-10 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
25 ноябрь 2025, 09:30

Казанышлар елъязмасын яза алар!

Ел йомгаклары – Илеш районы халкының фидакарь хезмәте нәтиҗәсе

Казанышлар елъязмасын яза алар!
Казанышлар елъязмасын яза алар!

Илеш районы бүген Башкортстанның аграр картасында күренекле урын тота, чөнки илешлеләр үз эшенә бирелгәнлекләре, туган җиргә мәхәббәтләре һәм яңалыкка омтылышлары белән аерылып тора. Быел да районның авыл хуҗалыгы тармагы югары нәтиҗәләргә иреште, республика күләмендә алдынгылар исемлегендә урын алды һәм “Башкортстан Республикасының агросәнәгать комплексында иң яхшы муниципаль берәмлек” Дипломы белән бүләкләнде.

Бу мактаулы бүләк – игенчеләр, терлекчеләр, механизаторлар һәм эшкәртү тармагы белгечләренең уртак хезмәт җимеше. Әлеге уңайдан район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин болай дип билгеләп үтте: “Хезмәт кешесенә олы рәхмәтемне җиткерәм. Сезнең намуслы эшегез, туган җиргә тугрылыгыгыз һәм һөнәргә мәхәб­бәтегез – районыбызның киләчәге нигезе!”
Агымдагы елның авыл хуҗалыгы сезоны катлаулы булса да, илешлеләр сынатмады. Мул явым-төшем кайбер культураларга зыян салды, әлбәттә, ләкин хезмәтчәннәр, барлык мөмкин­лекләрне файдаланып, уңышны югалтусыз җыеп алды. Гомум ашлык җыемы – 187 мең тоннадан артык, уңыш гектарыннан уртача 31 центнер тәшкил итте. Бу күрсәткеч буенча Илеш районы республикада икенче урында. Ә “Урожай” токымчылык заводы, “Мир”, Куйбышев исемендәге, КФХ “Ихсанов” кебек алдынгы хуҗа­лыкларда гектарыннан 36-48 центнер уңыш алынды.
Мондый нәтиҗәләрнең нигезендә заманча технологияләр, яңа сортлы орлыклар һәм фән белән хезмәт­тәшлек ята. Районның 9 орлыкчылык хуҗалыгы бүген, 22 төрдәге культура орлыкларын үстереп, республика һәм күрше төбәкләрне тәэмин итә.
Илеш игенчеләре базар таләп­ләренә тиз җайлашты. Шуңа да соңгы елларда рентабельле культураларга – көнбагыш, соя, кузаклыларга игътибар арта. Быел районда 15 мең тонна көнбагыш җыелды, уртача уңыш — гектарыннан 21 центнер. Лидерлар арасында “Үзәк МТС”, “Мир” җәмгыять­ләре, Ихсановның фермер хуҗалыгы.
Соя үстерү дә үзен аклады: 8 хуҗалык 2 мең гектар мәйданнан 3,8 мең тонна уңыш алды. Алар арасында КФХ “Гайнетдинов”, Куйбышев һәм М. Гәрәев исемендәге хуҗалыклар аерылып тора.
Терлекчелек – Илеш икътисадының ышанычлы терәге. Район хуҗалык­ларында 22 мең баш мөгезле эре терлек асрала, шуларның 8 меңе – савым сыерлары. Быел 52 мең тонна сөт җитештерелде, бер сыердан уртача 8 мең килограмм продукция алынды. Бу күрсәткеч буенча Илеш – республика лидеры! “Урожай”, Куйбышев, М. Гәрәев исемендәге хуҗалыклар һәм “Мир” предприятиесе — тармак флагманнары.
Алдынгы савучылар арасында Юлия Шәңгәрәева, Эльвира Нургалиева, Земфира Гәрәева, Алия Мөхәммәтҗанова, Зирина Әхмәтова, Гөлчәчәк Идрисова кебек осталар бар. Аларның тырыш хезмәте — районның горурлыгы.
Ит җитештерүдә дә күрсәткечләр мактанырлык: 2 мең тоннадан артык терлек ите җитештерелгән, тәүлеклек уртача артым – 800 грамм.
Ел йомгакларына багышланган тантанада районның иң алдынгы тер­лекчеләре ХХII партсъезд исемендәге кооперативтан Л. Филимонов, “Урал” җәмгыятеннән И. Ямалиев, М. Гәрәев исемендәге хуҗа­лыктан И. Маннанов, Ихсанов КФХсыннан Илфат Минһаҗев тәбрикләнде.
Шулай ук районның мактаулы хезмәтчәннәре арасында Илмир Галимәрданов, Азат Зарипов, Марсель Гаянов, Дамир Хәбибуллин, Василий Собарь, Илгиз Мирсаяпов, Линар Гәрәев, Илсур Шәемов, Фикус Заһиров, Фәнил Гыйндуллин, Зәбир Гаязов, Евгений Андриянов, Рамил Сәрвәров, Фирус Сәрвәров, Альмир Мусин, Марсель Габдуллин, Дамир Гайсин, Илдар Габдрәхимов. Аларның һәркайсы — үз эшенең остасы.
Районның “Урожай” токымчылык заводында 1500 сыерга исәпләнгән роботлаштырылган савым комплексы, Куйбышев исемендәге хуҗалыкта – 600, “Үзәк МТС” җәмгыятендә 1200 башка комплекс төзелә. Шулай ук яңа ашлык складлары, киптерү комплекслары эшли башлады. Бу инфраструктура үсеше авыл хуҗалыгы җитештерүчәнлеген күтәрүгә турыдан-туры йогынты ясый.
Башкорт дәүләт аграр университеты һәм аграр-технология колледжы студентлары ел саен Илеш хуҗалык­ларында практика үтә. Күпләре комбайн һәм тракторда мөстәкыйль эшләп, югары нәтиҗәләр күрсәтә. Бу районның кадрлар составын яңартуга, фән белән җитештерү арасындагы элемтәне ныгытуга ярдәм итә.
Тантанада районның авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Сергей Пескарев коллегаларына тырыш хезмәтләре өчен чын күңелдән рәхмәт белдерде, сәламәтлек, иминлек, уңышлар һәм бәрәкәт теләде.
Бу елның нәтиҗәләре – тырыш хезмәт, яңалыкка омтылыш һәм авыл халкының фидакарьлеге нәтиҗәсе. Илешлеләр үз куллары белән уңыш тарихын яза, һәм бу тарихның төп сүзе – намуслы хезмәт.


Казанышлар елъязмасын яза алар!
Казанышлар елъязмасын яза алар!
Казанышлар елъязмасын яза алар!
Казанышлар елъязмасын яза алар!
Автор: Энҗе Садертдинова
Читайте нас