Үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен октябрь аенда билгеләүләренә карамастан, авыл хуҗалыгы сезоны тәмамланганда аларга үз-үзләрен аямыйча башкарган намуслы хезмәтләре өчен тагын бер кат рәхмәт әйтү һич кенә дә артык түгел. Чөнки механизаторлар һәм комбайнчылар, малчылар һәм сыер савучылар, водительләр һәм икмәк пешерүчеләр, шулай ук өстәлләребездә азык-төлек булсын өчен хезмәт салучыларның һәммәсе зур хөрмәткә лаек. Бу көнне күпләре лаеклы бүләкләрен алды. Аларны район хакимияте башлыгы Әлфир Сабиров, республиканың авыл хуҗалыгы министры урынбасары Ирек Сураков, Ветеринария буенча дәүләт комитеты рәисе Азат Җиһаншин тапшырдылар.
– Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненең әһәмияте, бигрәк тә бүген, бәяләп бетергесез. Бу көн туган җирен яратучы һәм аның иминлеге хакына хезмәт итүчеләрне берләштерә. Икътисади авырлыкларга һәм һава торышының көйсезлекләренә карамастан, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең тырышлыгы, эшләрен күңел биреп башкаруы яхшы күрсәткечләргә ирешергә мөмкинлек бирә.
Агымдагы елда да безнең район авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшчәнлек нәтиҗәләре буенча республикада иң яхшылар исәбендә – ул “Башкортстан Республикасының агросәнәгать комплексында иң яхшы муниципаль берәмлек” дипломы белән бүләкләнде.
Хәтта җәй ахырындагы койма яңгырлар да урып-җыю эшләренә бераз төзәтмәләр кертсә дә, бу мул уңыш җыеп алуга комачаулый алмады. Районда 144 мең тонна ашлык җыеп алынды. Аның уртача уңдырышлылыгы гектарыннан 43 центнер тәшкил итте. Бу — бик яхшы күрсәткеч! Рапс һәм соя культуралары, шикәр чөгендере уңышы тулысынча җыеп алынды. Бүгенге көнгә 27 мең тонна көнбагыш һәм 1 тонна җитен суктырылды.
Билгеләнгән вакытка уҗым культуралары чәчелеп бетте. Быел алар планлаштырылганнан күбрәк чәчелде. Шулай ук хуҗалыкларда маллар саны һәм сөт җитештерү күләме арта. Барлык тармакның тулай продукция җитештерү күләме ел башыннан 5 миллиард сум тәшкил итте, бу, узган ел күрсәткече белән чагыштырганда, 5 процентка күбрәк.
Шул ук вакытта махсус хәрби операция чикләрендә дүртенче ел хәрби бурычларын үтәүче яугирләребезгә ышанычлы тыл булдыруга зур өлеш кертәсез. Сез аларның гаиләләренә хуҗалык мәсьәләләрен хәл итүдә, гуманитар олау озатуда ярдәм итәсез, — диде Әлфир Фәрхәт улы, агымдагы ел күрсәткечләренә һәм районда аграр тармакта башкарылган башка эшләргә тукталып.
Районда яшьләргә һөнәри юнәлеш бирү эше дә яхшы оештырылган. Кабак авылындагы лицей үзенең нәтиҗәләре белән дан тота. Алар “Агросәнәгать комплексында кадрлар” гомумдәүләт проектында катнаша һәм бүген яшелчә һәм җиләк-җимеш эшкәртү буенча проект әзерли, моны тормышка ашыру өчен 5 миллион сум акча алачак.
Авыл хуҗалыгы предприятиеләренең уңышлы эшчәнлеге, шулай ук аларның тотрыклы үсешен тәэмин итү өчен техник тәэминатка зур игътибар бүләргә кирәк, дип билгеләде район хакимияте башлыгы үзенең чыгышында. Монда да кырмыскалылылар сынатмый, ел саен машина-трактор паркы яңартылып тора. Агымдагы ел башыннан гына да ул 32 берәмлеккә тулыланган. Бу юнәлештә тотынылган акча күләме 500 миллион сумнан артык тәшкил итә.
Малчылык тармагында да күзгә күренер уңышлар бар. Шулай, һәр малга 31 центнер тупас һәм сусыл азык берәмлеге хәзерләнгән. Димәк, бу уңайдан да борчыласы юк — кышлату сезонына мал азыгы җитәрлек.
Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре эре проектларны да тормышка ашыра. Шулай, “Урожай” җәмгыяте Олыкүл авылы янында яңа элеватор төзеде, ул республикада иң зурысы һәм куәтлесе дип исәпләнә. Аның төзелешенә 2,6 миллиард сум салынган. Моңардан тыш, предприятие Яңа Куганак авылы янындагы яңа ферманы реконструкцияләү буенча эшләр башкарды. Хәзер анда ит һәм сөт юнәлешендәге 2000нән артык эре мал асрала.
“Артемида” токымчылык хуҗалыгы соңгы елларда мөгезле эре терлек асрау өчен өч яңа бинаны файдалануга тапшырды. Ә быел яңа сөт комплексы һәм саву залы базасында җитештерү корпусларын төзи башлады. Аграр өлкәдә мондый башлангычлар шатландырып кына калмый, сокландыра һәм сектор үсеше өчен горурлык хисе уята, диде Әлфир Сабиров райондагы казанышлар турында сөйләгәндә.
Кырмыскалы икмәк комбинаты — тармакның мөһим предприятиеләренең берсе. Чөнки чималны үстерү, җитештерү генә түгел, аны сыйфатлы итеп эшкәртү дә мөһим. Предприятие үзенең ассортиментын даими арттырып тора. Шулай, бүген анда 100дән артык төр икмәк-күмәч һәм 80 төрле кондитер изделиеләре җитештерелә.
Узган елда икмәк комбинаты “хәләл” сертификаты алды, бу, тәү чиратта, сатып алучылар алдындагы җаваплылык та. Быел да берничә төр Кырмыскалы икмәге “Русиянең иң яхшы товарлары” конкурсында җиңүче дип танылды. Ирешелгән уңышларында гына тукталып калмыйча, предприятие “Нәтиҗәле һәм көндәшлеккә сәләтле икътисад” гомумдәүләт проекты чикләрендә Кырмыскалы авылында урнашкан төп бинага ремонт үткәрә.
Карламан сөт-консерва комбинаты – республикада бердәнбер куертылган сөт җитештерүче. Ул биредә елына 10 миллион банка җитештерелә.
Районда авыл хуҗалыгы кооперативлары да уңышлы эшли һәм яхшы күрсәткечләргә ирешә.
Гомум көч белән генә менә шундый югары уңышларга ирешергә, милли байлыгыбызны сакларга һәм районның, төбәкнең, илнең азык-төлек хәвефсезлеген тәэмин итәргә мөмкин. Кырмыскалы игенчеләре быел да шуны исбат итте һәм лаеклы бүләкләрен дә зур горурлык хисе белән кабул итеп алды.
Тәбрикләү тантанасында төрле дәрәҗәдәге Дипломнар һәм Мактау грамоталары музыкаль бүләкләргә кушып тапшырылды һәм авыл эшчәннәре өчен зур бәйрәмгә әверелде. Йолага әверелгән бу чара авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә дан һәм хөрмәт күрсәтү билгесе ул!
Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.