-10 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
9 декабрь 2025, 16:39

Шаранда эшләр көйле бара!

Район аграрийлары елны югары күрсәткечләр белән тәмамлый

Шаранда эшләр көйле бара!
Шаранда эшләр көйле бара!

Шаран районында игенчелек — икътисадның төп терәге, ә аның нигезендә — кешеләрнең тырыш хезмәте.

Районда бүген 63 крестьян-фермер хуҗалыгы, 10 авыл хуҗалыгы предприятиесе һәм 8 меңнән артык шәхси ярдәмче хуҗалык актив эшчәнлек алып бара. Бу саннар үсеш потенциалын гына түгел, ә яшәеш үзенчәлекләрен дә күрсәтә: биредә авыл кешесе эш белән көн күрә.
Соңгы елларда биредә иртә өлгерә торган культуралар һәм җиләк үстерү колач ала. Ел саен бакча җиләге мәйданнары киңәя, продукция күләме арта. Бу тармак республика өчен мөһим: Шаран җиләге базарларда танылган һәм аңа ихтыяҗ зур.
Узып баручы елда агрофирмалар һәм фермерлар 44082 гектар мәйданда чәчү эшләре үткәрде, шуның 21485 гектарында — бөртеклеләр һәм кузаклылар, 13598 гектарында — майлы, 8127 гектарында — мал азыгы культуралары.
Районның алдынгы предприятиеләре арпа, сабанашлык һәм уҗым бодаеннан югары уңыш алуга иреште. “Шаранагрогаз” җәмгыятендә — гектарыннан 60 центнер, “Шаран Агро” җәмгыятендә – 42 центнер, “Үзәк МТС” җәмгыятенең Шаран бүлеге филиалында – 55 центнер, “АгроМарс” җәмгыятендә — 35 центнер, Идиятуллин Р. Г. хуҗалыгында — 55, Әһлиуллин А.Ф. хуҗалыгында 50 центнер уңыш белән сөендерде.
Комбайнчылар Алмаз Галләмов, Салават Сафиуллин, Радис Нургалиев, Марат Әһәдуллин, Игорь Хромов, Александр Стариков, Энгель Габделхаков, Руслан Әһлиуллин, Алексей Гәрәев урып-җыю батырлары исеменә лаек булды.
Шаран районы шикәр чөгендере үстерүдә дә үз позициясен ныгытты. Бүген бу эш белән ”Агро Марс” хуҗалыгы һәм фермер Наумов С. А. шөгыльләнә. Әлеге культура район өчен стратегик әһәмияткә ия: уртача уңыш — 400 центнердан артык. “Агро Марс”та киләсе елга плантацияләрне 500 гектарга кадәр җиткерергә ниятлиләр.
Уңыш һәм тотрыклылык — акыллы инвестицияләр нәтиҗәсе. Агымдагы елда биредә 254 миллион сумга 32 берәмлек техника сатып алынган. Әйтик яңа сатып алынган “АДС-34” маркалы яңа киптерү комплексы сәгатенә 34 тонна ашлык киптерә. Аны фермер Рамил Идиятуллин сатып алган.
Сөт терлекчелеге — районның горурлыгы. “Шаранагрогаз” хуҗалыгында 10 ай нәтиҗәләре буенча һәр сыердан 5600 килограмм сөт савылган. Г. Фәйзуллина хуҗалыгыннан алдынгы савучы Рина Шаһабетдинова 4500 килограмм күрсәткеченә ирешкән. Предприятие голштин токымлы 100 баш сыер алып кайтырга әзерләнә, ферманы реконструкцияләү төгәлләнгән.
Алмаз Исхаковның “Гаилә фермасы” проекты, 19,9 миллион сум грант отып, брoйлер үстерү һәм эшкәртү комплексы булдыра.
Шулай итеп, быелгы сынаулар елында да Шаран аграрийлары республиканың ашлык һәм сөт базарында ышанычлы терәк булуларын исбатлады. Аларның максаты — бүгенге уңыш белән генә горурлану түгел, ә яңа технологияләр үзләштереп, яшь буында җиргә мәхәббәт тәрбияләү.


Автор: Энҗе Садертдинова
Читайте нас