

2022 ел соңгы унъеллыкта Русиянең агросәнәгать тармагы өчен иң катлаулы һәм сынаулы чор буларак билгеләнгән иде. Коронавирус эпидемиясе, Көнбатыш илләренең санкцияләре аграр җитештерүдә һәм шул ук вакытта экспортны үстерүдә каршылыклар тудырды. Күп дәүләтләрнең үзләренең азык-төлек хәвефсезлеген саклап калу максатыннан экспорт мөмкинлекләрен чикләве һәм Русия белән хезмәттәшлек җепләрен өзүе, үз чиратында, дөнья күләмендә хаклар артуга гына түгел, планетада азык-төлеккә мохтаҗлар саны үсүгә дә китерде. Нәкъ шушы чорда Русия Президенты Владимир Путин башлангычы белән икътисадны диверсификацияләү һәм алдынгы технологияләр нигезендә үзгәртеп кору буенча программалар кабул ителеп, аларның уңышлы тормышка ашырыла башлавы илебезнең дөнья сәүдә базарында җитди “уенчы” буларак позициясен ныгытырга мөмкинлек бирде. Көнбатыш дәүләтләренең Украина неонацистлары белән берлектәге мәкерле эшчәнлеге дә Русиянең оборона куәтенә, икътисадына тискәре йогынты ясый алмады. Ә инде аграр тармакка килгәндә, киресенчә, сәүдә базарында яңа хезмәттәшлек юллары табарга булышлык итте. 2023 елны исә экспертлар югалтуларны тергезү елы буларак билгеләде.
Әлеге фикерне Русиянең авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут узган ел ахырында Мәскәүдә аграрийлар белән очрашуда әйткән иде. “Агросәнәгать комплексы Русия икътисадында әйдәүче һәм илнең куәтен һәм азык-төлек бәйсезлеген тәэмин итүче төп тармак”, – диде федераль министр. Бу фикерне шундый саннар да куәтли: илдәге матди җитештерү фондларының 20 проценты чамасы әлеге тармакта тупланган. Соңгы елларда, көнбатыш илләре басымына карамастан, дәүләтнең агросәнәгать тармагына һәрдаим ярдәм күрсәтүче һәм ил икътисады белән бәйле төрле дәрәҗәдәге үсеш программалары кабул ителүе, әлбәттә, узган дүрт елда беренче чиратта азык-төлек хәвефсезлеген тәэмин итүгә һәм җәмгыятьтә социаль-икътисади тотрыклылыкны саклауга юнәлтелде.
Үткән елның декабрь ахырында узган аграр министрлык киңәшмәсендә 2025 ел агросезонының соңгы биш елдагы иң уңышлысы булуы билгеләнде. Катлаулы һава шартлары булуга карамастан, аерым төбәкләрдә ашлык, бәрәңге һәм шикәр чөгендереннән рекордлы уңыш җыеп алынды. Бөртеклеләр уңышы, якынча исәпләүләр буенча, 137 миллион тоннадан артты. 2024 елдагы белән чагыштырганда, һәр гектардан уртача төшем – 33,7 центнер, ягъни, 12 процентка югарырак булды. “Татлы тамыр”дан рекордлы уңыш җыеп алучы илнең тәүге ун төбәге исемлегендә Башкортстан да бар.
Русиянең аграр экспорты артты. Узган ел аграрийлар үз товарларын дөньяның 160 иленә озатты. 2025 елда илнең Авыл хуҗалыгы министрлыгына караган 4 дәүләт программасы кысаларында агросәнәгать комплексына күрсәтелгән дәүләт ярдәме 665 миллиард сумга җитте. Быел шушы максатларга 542 миллиард сум планлаштырыла һәм бу сумманың байтакка артачагы фаразлана.
Башкортстанда аграр сәясәт беренче чиратта Русия Президенты Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән бурычларны тормышка ашыру белән бәйле.
2025 елны республика аграрийлары нинди уңышлар белән тәмамлады? Быел агрокомплекс тармагы алдына нинди бурычлар куела һәм кайсы юнәлешләргә өстенлек биреләчәк? Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахмановка шушы һәм башка сораулар белән мөрәҗәгать иттек.
– Илшат Илдусович, Сезнең белән әңгәмәне республика аграрийларының үткән елдагы эшчәнлегенә кыскача йомгак ясаудан, бәя бирүдән башларга кирәктер. Гомумән, былтыр тулай авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү күләме ни дәрәҗәдә булды?
– 2025 елны мин шартлы рәвештә “борылыш елы” дип әйтер идем. Ул тармакның һәр юнәлешендә дә чагылыш тапты. “Илнең азык-төлек хәвефсезлеген технологик тәэмин итү” дигән яңа гомумдәүләт программасы старт алды. Тармакны техник яңарту, санлы технологияләр куллану, дәүләт ярдәме күрсәтелү, кадрлар әзерләү юнәлешләре буенча җитди эш барды. Иң мөһиме, аграрийлар дөньяда, илдә нинди икътисади хәл барлыкка килүен тоеп, аңа яраклашып эшләргә өйрәнә башлады. Аграр сектор белән идарә итү моделенең камилләшә баруын да ассызыкларга кирәк. Башкортстанлылар да яхшы тоядыр дип уйлыйм: хәзер без сәүдә киштәләрен тәэмин итү максаты белән генә эшләмибез. Еллык тулай авыл хуҗалыгы җитештерүенең артуы да бу фикерне раслый торгандыр. Якынча исәпләүләр буенча, узган елда республика аграрийлары 290,5 миллиард сумнан артыграк күләмдә продукция җитештерде. Быел исә күрсәткечне 327 миллиард сумга җиткерү бурычын куйдык.
Узган ел йомгаклары буенча төп тармакларда үсеш темпы сакланды. Аграрийларның һөнәри бәйрәмендә ирешелгәннәргә яхшы бәя бирелде һәм мин ул саннарны кабатлап тормыйм.
Безнең төп бурыч – илнең эчке сәүдә базарын үзебездә җитештерелгән сыйфатлы азык-төлек белән тәэмин итү һәм экспорт мөмкинлекләрен арытаба арттыру. Минемчә, соңгы берничә елда без дүрт аграр проект кысаларында зур эш башкарып, ил башлыгы Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән бурычларны тормышка ашыруны уңышлы дәвам итәбез.
– Узган җәйдә “Басу көне”ндә журналистлар белән очрашуда Сез “Башкортстанда тормышка ашырылучы аграр сәясәт тармакның һәр юнәлешендә үсеш нокталарын билгеләргә һәм аларны дәүләт ярдәме белән үстерергә ярдәм итте”, дигән идегез. Башкортстанның эчке сәүдә базарында ул ничек чагылды?
– Аграр тармакның һәм азык-төлек сәнәгате индустриясенең үсеше, әлбәттә, яхшы күренеш. Әмма ихтыяҗдан күбрәк җитештерүнең кире ягы да бар. Сәүдә базарында төрлелек күп, көндәшлек зур. Чит төбәкләрдән кертелгән продукциянең урын алуы да гаҗәп түгел. Әгәр ихтыяҗдан күбрәк җитештерелә икән, бизнес өчен сәүдә итү авыр. Шул ук вакытта, азык-төлек муллыгының бәяләр кимүенә китерү бик сирәк хәл. Башкортстан халкын үзебезнең продукция белән тәэмин итү ничегрәк, дигән сорау куйганда, үзебездә җитештерелгән сөт һәм сөт продукциясе тәэминаты – 122 процент, дуңгыз ите буенча – 262, сыер малы ите күрсәткечендә – 152 процент, шикәр комы буенча – 6,9 тапкыр һәм үсемлек мае буенча 8 тапкыр тәшкил итә.
Гомумән, тоташ илдәге хәлдән аермалы буларак, 2022 елдан төп авыл хуҗалыгы ппродукциясен, беренче чиратта, чималны ихтыяҗдан артыграк җитештерә башлавыбыз күзәтелә. Әйтергә кирәк, артык җитештерү сәүдәдәге дефицитка караганда да катлаулырак. Мондый киеренкелектән чыгуның берничә юнәлеше буенча эш башланды. Аның беренчесе – үзебездәге җәмәгать туклануы һәм сәүдә челтәрләрендә, нигездә, урындагы азык-төлеккә өстенлек бирү. Республикада урнашкан әйдәүче федераль сәүдә челтәренең 800дән артык кибете, шулай ук, Башкортстан продуктларын сату буенча килешү төзеде. Әгәр республика агросәнәгатьчеләре үз халкы кулланганнан 1,5 тапкыр күбрәк күләмдә азык җитештерә икән, эчке сәүдә белән генә чикләнмичә, икенче юнәлешне экспортны арттыруда күрәбез.
– Республиканың соңгы еллардагы аграр экспортны үстерүдә кайсы юнәлешләргә өстенлек бирүе, гомумән, быел нинди бурычлар куелуы турында тулырак сөйләсәгез иде.
– Алда әйтеп үтүемчә, аграрийлар хәзер эчке сәүдә базары ихтыяҗы өчен генә җитештерми. Дөнья базары конъюнктурасын өйрәнү, югары керемле продукция җитештерү стратегик бурычларыбыз кысаларында билгеләнә. Соңгы биш елда аграр экспорт ике тапкыр үсте. Узган елның 21 декабренә булган мәгълүматларга караганда, республикадан гомум бәясе 313 миллион долларлык 528 мең тонна авыл хуҗалыгы продукциясе озатылды. Аграр экспортның 67 процентын май-жир продукциясе, 20 процентка якынын – азык һәм эшкәртү сәнәгате, 3 процентыннан күбрәген – сөт продукциясе, өч процентын ашлык культуралары һәм калган өлешен аз күләмле азык-төлек тәшкил итә.
Белешмә.
Әлеге вакытта Башкортстан дөньяның 35 иле белән хезмәттәшлек итә. БДБ илләреннән Казахстан, Үзбәкстан, Азәрбайҗан, Төрекмәнстан һәм Беларусь республикалары өлеше зур. Соңгы елларда, шулай ук, Кытай, Һиндстан, Алжир, ЮАР һәм башка дәүләтләр белән сәүдә элемтәләре ныгый бара.
Мәгълүм булуынча, агросәнәгать продукциясен экспортлау “Халыкара кооперация һәм экспорт” гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырыла. Быел Башкортстан планлы күрсәткеч буенча 376 миллион долларлык авыл хуҗалыгы продукциясе экспортларга тиеш. Ә 2030 елга аны, 2021 елгы дәрәҗәдән 2 тапкыр арттырып, 651,2 миллион долларга җиткерү бурычы куела.
Аграрийлар яңа сәүдә базарын үзләштерү буенча зур эш башкара. Узган ел, мәсәлән, Алжирга беренче тапкыр киптерелгән сөт озатылды. Бу илгә экспорт 40 (!) тапкыр артты. Ышанычлы рәвештә әйтә алам: Башкортстан 2030 елга кадәр аграр экспортны үстерү буенча билгеләнгән бурычны үтәячәк. Әлеге максатка ирешү өчен “Агроэкспорт” белән берлектә, тоташ ил күләмендә өстенлекле товарлар җитештерүне үстерүне тәэмин иткән 2030 елга кадәрге экспорт стратегиясе эшләнде.
– Республика хуҗалыкларында язгы басу эшләренә әзерлек дәвам итә. Быел басучылыкта төп бурычларны нәрсәдә күрәсез?
– Билгеле, төп бурыч – чәчү кампаниясенә ныклы әзерлек һәм аны оешкан төстә, агротехник таләпләр буенча вакытында үткәрү. Быел авыл хуҗалыгы культуралары мәйданы 2 миллион 652 мең гектар, шул исәптән, бөртеклеләр 2 миллион 020 мең гектар тәшкил итәчәк, дип фаразлыйбыз.
Белешмә.
Быел республика аграрийлары алдында ашлык һәм кузаклы культураларның тулай җыемын – кимендә 3 миллион 690 мең тоннага, майлы культураларны – 800 мең тонна һәм чөгендер җыемын 1,7 миллион тоннага җиткерү бурычы тора.
Әлбәттә, уңышның ни дәрәҗәдә югары булуы, агротехник чаралардан тыш, яхшы орлык чәчүгә дә бәйле. Илебез Президенты Владимир Путин ике ел элек төп культуралар орлыгы буенча чит илләргә бәйлелекне киметү һәм чәчүдә Русия селекциясе орлыгын куллануны 75 процентка җиткерү бурычын куйган иде. Узган ел йомгаклары буенча республикада әлеге күрсәткеч 65 проценттан югары булды. Шунысын да билгеләргә кирәк, республикада чәчелгән бөртеклеләрнең һәм сояның – 94, бәрәңгенең – 89 һәм кукурузның 87 проценты – илебез селекционерлары тәкъдим иткән орлык. Шул ук вакытта, безнең шикәр чөгендере, көнбагыш һәм рапс орлыгы буенча чит илләргә бәйлелек саклана.
Ел саен моңа кадәр ташландык хәлдә булган сөрентеләрне чәчү әйләнешенә кертү дә яхшы нәтиҗә бирә. Быел кимендә шундый 29 мең гектар үзләштереләчәк. Әйтергә кирәк, быел чәчүлекләргә минераль ашлама кертүне узган елдагы дәрәҗәдән 110,4 процентка җиткерү бурычы тора.
– Соңгы елларда авыл хуҗалыгы техникасына бәяләр шактый артты. Бу хәл быел техника паркын тулыландыруга нинди йогынты ясаячак?
– Аграр предприятиеләрдә техника сатып алу темпы әлләни кимеми. Аларның үзебезнең илдә җитештерелгәненә өстенлек бирелүе игътибарга лаек. Саннар телендә әйткәндә, республика аграрийлары 2020 елдан башлап, гомум бәясе 79 миллиард сумнан арткан 20 мең берәмлектән күбрәк яңа техника һәм җиһазлар сатып алды. Узган елда алынганы гына 2,2 мең берәмлек тәшкил итте.
Белешмә.
Башкортстан авыл хуҗалыгы техникасын ташламалы бәядә сатып алуда “Агролизинг” белән уңышлы эшли. Узган елгы килешү нигезендә 3,2 миллиард сумлык 495 техника алынган. Бу – Русия төбәкләре арасында – 4нче, ә Идел буе федераль округында – Татарстан һәм Ырынбурдан кала, өченче урын.
Техника паркын яңартуда аграрийларга республика казнасыннан күрсәткән ярдәм мөһим роль уйный. Быел техника һәм җиһазлар сатып алынган чыгымнарның бер өлешен субсидияләү максатында бюджеттан 860 миллион сум бүленәчәк. Чагыштыру өчен: узган ел бу сумма 720 миллион, 2024 елда 1 миллиард сум тәшкил иткән иде. Ел саен искереп, сафтан чыккан техниканы яңарту буенча норматив күрсәткечкә ирешү өчен авыл хуҗалыгына кимендә 600 трактор, 250 берәмлек ашлык комбайны, 50 берәмлек мал азыгы техникасы сатып алырга кирәк. Узган ел, мәсәлән, бер ашлык җыю комбайнына уртача 430 гектардан уңыш җыеп алырга кирәк иде. Быел бу күрсәткечне – 400, 2030 елга 350 гектарга калдыру бурычын куйдык. Быелгы чаралар турында сөйләгәндә, техника яңартуда роботлаштырылган кимендә 20 системаны файдалануга тапшыру, ремонт һәм техник хезмәтләндерү белән бәйле 4 җитештерү-сервис базасы төзүне төгәлләү һәм аграр секторда пилотсыз очу аппаратлары санын 50 берәмлеккә арттыру максаты да куелды.
Гомумән, һәр елдагыча, республика аграрийлары быел да чәчү кампаниясенә әзерлек белән чыгачак. Бу көннәрдә техника роемонтлау, ягулык-майлау материалы туплау дәвам итә.
– Республика терлекчеләре алдында быел нинди бурычлар куела? Ит һәм сөт җитештерүне арттыруда нинди чаралар күреләчәк?
– Хәтсез еллар элек әлеге тармак ничектер бер урындарак таптана иде. Импорт продукциясе дә көндәшлекне көчәйтте. Хәзер бу проблема тулысынча хәл ителде.
Республиканың авыл хуҗалыгы эчке базар ихтыяҗыннан 1,5 тапкыр күбрәк продукция җитештерә икән – моны дөрес аграр сәясәт, тәгаен әйткәндә, тармакка инвестицияләр җәлеп итү һәм интенсификацияләү нәтиҗәсе дип кабул итәргә кирәк. Төбәктә 440 мең тоннадан күбрәк сыер малы һәм кош ите җитештерелә. Максат – 550 мең тоннага җиткерү. Моңа ирешү өчен республикада кошчылык тармагын үстерүгә игътибар биреләчәк. Быел аның күләме, узган елдагыдан 5-8 мең тоннага артып, 140 мең тоннага җитәчәк. Әйтергә кирәк, “Турбаслы бройлеры” җәмгыятендә яңа куәтләрне сафка бастыру көтелә. “Союзпромптица” җәмгыяте быел күркә ите җитештерүне 15 процентка арттырып, еллык күләмне 39 мең тоннага якынайтачак. Янә шуны билгеләргә телим: соңгы биш елда республикада кош ите җитештерү күләме 1,5 тапкыр артты.
Сөтчелек тармагындагы казанышлар, әлбәттә, яңа комплекслар салу һәм модернизацияләү белән бәйле. 2018 елдан башлап, 25 сөтчелек фермасы яңа проект куәтенә басты. Хәзер республикада җитештерелгән сөтнең 48 проценты, ягъни 378,1 мең тоннасы – алар өлеше. 2030 елга кадәр тагын 25 шундый объект сафка басачак. Әлеге вакытта сөт терлекчелегендә шундый уннан артык проектны гамәлгә ашыру дәвам итә, шуның бишесе бу ел ахырында сафка басачак.
Белешмә.
Быел республикада 443 мең тонна ит, 1 миллион 566 мең тонна сөт һәм 1 миллион 230 мең данә йомырка җитештерү планлаштырыла.
– Быел аграр тармакка инвестицияләр күләме ничек булыр дип фаразлана?
– Тәгаен проектлар һәм финанс белән ныгытылган эшчәнлектә, әлбәттә, фаразларга урын калмаска тиеш. Чөнки ул максат һәм бурычлар белән билгеле. Гомумән, аграр тармак үсешендә инвестицяләр бүген драйвер булып калуын дәвам итә. Узган елның 9 ай йомгаклары буенча авыл хуҗалыгына салынган инвестиция күләме, кече бизнесны исәпкә алмаганда, 8,6 миллиард сум тәшкил итте. Әлеге вакытта агросәнәгать тармагында 109 миллиард сумлык 71 өстенлекле проект тормышка ашырыла. Алар 7 меңгә якын яңа эш урыны булдырырга ярдәм итәчәк. Ә быел без 31 миллиард сумлык 16 проект буенча эшне төгәлләргә планлаштырабыз. Әйткәндәй, узган елда гамәлгә кергән 9 проект тармакта 419 яңа эш урыны булдыру мөмкинлеген бирде. Алар, нигездә, терлекчелек продукциясе җитештерү, эшкәртү һәм, шулай ук, үсемлекчелек тармагы чималын эшкәртү белән бәйле дистәләрчә объектны үз эченә ала. Соңгы еллардагы аграр җитештерү, сәүдә базарын өйрәнү һәм керемле продукциягә өстенлек бирү, минемчә, аграрийларга җитештергәнне чимал рәвешендә түгел, әзер продукция итеп сатуның табышлырак булуын аңларга ярдәм итте. Ә инде республикада аграр җитештерүчеләргә һәрьяклы ярдәм күрсәтелү, кызыксынуны арттырырга һәм шул ук вакытта үтемлерәк продукция җитештерергә булышлык итә.
– Илшат Илдусович, әңгәмәне йомгаклап, узган елда Русиянең Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан “Азык-төлек хәвефсезлеген технологик тәэмин итү” дигән яңа гомум дәүләт проектын тормышка ашыру, тармакны кадрлар белән тәэмин итүне яхшырту буенча нинди чаралар билгеләнүе турында сөйләп үтсәгез иде.
– Әлеге мөһим аграр документны күптән көткән идек. Ул моңа кадәр игътибар биреп җиткерелмәгән проблемаларны ачыкларга һәм хәл итәргә ярдәм итәчәк. Гомумдәүләт проекты биш федераль проектны үз эченә ала. Башкортстан аның икесенә актив кушылды. Калганнары читтә калды дип уйларга ярамый. Алар инде республикада күпмедер дәрәҗәдә эшли дә иде. Башкортстан гомумдәүләт проектының “АПКга кадрлар” һәм “Селекция һәм генетикада фәнни эзләнүләрне үстерү өчен алшартлар булдыру” дигән федераль проектлар буенча эшли. Аның беренчесе буенча федераль казнадан узган ел 950 миллион сум акча җәлеп ителде. Федераль акчаны җәлеп итү күләме буенча республика илдә икенче урынга чыкты. Быел шушы максатларга 1,2 миллиард сумга заявка бирелде. Әлеге акчаны аграр университет корпусын ремонтлау һәм җиһазлар белән тәэмин итүгә, өч мәктәптә агросыйныфлар оештыруга, аграр колледжларның матди-техник базасын ныгытуга, торак мәсьәләләрен яхшыртуга һәм башка максатларда тотыну күз уңында тотыла.
Икенче проект та бик үзенчәлекле. Ул, нигездә, терлекчелек тармагындагы селекция һәм генетика проблемалары буенча фәнни эшчәнлекне үстерүгә юнәлтелә. Күләмле кече программалар әзерләнә. Бигрәк тә токымчылык эшчәнлеген яңа баскычка күтәрергә этәргеч булачак алар.
Йомгаклап шуны әйтергә телим: Башкортстанның агрокомплексны үстерү юнәлешендәге озак вакытка исәпләнгән стратегик бурычы, беренче чиратта, илнең азык-төлек хәвефсезлеген тәэмин итү белән бәйле. Ул, билгеле, аграр җитештерүне һәм аның экспортын арттыру, шулай ук технологик бәйсезлеккә ирешү бурычын үз эченә ала. 2030 елга республикада тулай авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү, 2024 ел белән чагыштырганда, 16 процент үсеш бирергә тиеш, ә 2035 елга аны 37 процентка җиткерү бурычы тора. Без моңа, һичшиксез, ирешәчәкбез. Чөнки без үз көчебезгә, мөмкинлегебезгә ышанабыз.
Олег Төхвәтуллин әңгәмәләште.
"Кызыл таң"ның да Telegram мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен сылтама буенча үтегез: t.me/kiziltanufa