

Әле тегендә, әле монда төрле яман авырулар турында хәбәрләр “калкып” кына тора. Соңгы елларда халык һәм хайваннар “кош гриппы”, “котыру”, “дуңгыз гриппы” кебек чирләрне үз җилкәсендә “татыды” һәм элек әллә ни искә дә алмаган эпизоотик хәл үзәккә чыкты, чөнки хәвефсезлегебез һәм сәламәтлегебез шуңа бәйле. Нефтекама районара ветеринария станциясе җитәкчесе Рөстәм Гафиятуллин белән әңгәмәбез дә шул турыда.
– Рөстәм Флүрович, сез җитәкләгән учреждениенең эшчәнлеге беренче карашка күренми дә кебек. Әйдәгез әле укучыларыбызның исенә төшереп үтик: сез эпизоотик хәл өчен җавап бирәсез һәм күрелгән төрле чаралар ярдәмендә аның тотрыклы булуына ирешәсез. Шулай бит?
– Әйе, Нефтекама районара ветеринария станциясенең төп максаты – хайваннар авыруларын кисәтү һәм бетерү аларны дәвалау, терлекчелек продуктларының ветеринария ягыннан хәвефсезлеген тәэмин итү, Краснокама районы һәм Нефтекама шәһәре территориясендә халыкны кеше һәм хайваннар өчен уртак булган авырулардан саклауга юнәлтелгән чаралар үткәрү. Җитештерелгән һәм сатуга чыккан авыл хуҗалыгы продуктларының хәвефсез, сыйфатлы булуы да безнең белгечләр контролендә. Әйе, дөрес әйтәсез, безнең эш халыкның күпчелеге өчен күренми, әмма нәкъ менә күрелүче чаралар нәтиҗәсендә районда уңай эпизоотик хәл саклана.
– Сезнең учреждение нинди территорияләрне колачлый?
– Учреждение Краснокама, Калтасы районнарын, Нефтекама һәм Агыйдел шәһәрләрен хезмәтләндерә. Саннарда күрсәтсәк: 147 торак пункт, 10 авыл хуҗалыгы предприятиесе һәм 71 фермер хуҗалыгы, барлыгы 5 ветеринария дәваханәсе (Нефтекама, Агыйдел, Яңа Бура, Мүзәк, Краснохолм), 8 ветеринария участогы, Нефтекамада үзәк базар каршындагы ветеринария-санитария экспертизасы лабораториясе, ит комбинатында ветеринария хезмәте күрсәтү һәм ветеринария-санитария экспертизасы бүлекчәсе, Краснохолм авылы базарында ветеринария-санитария экспертизасы лабораториясе. Күрәсез, территория зур, эш җитәрлек.
– Чыннан да эшегез күләме бик зур икән. Бер районда гына да әллә ничә авыл һәм предприятие!
– Әйе, менә Нефтекамага терәлеп торган Краснокама районын алсак, анда 68 торак пункт кергән 14 биләмәгә хезмәт күрсәтәбез. Шулай ук безнең учреждение район территориясендә урнашкан эре авыл хуҗалыгы предприятиеләренә хезмәт күрсәтә. Краснокамада бу – “Алга” токымчылык заводы, шулай ук кошчылык фабрикалары. Алар ветстанция контролендә.
– Соңгы елларда кош гриппы теңкәгә тиде, бу учреждениеләрдә аңа карата контроль катыдыр?
– Әйе, кош гриппы үтеп керү куркынычы даими булу сәбәпле, чаралар планы нигезендә, кошчылык предприятиеләрендә алар җитештергән продукцияне тикшерү, мониторинг, экспертизалар үткәрелә. Мәсәлән, Түбән Такыя кошчылык фабрикасыннан йомыркалар без үткәргән экспертизадан соң гына сатуга чыгарыла.
– Эш күләме һәм җаваплылык чыннан да зур, ә сездә ничә кеше эшли?
– Гомумән алганда, безнең коллективта 37 кеше эшли, ә Краснокама районы буенча – 23 белгеч. Эш күләме зур булуга карамастан, белгечләр үз эшен яхшы башкара – барлык кирәкле чараларны вакытында үткәрә. Һәм, гомумән, ветеринария табиблары тәүлек буе эшли дип әйтергә була – терлекләргә ярдәм тәүлекнең теләсә кайсы вакытында кирәк булырга мөмкин.
– Районара ветстанциядә эшләүчеләрнең хезмәт стажы зурмы?
– Безнең белгечләр – үз эшенең зур стажлы профессионаллары. Хезмәткәрләрнең уртача стажы 20 елдан артык, күпләр аннан да озаграк эшли. Алар безнең тармакка очраклы килеп кергән кешеләр түгел, һөнәрне күңел кушуы буенча сайлаган һәм җанын биреп эшли.
– Рөстәм Флүрович, ә яшь белгечләр бармы, яшьләр сезнең тармакка киләме?
– Кызганычка каршы, яшьләр безгә килми диярлек. Шуңа күрә фельдшерлар җитмәве сизелә. Монда, әлбәттә, белгечләребезнең бик югары булмаган хезмәт хакы да үз ролен уйныйдыр.
– Яшьләрне һөнәргә җәлеп итү буенча нинди чаралар күрелә?
– Без Башкорт дәүләт аграр университетындагы хезмәттәшләребез белән әлеге уку йортын тәмамлаучыларны эшкә җәлеп итү буенча тыгыз эшлибез. Районнар шулай ук Башкорт дәүләт аграр университетына укырга керергә теләгән чыгарылыш укучыларына максатлы юлламалар бирә.
– Көз-кыш айларында учреждение белгечләре нәрсә белән мәшгуль?
– Нефтекама районара ветеринария станциясе ветеринарларының уңай эпизоотик вәзгыятьне саклау өчен алып барырга тиешле эшләре күп һәм ел әйләнәсенә дәвам итә. Мәсәлән, яңарак кына алар җәмәгать һәм халык малларына көзге ветеринария-профилактика эшләрен үткәрде. Моңа кайбер авыруларга каршы профилактик прививкалар, авыруларны тикшерү өчен кан алу керә. Ветеринария чаралары йогышлы авыруларның 27 төренә каршы үткәрелә, шуларның 5 төре – аеруча куркыныч, 14е – кеше һәм хайваннар өчен уртак. Бу эшләрне башкарып чыгу өчен белгечләр торак пунктларга, хуҗалыкларга чыга. Шулай ук дератизация, дезинфекция, дезинсекция һәм башка эшләр алып барыла.
– Бу эшләр хуҗалыкларда башкарыламы, әллә шәхси ихаталардамы?
– Югарыда әйтелгән эшләрнең барысын да хуҗалыкларда гына түгел, халыкның гаризалары буенча да алып барабыз. Шунысын да билгеләп үтәм: безнең хезмәтләр башка мондый эшләрне башкаручыларныкына караганда арзанрак. Шулай ук ай саен хайваннарны стерильләштерү, вакциналау буенча акцияләр үткәрәбез, әйтик, котыру чиреннән ул бушлай. Бер үк вакытта хайваннарны идентификацияләү эше дә дәвам итә.
– Йорт хайваннары тотучылар өчен бик кирәкле хезмәтләр. Үзегездә ветеринар аптека бармы?
– Бар, хайваннар өчен медикаментларның бай ассортиментын тәкъдим итәбез, аларны кабул итү буенча консультацияләр бирәбез. Халыкта ветаптекага ихтыяҗ зур, чөнки бездә белгечләр эшли бит.
– Рөстәм Флүрович, бүгенге көндә кайсы тармакны алсаң да, модернизация, яңалыклар кертелә. Ә ветстанция эшендә нинди яңалыклар бар?
– Яңалыклар арасында шуны билгеләп үтә алам: терлекләрне “RegAgro” милли исәп системасында теркәп, иҗтимагый һәм шәхси сектордагы продуктив һәм продуктив булмаган терлекләргә идентификацияләү үткәрелә. Ветеринария хезмәте, тулаем алганда, хайваннарның хәрәкәтен, эшкәртелүен тулысынча контрольдә тотарга һәм үтәкүренмәле булырга омтыла – бу юнәлештә эзлекле эш алып барыла.
– Киләчәккә ветстанция алдында нинди бурычлар тора?
– Бурычыбыз бер генә: имин эпизоотик хәлне саклау. Моңа ирешү өчен барлык категория хуҗалыкларда диагностик тикшеренүләр, ветеринария-профилактика чаралары үткәрәбез һәм эпизоотиягә каршы чаралар планын гамәлгә ашырабыз, халык белән эшлибез. Хайваннарга кагылышлы яңа чирләр чыкмас, искеләре баш калкытмас, кешеләр дә, терлекләр дә, кош-кортлар да иминлектә көн күрер, дип ышанасы килә. Шуның өчен бөтен көчебезне салып эшлибез.
– Рәхмәт, Рөстәм Флүрович, эшегездә уңышлар телибез!
Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА әңгәмәләште.
Нефтекама шәһәре.
"Кызыл таң"ның да Telegram мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен сылтама буенча үтегез: t.me/kiziltanufa