Шаран районының “Алмаз-птица” агрокомплексы – авыл хуҗалыгында хәләл продукция җитештерү юнәлешендә зур адымнар ясый.
“Алмаз-птица” фермер хуҗалыгын 2017 елда Гөлнур һәм Алмаз Исхаковлар оештырган һәм бүгенге көндә ул тулы цикллы агрокомплекска әверелгән. Хуҗалыкта үстерелгән продукция экологик яктан чиста булуы һәм югары сыйфаты белән аерылып тора.
2021 елда хуҗалык Наратасты авылында урнашкан иске кошчылык комплексы биналарын сатып алып яңарткан һәм заманча технологияләр кертеп, җитештерүне модернизацияләгән. Бүгенге көндә бу тулы цикллы заманча агрокомплекс йомырка инкубациясеннән алып, әзер ит продукциясен сатуга кадәр эшчәнлекне үз эченә ала. Алмаз Исхаков әйтүенчә, хуҗалыкта кош-кортлар өчен экологик чиста азык-төлек кулланыла, бу продукциянең югары сыйфатын тәэмин итә. Хуҗалыкның төп максаты — авыл халкын яшь тавык һәм үрдәк, ә кулланучыларны югары сыйфатлы ит белән тәэмин итү.
Кошчылык комплексында берьюлы 450 мең йомырка сала торган инкубатор, автоматлаштырылган тукландыру системасы һәм климат-контроль булган модульле чалу цехы эшли. 2024 елда бу цех “Гаилә фермасы” республика гранты ярдәмендә ачыла.
“Грант алу тулы цикл булдырырга һәм сыйфатлы кош ите җитештерергә мөмкинлек бирде. Хуҗалык хәләл бройлер итен җитештерүдә махсуслашкан, шулай ук тавыклар һәм тәүлеклек чебиләр сатабыз. Быел яңа азык цехы төзелде, бу үсемлек компонентларыннан кош-корт азыгы хәзерләүне өзлексез тәэмин итү мөмкинлеге бирде, шулай ук ярымфабрикатлар җитештерү цехы эшли башлады һәм продукция сату географиясе киңәйде”, — ди Гөлнур Исхакова.
“Алмаз-птица” хуҗалыгы хәләл продукция җитештерүдә дә яңа этапка ирешкән. Хәләл ит җитештерү стандартлары буенча эшләү өчен хуҗалыкта махсус белгечләр хезмәт куя. Хәзерге вакытта бу процесс өчен җаваплы кеше итеп Туймазы шәһәренең “Фатыйха” мәчетеннән Илдар хәзрәт Фазлыев билгеләнгән. Хуҗалыкның хәләл продукциясе сертификатланган, Башкортстаннан тыш, аны Татарстан һәм Казахстан базарларына чыгару да планлаштырыла.
Алмаз Исхаковның бу идеясе хәләл продукциянең мөһимлеген аңлаудан килә. “Республикада һәм аннан читтә күпсанлы мөселманнар яши. Алар өчен сәүдә урыннарында хәләл итнең һәрвакыт булуы мөһим”, — ди ул. “Алмаз-птица” хәләл продукция җитештерүдә башка фермер хуҗалыклары өчен яхшы үрнәк булып тора.
Гөлнур һәм Алмаз Исхаковлар социаль җаваплылыкны да яхшы аңлый. Алар махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтү буенча актив эш алып бара. 2022-23 елларда СВОда катнашучыларның гаиләләренә бушлай йомырка салучы тавыклар тапшырганнар. Шулай ук гуманитар конвой аша кирәкле техника һәм азык-төлекне җибәреп торалар.
Бу гамәлләре Исхаковларның җәмгыятьтәге зур җаваплылыгын һәм фермерларның үз эше белән генә чикләнмәвен күрсәтә.