Әйе, авыл тормышын техникадан, аеруча трактордан башка күз алдына китереп булмый. Ул хәрәкәт итү чарасы гына түгел, тормышыбызны күпкә уңайлы итүче алыштыргысыз ярдәмче дә: язын авылны төзекләндерү буенча шимбә өмәләре башлана, аннары халыкның бакчаларын сөрү вакыты җитә. Җәен дә печән чабу, җыю кебек эшләр, башлыча, шул техника белән башкарыла. Урак чоры аеруча зур җаваплылык сорый. Ә кышын трактор, бураннарда бер авылдан икенчесенә юл ачу, урамнарны чистартып тору өчен кирәк. Янгын хәвефсезлеге буенча чараларны да авыл биләмәсендә мондый техникадан башка башкарып булмый. Әлбәттә, техника искерә, сафтан чыга. Кыйммәтле заманча техника сатып алу авыл хакимиятләренең үзләренең генә көченнән килми. Ярый әле мондый очракта төрле дәүләт программалары ярдәмгә килә.
Шундыйларның берсе “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасы. Анда авыл хакимиятләре нинди генә проектлар белән катнашмый. Ләкин күзәтүләремнән күренүенчә, аларның күбесе “МТЗ” тракторы алу белән бәйле. Чөнки, чынлап та, бүгенге көндә ул авылда иң кирәкле техника. Тракторсыз – ике кулсыз, диләр авылда.
Кырмыскалы районында да “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасы ярдәмендә байтак авыл биләмәләре көчле, уңайлы, яңача җиһазландырылган заманча техникага ия була. Агымдагы елда гына районыбызның өч авыл биләмәсе яңа “МТЗ 82.1” тракторы алды.
Бозаяз, Яңа Кыешкы һәм Иске Бәбеч авыл биләмәләре бу программада катнашу турында карарны авыл халкы белән сөйләшкәннән соң кабул итте һәм трактор алу мөмкинлеген кулдан ычкындырмас өчен урындагы хакимият кенә түгел, халык та, эшкуарлар һәм предприятиеләр дә үз өлешен кертте. Нәтиҗәдә, документларны дөрес тутыру һәм программада таләп ителгән кагыйдәләрнең барысын да тиешенчә үтәү нәтиҗәсендә аларга уңыш елмайды.
Әйтергә кирәк, халыкның гомум эшкә керткән ярдәме бәһалап бетергесез. Мәсәлән, Иске Бәбеч авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Азамат Гайфуллин урындагы крестьян-фермер хуҗалыгы башлыклары Ришат Мифтахов, Рәиф Халитов һәм “Урожай” җәмгыяте җитәкчелегенә рәхмәтле. Аларның зур ярдәме белән конкурста җиңеп чыгарга мөмкин булды. Аның каравы, хәзер яңа трактор ярдәмендә байтак мәсьәләләрне тиз арада хәл итеп булачак.
– Кайчандыр авыл Советына яңа трактор сатып алу ерактагы хыял кебек кенә тоела иде. Ләкин документларны тутыруда зур җаваплылык, ныкышмалылык, ә иң мөһиме – авыл халкының һәм иганәчеләрнең акчалата ярдәме, инициатива төркеменең актив эшчәнлеге моңа ирешергә мөмкинлек бирде. Хәзер яңа трактор халык мәнфәгатьләре өчен хезмәт итәчәк, – ди Азамат Муса улы.
Яңа Кыешкы авыл биләмәсе дә әлеге программада елның-елында катнашып килә. Аның чикләрендә 8 авыл кергән зур авыл биләмәсендә бик күп мәсьәләләр хәл ителде: зиратлар төзекләндерелде, урамнарга ут сузылды, техника сатып алынды. Узган елның декабрь аенда яңакыешкылылар “МТЗ-82” тракторы алу өчен хәтта “Авыл техникасы парады” дигән үзенчәлекле бик күркәм чара да оештырган иде. Авыл биләмәсенең олысын-кечесен берләштергән әлеге һәм башка чаралар мондый техниканың нинди зур әһәмияткә ия булуын ачык күрсәтте. Кышкы чорда авыллар арасындагы юлларны ачык тоту өчен бер техника гына җитми. Язгы-көзге чорда да трактордан башка мөмкин түгел. Әлбәттә, биредә уңышлы эшләп килгән фермер хуҗалыклары да байтак, алар үзләренең техникасы белән ярдәмгә килергә әзер, хакимиятнең дә тракторы бар. Ләкин яңа техника яңа инде ул. Өстәвенә, үзеңнеке, кемгәдер мөрәҗәгать итәргә, үтенергә кирәкми, ди авыл биләмәсе башлыгы Фәнзия Өмәткулова, проектта җиңүләренә сөенеп.
Әйе, яңа техникага эш җитәрлек, моны водительләр дә яхшы аңлый һәм һәрберсе яңа тракторда шатланып эшләргә әзер.
Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Фото район хакимияте сайтыннан.