Быел ашлык җитештерүнең дөнья күләмендә артуы күзәтелә. Әмма әлегә аның глобаль сәүдә базарына ничек йогынты ясаячагын фаразлап булмый. Илләр арасындагы сугышлар, аерым дәүләт башлыкларының сәүдә мөнәсәбәтләренә сәяси каршылык күрсәтүе дә планетада азык-төлеккә кытлык кичереп яшәүчеләрне тиешле дәрәҗәдә тәэмин итүгә аяк чала. Рәсми мәгълүматларга караганда, Халыкара ашлык җитештерүчеләр советы быел игенчелек белән шөгыльләнүче барлык илләрдә дә басу культураларының яхшы уңыш бирүен белдерә. Әйткәндәй, телгә алынган совет быел дөнья күләмендә ашлык җитештерүнең якынча күпме булачагы турындагы фаразын дүрт тапкыр үзгәртергә мәҗбүр булган һәм ноябрь аендагы фаразлары буенча тулай ашлык җыемы рекордлы 2,43 миллиард тонна күләмендә көтелә. Бу — соңгы унъеллыклардагы яхшы күрсәткеч.
Шул ук вакытта, абруйлы экспертлар дөнья күләмендә ашлык җитештерү артуның глобаль сәүдә базарында чагылачагын фаразлый. Беренчедән, зур күләмнең ашлык культуралары бәяләренең кимүенә китерүе ихтимал. Икенче яклап, мондый хәлнең продукциясен вакытында сата алмаган аграр бизнес һәм фермерларның керемнәренә йогынты ясавы мөмкин. Әлбәттә, сәүдә базарындагы әйдәүче илләр арасында каршылыклар җайга салынса, азык-төлек җитмәгән дәүләтләрне ашлык белән тәэмин итүгә дә юл ачылыр иде.
Аграрийлар өчен ел катлаулы килсә дә, Русия быел 132 миллион тонна ашлык җыеп алды. Соңгы исәпләүләр әлеге күрсәткечнең 135 миллион тоннага җитү мөмкинлеген дә фаразлый. Әйткәндәй, аның 90 миллион тоннасын бодай тәшкил итә.
Илебездә ашлыкны ихтыяҗдан күбрәк җитештерү авыл хуҗалыгы керемендә ничек чагыла? Башкортстанда иген культуралары аграр экспортта нинди урын тота?
“Росстат” мәгълүматлары буенча, соңгы елларда Русиядә икмәк куллану арту күзәтелә. Хәтта аңа бәяләр елдан-ел күтәрелгәндә икмәк-күмәч ризыкларына сорау кимеми. Тик, кызганычка каршы, сатылган продукция бәясе өлешендә ашлык җитештерүчеләрнең кереме аз булуы дәвам итә. Русиядә икмәк һәрвакыт илебезнең тотрыклылыгын билгеләүче төшенчә булды. Берничә ел элек, Русия Президенты Владимир Путин да моны ассызыклады һәм экспортка озатылган ашлыкның ил казнасына керткән өлеше сатылган корал дәрәҗәсенә җитүен ассызыклаган иде. Хәзер илләрнең иминлеге коралга гына түгел, ә ашлык җитештерүгә дә бәйле.
Ничек кенә булмасын, илебезнең авыл хуҗалыгы тармагы алдында торган беренчел бурыч — эчке сәүдә базарын сыйфатлы азык-төлек белән тәэмин итү һәм чит илләргә бәйлелеккә юл куймау. Шуны да әйтергә кирәк: илдә ашлык җитештерүне үстерү һәм аның үтемлелеген арттыруда эшкәртү сәнәгате мөһим роль уйный. Ягъни, ашлыкны чимал килеш түгел, ә тартып, он рәвешендә сату керемлерәк. Бүгенге сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләре дәүләт тарафыннан кече һәм урта бизнес үсешенә ярдәм күрсәтелү икмәк-күмәч пешерүдә төрле категория берәмлекләре үсешенә уңай йогынты ясады.
Әгәр тарихка күз ташласак, СССРда пешерелгән икмәкнең 65 проценты — икмәк пешерү сәнәгате, 30ы — сәнәгать кооперациясе, 5 проценты — ике дистәгә якын министрлык һәм ведомство карамагында, ягъни ОРСлар һәм УРСларда иде. Пешерелгән икмәк һәм икмәк ризыклары төре мең ярымга җитеп, арыш оныннан җитештерелгән икмәк продукциясе әлеге күрсәткечтән өч тапкыр күбрәк булды.
Белешмә. 2024 ел мәгълүматлары буенча, илдә 18,2 мең икмәк пешерү предприятиесе теркәлгән. Шуның 95,7 проценты — микро һәм кече бизнес карамагында, 3,2 проценты — урта бизнес өлеше. Индустриаль (сәнәгать) җитештерүе өлеше теркәлгән предприятиеләрнең 1,1 процентын тәшкил итә. “Росстат” белешмәсенә караганда, илдә икмәк-күмәч ризыкларының 71 проценты эре икмәк пешерү предприятиеләренә карый. Гомум күрсәткечтә супермаркетта җитештергәне — 14, кече пекарняларныкы — 12 һәм калган категорияләр 3 процент тәшкил итә.
Илебездә икмәк продуктлары куллануның нинди сәбәпләр аркасында кимүен яисә артуын анализлау юнәлешендә тәгаен генә нәтиҗәләр юк. Чөнки, күрсәткечләр бер генә төбәктә дә тотрыклы түгел. Әйтик, Русиядә кешегә еллык икмәк куллану нормасы 96 килограмм күләмендә билгеләнгән булса, ике ел элек бу күрсәткеч 114 килограмм, ягъни санитар нормадан 19 килограммга артыграк тәшкил иткән. Шул ук вакытта, Тамбов өлкәсендә күрсәткеч нормадан — 59, Алтай краенда — 54, Курск өлкәсендә 51 процентка күбрәк булган.
“Газета ру” Русия Интернет басмасы игътибарга лаек тагын да кызыклы мәгълүмат бирә. “Русиялеләрнең 68 проценты икмәк продуктларын көн дә куллана. Тикшеренүләргә караганда, шуның 30 проценты икмәкне — һәр азык кабул итүдә, 38 проценты — көненә 1 тапкыр куллана. Сораштыруда катнашучыларның 22 проценты — атнаның 3-4 көнендә, 6 проценты айга берничә тапкыр гына ашаса, 4 проценты икмәктән бөтенләй баш тарткан”, — дип хәбәр итә басма.
Чагыштыру өчен шундый саннарга да игътибар итик. Икмәк куллану буенча Русия дөньяда беренче урында түгел. Әйтик, Төркия халкы аны русиялеләрдән ике тапкыр күбрәк ашый. Алжир, Болгария, Германия халкы да төрекләрдән бик азга гына калыша. Хәтта Франциядә һәм АКШта яшәүчеләр дә бу мәсьәләдә Русиядән өстенрәк күрсәткечтә. Гомумән, русиялеләрнең елына күпме икмәк продукты куллануын шундый сан да күрсәтә. Русиянең Икмәк пешерүчеләр һәм кондитерлар гильдиясе мәгълүматларына караганда, илдә ел саен якынча 11,3-11,5 миллион тонна икмәк продуктлары пешерелә.
Ә хәзер мәсьәләнең икенче ягына күчик. Илебездә икмәк пешерүчеләрнең чималга ихтыяҗы ни дәрәҗәдә канәгатьләндерелә? Тулай ашлык җыемының елдан-ел артуы илнең эчке базарына ничек йогынты ясый?
Әлеге сорауларга җавапны ерактан эзлисе түгел. Илнең ашлык базарын көйләүдә түгел, әлеге юнәлештә экспорт мөмкинлекләрен арттыруда лаеклы өлеш кертүче Башкортстан аграрийларының хезмәте, казанышлары да моңа ачык мисал.
Быел республикада ашлыкның тулай җыемы 3,8 миллион тонна тәшкил итте. Әйткәндәй, эчке ихтыяҗ 2,2 миллион тоннадан артмый иде. Димәк, калган өлешне сатарга кирәк булачак. Келәтләрдә хаклар артканны көтеп сатмыйча саклау да файдалы түгел.
— Кызганычка каршы, бүген ашлыкка бәяләрнең түбән булуы аграрийларга инвестицияләрне күбрәк салу мөмкинлеге бирми, — диде Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. — Без чимал сату бәяләре әлегә түбән булган базар шартларында эшләргә мәҗбүр. Ашлыкны сату бәяләренең түбән булуы — эчке сәүдә базарындагы профицит һәм югары көндәшлек нәтиҗәсе. Бу хәл үсемлекчелектә инвестиция җәлеп итү мөмкинлеген түбәнәйтә. Шул ук вакытта, арзан чимал продукциянең үзкыйммәте түбән, ә “маржа”сы югары булган терлекчелек һәм азык-төлек сәнәгате өчен зур файда. Шуңа күрә, безнең максат — җитештерелгәнне чимал рәвешендә түгел, ә өстәмә кереме булган продукция итеп сату.
Белешмә. Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматлары буенча, узган ел республиканың он, ярма һәм көрпә экспорты, аннан алдагы ел белән чагыштырганда, 50 процентка арткан. Агропредприятиеләр чит илләргә 21 мең тонна эшкәртелгән ашлык продукциясе озаткан. “Россельхознадзор” белешмәсе буенча, Башкортстан продукциясен 10нан артык ил сатып алган.
Мондый уңышлар беренче чиратта республикада аграр тармакның базар мөнәсәбәтләре шартларына яраклашып эшләргә өйрәнүе һәм чит илләр белән хезмәттәшлек итүнең ышанычлы юлларын табуы турында сөйли. Димәк, Башкортстанның авыл хуҗалыгы оешмалары киләчәктә басу культуралары мәйданын кыскарту турында түгел, ә чималны әзер продукция дәрәҗәсенә җиткерү, урыннарда кече эшкәртү сәнәгате мөмкинлекләрен булдыру турында уйланачак. Әлбәттә, соңгы елларда республика җитәкчелегенең чит илләргә эшлекле сәфәрләре дә нәтиҗәле булды. Һәрхәлдә, аграр экспортның арта баруы да шуны күрсәтә.
2025 ел башыннан, мәсәлән, республика он экспортлауны байтакка арттырды. “Россельхознадзор”ның Башкортстан буенча идарәсеннән хәбәр итүләренчә, республикадан ел башыннан 10 ноябрьгә кадәр 25,4 мең тонна он озатылган. Ягъни, узган елның шул чорына күрсәткеч 14,7 мең тонна булса, быел ул 1,7 тапкыр күбрәк тәшкил итә.
— Чит илләрнең Башкортстан продукциясе белән кызыксынуы арту очраклы түгел, — ди министрлыкның бүлек начальнигы Алмаз Галимов. — Чит илгә озатылган барлык продукция тиешле органнар тарафыннан дәүләт стандартлары һәм сыйфат буенча җитди тикшерү үтә. Елның 10 аенда, мәсәлән, бары тик Азәрбайҗан, Әрмәнстан, Грузия, Казахстан, Төрекмәнстан һәм Үзбәкстан республикаларына гына 482 партия бодай һәм арыш оны экспортланды. Поставкалау географиясенең соңгы елларда әллә ни үзгәрмәве дә Башкортстан онының сыйфаты һәм республика аграрийларына карата ышанычлы, эшлекле сәүдә элемтәсе урнашуын күрсәтә.
Белешмә. “Агроэкспорт” үзәге белешмәсеннән күренүенчә, быел илнең бодай һәм арыш оны экспорты, узган елдагы күрсәткечтән 3 процентка артып, акча белән исәпләгәндә 300 миллион доллар тәшкил иткән. Русия онын иң күп импортлаучы илләр арасында беренче урында — Әфганстан.
Билгеле, бүгенге шартларда республиканың һәр хуҗалыгы да глобаль базарга тәкъдим итәрдәй сыйфатлы он җитештерә алмый. Ә үтемле он өчен югары аксымга ия ашлык культуралары үстерү мөмкинлекләре бар. Оннан тыш, ярма һәм көрпә сатып алырга теләүчеләр дә аз түгел. Әйткәндәй, соңгы елларда республика Хөкүмәтендә элеватор хуҗалыгы мөмкинлекләрен үстерү, ашлык эшкәртүчеләргә ярдәм итү мәсьәләләре буенча җитди сөйләшүләр дә узды.
Әлбәттә, республикада ашлыкның ихтыяҗдан артыграк җитештерелүе аграр хуҗалыклар арасында көндәшлекне көчәйтергә, көтелгән керемне бирмәскә дә мөмкин. Булдыклы, заманча фикер йөртүче җитәкчеләр ашлыкны үз хуҗалыкларында терлек азыгы сыйфатында куллануга өстенлек бирә.
Икмәккә сорау якын киләчәктә кимемәс, әлбәттә. Тик шунысы бар: кибеттә сатылган икмәк бәясендә ашлык җитештерүчеләр өлеше бик аз булып калуын дәвам итә. Аерым икмәк продуктларында ул аерма уртача 4-5 тапкырга җитә. Аннары, икмәккә мөнәсәбәтебез дә канәгатьләнерлек түгел кебек. Бигрәк тә икмәк калдыкларына. Күптән түгел үзәк матбугатта шундый мәгълүмат игътибарны җәлеп итте. Башкалабыз Мәскәүдә көн саен уртача 75 тоннага кадәр икмәк продукты чүп савытына ташлана икән...