

“Алатау” җәмгыятеннән калган Яңа Куганак авылындагы фермаларда яңа хуҗалар байтак ремонт эшләре башкарган, берничә ел элек ферма биналарының түбәләре тулысынча алыштырылган. Моңа кадәр бу фермалар симертү мәйданчыгы буларак файдаланыла — биредә бер мең баш үгез асралган. Узган ел, эшчәнлекләрен киңәйтеп, биредә сөтчелек юнәлешен үстерүгә тотыналар. Әлбәттә, моның өчен ферма бинасын тулысынча үзгәртеп корырга, байтак акча салырга туры килгән. Шулай ук предприятие 50 урынлы “Карусель” төрендә заманча яңа саву корылмасы урнаштырган, саву залы да үзгәртеп корылган.
Терлекчелек комплексы бүген төрле тәгаенләнештәге дүрт корпустан тора: икесендә савым сыерлары асрала, берсе яңа бозаулаган сыерлар һәм бозаулар өчен, тагын бер корпус 2-6 айлык бозаулар өчен җиһазландырылган. Ә аннан зурраклары һава торышы көйсезлекләреннән саклану өчен махсус җиһазландырылган лапаста асрала. Коры салам җәелеп, даими рәвештә алыштырылып торгач, малларга салкыннар куркыныч түгел.
Ферма эчендә — чисталык, терлекләр алдында — даими рәвештә җылы су һәм тулы кыйммәтле ризык. Комплекс начальнигы Альберт Мөхлисов билгеләвенчә, рационда – печән, салам, силос, сенаж, фураж – барысын да махсус агрегат үлчәп, болгатып бирә, мондый сыйфатлы катнашазык маллар алдына көненә ике тапкыр салына.
— Биредә барлык шартлар тудырылган, салкын кыш та югары сыйфатлы продукция алуга һәм комплекстагы малларның сәламәтлегенә тискәре йогынты ясый алмый, — ди Альберт Дим улы.
Хәзер биредә ике меңнән артык мөгезле эре терлек асрала, шуларның бер мең башка якыны – савым сыеры. Саву залының зур һәм якты булуы, махсус җиһазлар белән тәэмин ителүе сыер саву процессын тиз һәм уңайлы итә. Сөтнең бер өлеше сатуга китсә, калганын бозауларга эчерәләр.
Кыскасы, хуҗалыкта мал кышлату өчен барлык шартлар да тудырылган. Җылы, якты абзарлар, җилләткечләр – болар барысы да малларның уңайлы шартларда булуын тәэмин итә. Хәтта берничә урында малкайлар өчен махсус щеткалар да урнаштырылган – алмаш-тилмәш килеп, ышкынып китәләр. Бу үзенә күрә массаж да, ди комплекс җитәкчесе. Матдәләр алмашуына да булышлык итә икән.
Мал саны арткач, ветеринария хезмәтенә дә эш өстәлгән, алар вазыйфаларын намус белән башкара. Вакытында прививкалар ясала, кирәк булганда дәвалау чаралары күрелә. Нәтиҗәдә, малларның сәламәтлеге нык, продуктлылыгы югары.
“Урожай” җәмгыяте – Кырмыскалы районының алдынгы хуҗалыкларының берсе. Биредә эшне дөрес оештыру нәтиҗәсендә ел саен үсемлекчелектә дә, терлекчелектә дә яхшы күрсәткечләргә ирешелә. Яңа Куганак авылы янындагы ферма да яңа сулыш алды, маллар саны арта, сөтчелек юнәлеше үсә. Киләчәктә ул сөт һәм ит җитештерүдәге матур күрсәткечләре белән сокландырыр әле, дип ышанасы килә. Моның өчен биредә барлык шартлар тудырылган.
Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кырмыскалы районы.