Илебезнең аграр тарихында фермерлык хәрәкәте төрле елларда катлаулы вакыйгалар, билгесезлек һәм сынаулар аша үтте. Узган гасырның 90нчы елларында күмәк хуҗалыклар тарала башлагач, ил халкын азык-төлек белән тәэмин итүнең авырлашуы күренде. Либераль реформаторлар, бу мәсьәләне хәл итү өчен беренче чиратта Халыкара валюта фонды ярдәмен арттырырга, Көнбатыш илләрдән азык-төлекне күбрәк сатып алырга кирәк, дигән сәясәтне алга сөрде. Һәм күпмедер дәрәҗәдә алар үз максатына да иреште. “Буш ботлары” белән кибет киштәләре тулгач кына ил башлыклары Русиянең азык-төлек бәйсезлеген югалту куркынычын, ниһаять, аңлый башлады. Элекке колхозлар урынына әкренләп фермерлар сыйныфы күтәрелә башлавы җирләребезне чит ил байларыннан саклап калырга булышлык итте.
Рәсми чыганаклар мәгълүматлары буенча, илебездә әлеге вакытта крестьян-фермер хуҗалыклары саны 160 меңгә якынлаша, ә шәхси ихаталар 17 миллионнан арта. Хәзер фермерлар аграр җитештерүдә генә түгел, җәмгыятьтә халыкның социаль кәефенә, авыл тормышының яшәешенә зур йогынты ясаучы җитди сыйныф буларак кабул ителә. Әлеге категориядәге хуҗалыклар авыл территорияләрендә урындагы бюджетны тулыландыруда, социаль программаларны тормышка ашыруда зур ярдәм күрсәтә һәм авыл кешеләрен эш белән тәэмин итүдә мөһим роль уйный.
Башкортстан илдә фермерлык хәрәкәтенә актив кушылган һәм арытаба аларның үсешен дәүләт ярдәме белән тәэмин итүче төбәкләрнең берсе. Хәзер алар республикада үзләрен авылда зур көч һәм кече бизнесны үстерүдә үрнәк һәм башлангыч булуын күрсәтте.
2000 елда Русия Президенты итеп Владимир Путин сайлангач, ниһаять, фермерлыкка игътибар дәүләт дәрәҗәсендә бирелә һәм әлеге тармакны үстерүнең нигез ташлары салына башлады. Аграр сәясәттә төп юнәлеш итеп үзебезнең ил җитештерүчеләренә ярдәм итү һәм шул ук вакытта импортны киметү бурычы куелды. Ил башлыгы тәкъдиме белән кабул ителгән гомумдәүләт проектлары, аграр җитештерүне арттыру белән беррәттән, авылдагы социаль-көнкүреш шартларын яхшыртуны күз уңында тотты. Әйтергә кирәк, мөһим дәүләт документларында шул исәптән фермер хуҗалыкларын үстерү, аларга дәүләт ярдәме күрсәтү юллары билгеләнде һәм бүгенге социаль-сәяси шартларда фермерларның илнең эчке сәүдә базарын гына түгел, аграр экспортны үстерүдә дә зур көч булуы билгеләнде.
Белешмә. Русиянең Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматлары буенча, илдә җитештерелгән тулай ашлык һәм кузаклы культураларның — 29,1, шикәр чөгендеренең — 12, көнбагышның — 39,2, бәрәңгенең — 75,5, яшелчәнең — 70,2, җиләк-җимешнең — 64,2, сөтнең — 40,2, сугым малының — 14,2 һәм йомырканың 18,3 проценты — фермерлар һәм шәхси хуҗалыклар өлеше. Авыл хуҗалыгы культуралары чәчүлегенең — 34,9, ачык грунтта үстерелгән яшелчәнең 83,5 проценты, шулай ук, әлеге категориядәге хуҗалыкларга туры килә.
Рәсми статистика мәгълүматларында фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары казанышларын бергә исәпләп күрсәтү дә очраклы түгелдер, мөгаен. Чөнки тикшеренүләргә караганда, авылда фермерлар эшчәнлеге уңышлы оештырылганда, анда яшәүчеләрнең, хезмәт салучыларның да тормышлары көйлерәк бара. Әйтик, 2014 елда ил башлыгы Владимир Путин тәкъдиме белән азык-төлек эмбаргосы турындагы закон көченә керде. Аның төп максаты илнең эчке базарында, нигездә, үзебезнең аграр продукциягә өстенлек бирү һәм шул ук вакытта чит илләргә бәйлелекне киметү. Хөкүмәт әлеге максатка ирешү өчен эре аграр предприятиеләр өчен генә түгел, фермер һәм шул ук вакытта шәхси хуҗалыкларда да җитештерүне арттыруны дәртләндерү өчен төрле ярдәм чараларын билгеләде. Һәм, әйтергә кирәк, югарыда китерелгән саннар дәүләт ярдәменең ни дәрәҗәдә нәтиҗәле булуын күрсәтә.
Фермерларның илнең азык-төлек бәйсезлеген тәэмин итүдәге өлеше турында Русия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустинның фикере игътибарга лаек.
— Ил башлыгы Владимир Путин Русия агросәнагать тармагының югары темпта үсүен һәм үз позицияләрен ныгытуны Көнбатыш илләре санкцияләре шартларында ясалма сынауларга бирешмәвебез буларак ассызыклады. Безгә шушы динамиканы саклау мөһим. Хөкүмәт тармакның нәтиҗәлелеген күтәрү өчен төрле дәрәҗәдә дәүләт ярдәме күрсәтү чараларын тормышка ашыра һәм шулар арасында фермер хуҗалыкларына игътибар мөһим урын тота, — диде Хөкүмәт башлыгы.
Әйткәндәй, быел фермер хуҗалыкларына төрле юнәлешләр буенча ярдәм итү йөзеннән казнадан бүленгән акча узган елдагыдан ким түгел һәм бу сумма 15 миллиард сум тәшкил итә.
Соңгы елларда фермер һәм авыл бердәмлеге турындагы фикерләрнең ешрак яңгыравы да табигый. Ничек кенә булмасын, авылда яшәүчеләрнең бердәмлеге, күмәклеге һәм социаль көч буларак сакланышы фермерлар эшчәнлегенә дә бәйле. Илнең агросәнәгать тармагы куәтле холдинглар яисә эре аграр хуҗалыклар эшчәнлеге белән генә чикләнми. Бәлки, шундый шартларда фермерлар үзләрен берникадәр кимсетүле дә тоядыр. Сер түгел, хуҗалык итүнең кече формалары, чынлап та, җитештерүдә зур холдинглар белән көндәшлек итә алмас, әмма авыл яшәешен, гасырлар дәвамында формалашкан социаль мохитне саклауда фермерлар йогынтысының көчлерәк булуы бәхәссез. Фермерлар — чын мәгънәсендә авылларның нигезе, алар үзләрен көннән-көн аның ышанычлы тылы булуын дәлилли.
Белешмә. Фермерлар ил буенча 26 миллион гектар җиргә хуҗа. 2000 елдан башлап, әлеге категориядәге хуҗалыкларда тулай ашлык җитештерү 7 тапкыр арткан. 2024 елны исәпкә алмаганда, тоташ аграр тармакта сыер малы саны кимегәндә, фермерларда үсеш саклана. Ит җитештерүдә үсеш — 6,2, сөт җитештерүдә 5,1 тапкырга җиткән.
Соңгы елларда Башкортстанда “Кече һәм урта малтабарлык, шәхси малтабарларга ярдәм” федераль программасы һәм аның кысаларында кабул ителгән “Фермерларга ярдәм системасын булдыру һәм авыл кооперациясен үстерү” төбәк проектларының тормышка ашырыла башлавы, гомумән, авылда кече бизнесны үстерүгә зур этәргеч бирде. Иң мөһиме — төрле дәрәҗәдәге дәүләт ярдәме авылда эшсезлекне киметергә генә түгел, ә күпләргә яңа шөгыль һәм тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итте. Әйтик, узган алты ел дәвамында югарыда телгә алынган гомумдәүләт проекты һәм төбәк проекты кысаларында кече бизнесны үстерүгә 1,7 миллиард сум бюджет акчасы тотынылды һәм шуның 98 проценты — федераль казнадан. Шушы вакыт аралыгында республикада 333 яңа фермер хуҗалыгы оештырылды, кече бизнес субъектлары тарафыннан 630 эш урыны булдырылды.
— Башкортстанда фермерлык хәрәкәте зур үсеш кичерә. Туксанынчы еллардагы эшчәнлектән аермалы буларак, бүген фермерлар анык максат-бурычлар белән эшли. Авылда кече бизнесны дәүләт ярдәменә генә ышанып алып баручыларга җиңел түгелдер. Әмма республикада фермерлар куәте беренче чиратта үзенең көченә ныклы ышанучы, заманча фикер йөртүче, сәүдә базары конъюнктурасын яхшы белүче үзаллы җир хуҗалары эшчәнлегендә ачык күренә. Әйтергә кирәк, төрле грант программалары тормышка ашырыла башлаган 2012 елдан республикада фермерлар саны 2 тапкыр диярлек артты, ягъни 4,8 мең берәмлектән бу ел башына 8,8 меңгә якынлашты. Әгәр без тулай төбәк җитештерүендә фермерлар өлеше арту турында әйтәбез икән, бу хәл, билгеле, аларның саны ишәю белән генә аңлатылмый. Аларның компетенцияләре үсү, хезмәтне оештыруда заманча алымнар үзләштерү нәтиҗәсе дә бу казанышлар. Без соңгы елларда аграрийларны, шул исәптән фермерларны, даими рәвештә җыеп, аларга укулар оештырабыз. Республикада Башкорт дәүләт аграр университеты базасында оештырылган “Фермер мәктәбе”нең дә авылда кече һәм урта малтабарлыкны, аграр бизнесны үстерүгә зур этәргеч бирүен ассызыкларга телим, — ди Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов.
Рәсми чыганактан. Фермерлар бүген аграр тармакта гына түгел, авыл тормышында да зур көч булуын күрсәтә. Алар крестьян хуҗалыкларына җир эшкәртүдә, мал азыгы хәзерләүдә һәм шәхси ихаталарда җитештерелгәнне сатарга ярдәм итә. Соңгы алты елда әлеге категориядәге хуҗалыклар 2,3 мең берәмлек төрле техника һәм авыл хуҗалыгы җиһазлары, шулай ук 4,7 мең баштан күбрәк сыер малы, 740тан артык сарык, 1,5 мең чамасы ат һәм 2 мең баштан күбрәк умарта гаиләсе сатып алды.
“...Русия Президенты Владимир Путин тарафынннан илнең агросәнәгать тармагы җитештерүе 2021 елгы дәрәҗәдән 2030 елга – 25 процентка, ә экспорт мөмкинлекләрен 1,5 тапкырга арттыру бурычы куелды. Әлеге максатка ирешүдә зур предприятиеләр янәшәсендә хуҗалык итүнең кече формалары, фермер хуҗалыклары да мөһим роль уйный. Һәрхәлдә, күрсәтелгән дәүләт ярдәме генә түгел, фермерларның казанышлары да шуны күрсәтә”.
(Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның республика аграрийлары белән очрашудагы чыгышыннан).
Әлбәттә, авылда фермер хуҗалыкларын оештыру дәүләт ярдәменә генә бәйле түгел. Финанс ресурслары яисә эшкәртү өчен җир мәйданына ия булу гына да чын фермер булырга ярдәм итә алмый. Моның өчен, беренче чиратта, җирне яратырга, аңа көч салырга кирәк.
Авыргазы районының Балыклыкүл авылы фермеры Рифгать Абдуллин белән очрашкач туды бу уйлар. Ихаталар саны йөздән артмаган әлеге авыл заманында көчле колхозның ныклы терәге булган. Уңган халкы, уңдырышлы җирләре, ишле мал асраган фермасы һәм куәтле техника паркы белән. Күңелгә ятыш матур атамалы авылның күзгә күренеп торган барлык “байлыгы” хәзер мәчет, азсанлы бала укыган мәктәп белән чикләнә. Заманында урындагы күмәк хуҗалыкта намуслы хезмәт салган һөнәр ияләре сафы әкренләп сирәкләнә барса да, халык элеккечә дәртләнеп яшәргә тырыша.
Рифгать абыйга киләсе елның февралендә 64 яшь тула. Әмма аның җитез хәрәкәтенә, күңелендәге дәртенә һәм шаянлыгына карап, һич тә авыл аксакалы яшенә җиткән, дип уйламассың. Колхозда озак еллар механизатор булып эшли, башка һөнәрләрдә дә үзен сынап карый.
— Эх, фермерлык эшенә яшьрәк чакта ук тотынмаганмын! Бераз үкендерә дә. 1990 елдан соң ук колхозның үзгәртеп корылачагы, дөресрәге — бетереләсе билгеле иде инде. Көчемне яшьрәк чакта ук сыныйсы калган, дәртем дә, дәрманым да бар иде, югыйсә. Тик ул вакытта бу дәртне авыл халкы дөрес кабул итмәс, дигән шик туктатты, — ди Рифгать Гаяз улы.
Абдуллиннар 2017 елда гына фермерлык шөгыленә тотына. Беренче елда арендага алынган 27 гектарда көнбагыш чәчәләр. Уңышын элеваторга тапшырганнан соң көнбагыштан кергән беренче табыш киләчәк планнарына дәрт өсти.
Майлы культура мәйданы 47 гектарга җитә. Менә шулай әкренләп аякка баса хуҗалык. Рифгать абый белән Дамира апа ике ул үстергәннәр. Фаяз училищеда электрик, эретеп ябыштыручы, водитель һөнәрен үзләштерә.
Руслан — авыл хуҗалыгы идарәсенең баш агрономы. Фермер хуҗалыгының “аграр сәясәте” өчен ул җаваплы.
Беренче карашка, Абдуллиннарның хуҗалыгы, ничектер, иске алымнардан ерак китмәгән кебек күренә. Аларның кече малтабарлык субъектларына ярдәм күрсәтү буенча бер генә программага кермәүләре дә гаҗәп тоелды. Субсидия юллап йөргәнебез дә юк, ди хуҗалык башлыгы. Сезонлы эшләрдә генә авылдашларына мөрәҗәгать итә ул.
— 450 гектар җиребез бар. Шуның 150 гектарына көнбагыш чәчкән идек, калганын бөртекле культуралар били. Чәчү әйләнешен җайга салу өчен тагын 100 гектарны субарендага алдык. Әлегә ашлык бәясе түбәнрәк, әмма киләсе елларда хаклар артыр, дип ышанабыз. Читтән эшчеләр җәлеп итмәгәнгә аптырамагыз, ике улым бар бит. Ә техникада үзем — “универсал” һөнәр иясе. Бер сүз белән әйткәндә, үзебезнең көчкә ышанабыз. Хуҗалык зурайса, карарбыз, — ди Рифгать Гаяз улы.
Белешмә. Фермер хуҗалыгының “ДТ-75”, “Беларус” һәм “Т-40” тракторлары бар. Ашлыкны да үзенең “Нива” һәм “Акрос-585” комбайннары белән җыеп ала.
Фермерның әтисе Гаяз абзый да заманында тирә-якта мактаулы механизаторларның берсе булган. Гаиләдә 2 кыз, 5 малай үскәннәр. Рифгать абый сөйләвенчә, малайлар кече яшьтән үк әтиләре янында техника серләренә өйрәнеп үскән.
“Ике абыйның тизрәк үсеп, авылдан читкә чыгып китүләрен тели идем. Алар монда булганда әти янында мине комбайнчы ярдәмчесе итеп йөртмиләр, бәләкәйсең, диләр иде. Әтием барыбер мине техникага идарә итәргә өйрәтте. Кече яшьтән әти-әни эшләп үсәргә өйрәтте. 5нче сыйныфта укыганда колхоз басуында бәрәңге ала идек, ә 7нчедә җәйләрен үзем җиккән ат белән малларга азык хәзерли идек. Җирне, авылны һәм хезмәтне яратканга күрә дә Балыклыкүлне калдырып, шәһәргә китәсем килмәде. Минемчә, балачакта формалашгкан шушы сыйфатлар да, бәлки, фермер шөгыленә тотынырга этәргеч биргәндер, — ди Рифгать Гаяз улы.
Абдуллиннарның ихата “ферма”сында маллары да ишле күренде. Терлекчелек тармагы өчен фермерның хатыны Дамира Миңнеәхмәт кызы җаваплы икән. Бу һөнәр аңа чит түгел, озак еллар фермада хезмәт салган.
Белешмә. Фермер 20 пайчы җирен арендага алган. Җирләрен файдаланган өчен ел саен һәркайсына бушлай 6шар центнер ашлык һәм салам бирә. Авыл халкына башка хезмәтләр дә күрсәтә. Җир эшкәртү, йөк ташу, мал азыгы хәзерләүдә ярдәм итә.
Рифгать Абдуллинның фермер хуҗалыгы — Балыклыкүл авылында яшәүчеләрнең терәге, дип әйтсәк тә ялгыш булмастыр. Кайчандыр бу авылда 11 комбайны булган техника паркы да күптән юкка чыккан. Шәхси ихата терлекләре өчен мал азыгы хәзерләрдәй басулар да юк. Рифгать Гаяз улының биредә яшәүчеләрнең бүгенгесе дә, киләчәге дә фермер хуҗалыгының авыл белән бербөтен булып яшәешенә бәйле, дип әйткән сүзләре хактыр.
Олег Төхвәтуллин.