҗәсе нинди?
– Барлык хуҗалыкларда да җәйге чорда ремонт эшләре, дезинфекция һәм агарту кебек санитар чаралар үткәрелде. Терлекчеләр кышкы чорга җентекләп әзерләнде. Ә малларны җәйләүдән фермаларга күчерүгә килгәндә, күп хуҗалыкларда мондый күчеш булмый диярлек, чөнки сыерларны ел әйләнәсенә тулы рационлы азык белән тукландыру технологиясе кулланыла. Ә көтүлекләрдә мал асраучы фермерлар бу күчешне махсус график нигезендә башкара.
– Кышка кадәр ветеринария буенча профилактика чараларын үткәрү дә бик мөһим әһәмияткә ия?
– Әлбәттә, бу да бик мөһим. Кышка кергәнче бөтен терлеккә планлы профилактик чаралар үткәрелә: вакцинация, тикшеренүләр, паразитларга каршы эшкәртүләр, биналарда дезинфекция уздырыла.
Кышка әзерлек буенча уңышлы эшләүче хуҗалыкларга килгәндә, алар – “Урожай”, Куйбышев, М. Гәрәев, XXII партсъезд исемендәге, “Мир”, “Маяк” җәмгыятьләре, шулай ук фермерлар Д. Хәсәнов, А. Рамазанов, А. Ким,
М. Шәймөхәммәтов, И. Шәйхетдинов һәм башкалар.
– Заманча технологияләр ничек кулланыла?
– Заманча технологияләр елдан-ел киңрәк кулланыла.
Мәсәлән, азык хәзерләүдә автоматлаштырылган катнашазык системалары (кормоүзәкләр), пробиотиклар һәм ферментлар кулланыла, алар азыкның үзләштерелүен арттыра, терлекләрнең сәламәтлеген ныгыта.
Савым процессы да модернизацияләнә: күпчелек хуҗалыкларда савым хәзер махсус залларда башкарыла. Быел “Урожай” җәмгыяте базасында 1200 баш сыерга исәпләнгән комплексның беренче корпусы эшли башлады, анда саву процессы тулысынча роботлаштырылган. Бу хезмәтне җиңеләйтә һәм санитария шартларын яхшырта.
Моннан тыш, терлекләргә махсус сенсорлар, беләзекләр, муенчаклар тагыла – алар аша һәр сыерның сәламәтлеге, активлыгы күзәтелә. Фермаларда микроклиматны контрольдә тотучы автоматик системалар урнаштырыла.
– Азамат Барисович, терлекчелек тармагына дәүләтнең нинди ярдәмен тоясыз?
– Хуҗалыклар төрле дәүләт программаларында актив катнаша. Авыл хуҗалыгы министрлыгы линиясе буенча җитештерелгән сөтнең бер өлеше субсидияләнә, яхшы токымлы яшь мал сатып алу чыгымнары өлешчә кайтарыла.
– Сезнең фикерегезчә, уңышлы кышлату өчен иң мөһим шарт нинди?
– Терлекләрнең уңышлы кышлавы – ул вакытында башкарылучы чаралар җыелмасы: азыкны дөрес әзерләү, тиешенчә тукландыру, уңайлы шартлар булдыру, заманча техника һәм җиһазлар куллану һәм иң мөһиме – үз эшен яхшы белүче, җаваплы караучы терлекчеләр булу. Мин аларга иминлек, уңышлы, продуктив кышлату чоры телим!


Автор: Энҗе Садертдинова
Читайте нас