-10 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
27 гыйнвар , 13:19

“Үз көчебезгә ышанып эшлибез”

Илдә күркә итен иң күп җитештерүче компаниянең Мәләвез предприятиесе җитәкчеләре шулай ди

“Үз көчебезгә ышанып эшлибез”
“Үз көчебезгә ышанып эшлибез”

2024 елда Русиядә һәр кешегә еллык ит куллану күләме уртача 83 килограммга җиткән иде. Бу – икътисади яктан үсешкән илләрдәгедән дә зуррак күрсәткеч. Русиянең Ит җитештерүчеләр ассоциациясе җитәкчесе Сергей Юшин әйтүенчә, әлеге югары дәрәҗәгә күтәрелү, тармакны яңарту, сәүдә базары ихтыяҗларын өйрәнү белән беррәттән, халыкның кереме арту һәм кешеләрнең диетик ризыкларга өстенлек бирә башлавы белән дә аңлатыла. Гомумән, федераль чиновник сүзләренә караганда, Русия үз халкы ихтыяҗыннан күбрәк дәрәҗәдә ит җитештерә һәм үзебезнең әлеге продукция белән тәэмин ителеш 100 проценттан арта. Әйтергә кирәк, Авыл хуҗалыгы министрлыгы белешмәсенә караганда, узган ел йомгаклары буенча да еллык ит һәм ит ризыклары куллану 83 килограммнан ким булмаячак, дип фаразлана.

Илебездә соңгы берничә елда ит җитештерүне арттыруга кошчылык тармагы зур өлеш кертте. Русиялеләрнең күркә итенә өстенлек бирүе күзәтелә. Ит эшкәртүчеләр берләшмәсе ассоциациясе мәгълүматлары буенча, илдә күркә ите куллану ел саен 10-15 процентка арта бара һәм шуның өчен дә чимал җитештерүне кимендә 25-30 процентка арттыру бурычы куела. Телгә алынган ассоциация директоры Екатерина Лучкина әйтүенчә, 2024 елда ук күркә ите җитештерү күләме артуга карамастан, аңа ихтыяҗ тәкъдим ителгәннән байтакка югарырак бул­ган.

Азык-төлек доктринасы кысаларында, илдә күркә ите җитештерүне узган елдагы күләмнән 1,5 тапкыр арттырып, 2030 елга 650 мең тоннага җиткерү бурычы куела. Әйткәндәй, Күркә ите җитештерүчеләр (НАПИ) ассоциациясе мәгълүматларына караганда, 2024 ел йомгаклары буенча тармакта беренче өч урынны “Дамате” компанияләре төркеме, “Черкизово” төркеме һәм Башкортстандагы “Союзпромптица” предприятиесе алган иде.

Илдә, республикада күркә итү җитештерүне арттыруга нинди шартлар этәргеч бирә? Ул кош-корт ите сәүдә базарын тәэмин итүгә нинди өлеш кертә?

Экспертлар фикеренчә, илдә 2030 елга күркә ите җитеш­терүне 650 мең тоннага җиткерү һәр кешегә еллык ит куллану күрсәт­кечен тагын 4 килограммга арттырырга булышлык итәчәк. Шул ук вакытта, аны экспортлау, үткән елдагы дәрәҗәдән 81 процентка үсеп, 50 мең тоннага җитәчәк. Иң мөһиме – куелган максатка ирешү Русияне әлеге кош итен җитеш­терүдә Европада лидерлык статусын ныгытырга мөмкинлек бирә­чәк. Әйтергә кирәк, бүген Русиядә җитеш­терелгән күркә итен импортлаган илләр саны 40ка якынлашкан.

Белешмә. Соңгы мәгъ­лүматлар буенча, русия­леләр кулланган еллык 83 килограмм итнең әлегә 2,8 килограммын гына күркә ите тәшкил итә. 2030 елга кадәр илдә инвестиция проектларын гамәлгә ашыру әлеге күрсәткечне – 4, тагын да биш елдан 5 килограммга җиткерү мөм­кинлеген бирәчәк, дип фаразлана.

2024 елда илдә һәр кешегә еллык ит куллану күләме аннан алдагы елдагыдан 3,6 процентка арткан. Билгеле, фаразларга караганда, узган елдагы үсеш тә югары булачак. Әмма, әлегә илнең эчке сәүдә базарындагы ихтыяҗ артуын исәпкә алганда, бу зур күрсәткеч түгел. Күркә ите җитештерүне арттыруда экспорт мөмкинлекләрен нәтиҗәлерәк файдалану бурычы куела. Узган елда Русиянең 37 мең тонна чамасы күркә ите экспортлаячагы күзалланган иде. Үсеш алдагы елдагы дәрәҗәдән 30 процентка күбрәк. Әлегә кадәр экологик яктан чиста чималны, нигездә, Казахстан һәм Белоруссия алган. Быел экспорт күләмен 40 мең тоннага җиткерү бурычы тора.

Югарыда телгә алынган ассоциация җитәкчесе сүзләренә караганда, гомум экспортта күркә ите өлеше узган елларда 5 проценттан узмаса, былтыр күрсәткеч 8 проценттан арткан. “Җитештерү­челәр продукциясен, нигездә, “тәгәрмәчтән” сата, ягъни сәүдәдә тиз сатыла”, – ди белгечләр.

Күркә итенә ихтыяҗ арта. Тик ни сәбәпле аны җитәрлек дәрәҗә­дә җитештереп булмый соң?

Ассоциациянең башкарма директоры Анатолий Вильматов моның сәбәбен, беренче чиратта, инкубация йомыркалары җитеш­мәүдә күрә. Әйткәндәй, бу проблема безнең ил өчен генә хас түгел. Русия күркә йомыркасын, нигездә, чит илдән сатып ала. Әлегә кадәр хезмәттәшлек иткән аерым илләрдә эпизоотик хәлнең катлаулы булуы аркасында Русия узган елда аны планлаштырылган күләмдә сатып ала алмаган. Катлаулы эпизоотик хәлнең узган елда да саклануы быелгы эшчәнлектә дә эзсез калмас, мөгаен, ди җитәкче. 2024 елда 17 миллион данә йомырка импортланган булса, былтыр 16 миллион данәдән артмаган.

Белешмә. Рәсми чыганаклар мәгълүматларына караганда, элек Русия ел саен 30 миллион чамасы инкубация йомыркасы сатып алган. Быел кимендә 15 миллион данә импортлау бурычы куела. Илебездә җитештерелгән күр­кә йомыркасы ихтыяҗның өч­тән ике өлешен капларга гына җитә. Кабул ителгән инвестиция проектларын тормышка ашыру 2030 елга үзебездә җитештерелгән йомырка белән тәэмин итүне 90 процентка җит­керергә мөм­кинлек бирәчәк.

Узган елда “Индюшкин” бренды компаниясе Башкортстанда күркә ите җитештерү куәтләрен үстерә­чәге турында белдергән иде. Сүз Русиядә иң эре күркә ите җитештерүче “Союзпромптица” җәмгыяте турында бара. Мәләвез районында урнашкан М. Гафури исемендәге Башкортстан кошчылык фабрикасы да әлеге куәтле предприятие “канаты” астында эшли. Билгеле компаниянең ит җитештерү куәтен моңа кадәрге 42 мең тоннадан, тереләй авырлыкта исәпләгәндә, 80 мең тоннага кадәр җиткерәчәге турында да хәбәр ителгән иде.

Якынча исәпләүләр буенча, “Союзпромптица”, узган елда ук әлеге төр продукция җитештерүне 3,5 мең тоннага арттырып, еллык күрсәткечне 40 мең тоннага җиткерү бурычын куйган иде. Республика Башлыгы билгеләвенчә, Башкортстандагы әлеге предприятие шул рәвешле азык-төлек хәвефсезлеген тәэмин итүгә зур өлеш кертә.

Әйтергә кирәк, Мәләвездәге предприятиенең әлеге үзгәреш­ләргә кадәр үк Гвинея республикасына 27 тонна туңдырылган күркә ите ярымфабрикатлары озатуы турында хәбәр ителгән иде. Башкортстан продукциясе, шулай ук, Азәрбайҗанга, Конго һәм Бенин дәүләтләренә дә экспортлануы мәгълүм.

“Башсельхознадзор”ның Башкортстан буенча идарәсе белешмәсеннән күренүенчә, узган елның 10 аенда республикадан Бенин һәм Гвинеягә 459 тонна, ягъни узган елның шул чорындагыдан ике тапкыр диярлек артык күләмдә күркә ите экспортлаган.

Мәләвез кошчылык пред­приятие­­сенең киләчәге ничегрәк төсмерләнә, дигән сорауга “Союзпромптица” җәмгыятенең операцион директоры Ратмир Әбд­рәшит­ов­ның былтыр журналистлар белән очрашудагы җавабы, мөгаен, ачыклык кертә торгандыр.

– 2024 ел йомгаклары буенча предприятиенең кереме рекордлы күрсәткечкә җитте — 8 миллиард сумнан артты, – диде ул. – Өч ел дәвамында бу күрсәткеч 2 тапкырдан артыгракка үсте. Соңгы ике елда компания төп фондларга 2 миллиард сум акча җәлеп итте. Мондый инвестиция безгә үз көчебезгә тагын да ныграк ышанырга ярдәм итә. Эшчән­легебезнең финанс нәтиҗәләре исә Башкортстан “күркәсе”нең ныклы канат җәюен дә, аягында ышанычлы басып торуын да күрсәтә.

Моның ачык мисалы буларак, республиканың эчке сәүдә базарында күркә ите һәм аның продукцияләре елдан-ел зуррак мәйданнарны яулый. Башкалабызда гына да Мәләвез предприятиесе продукциясе кибетләре дистәдән артып китә. Ә инде күркә итен экспортка күпләп озату Башкортстанның аграр мөм­кинлекләренең дә ышанычлы үсә баруын күрсәтә.

Олег Төхвәтуллин.

Автор: Денис Таваев
Читайте нас