Ике ел элек Русия Президенты Владимир Путин Хөкүмәт алдына ил икътисады өчен таләп ителгән кадрлар ихтыяҗын канәгатьләндерү дәүләт дәрәҗәсендәге сәясәт буларак билгеләнергә тиеш, дигән бурыч куйган иде. Әлбәттә, сүз мәгълүмати һәм санлы технологияләр белән бәйле тармаклар өчен югары квалификацияле белгечләр әзерләү турында гына бармый. Соңгы елларда, әйтик, авыл хуҗалыгында төрле һөнәр ияләре җитешмәү тармактагы мөһим проблемаларның берсенә әйләнде. Рәсми чыганаклар мәгълүматларына караганда, агросәнәгать комплексының кадрлар белән тәэмин ителеше узган ел башына 85-90 проценттан артмаган һәм Русия буенча аграр тармакта хезмәт салучы 350 мең (!) хезмәткәр 75 яшьтән өстә.
Ил башлыгы Владимир Путин башлангычы белән 2025 елдан гамәлгә кергән “Азык-төлек хәвефсезлеген технологик тәэмин итү” гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырылучы “АПКга кадрлар” федераль проектында авыл хуҗалыгын кадрлар белән тәэмин итү буенча зур бурычлар билгеләнде. Аның төп максаты – 2030 елга аграр предприятиеләрнең кадрлар белән тәэмин ителеше кимендә 95 процент тәшкил итәргә тиеш. Әйткәндәй, илнең аграр тармагында әлеге вакытта 6,4 миллион кеше эшли һәм шуның нибары 10 процентка якыны гына 35 яшькәчә булган һөнәр ияләре.
Авыл хуҗалыгының кадрларга кытлык кичерүе әлеге тармак өчен белгечләр әзерләүче уку йортлары аз булуда түгел. Әлеге вакытта, мәсәлән, Русиянең аграр белем бирү системасында 54 югары уку йорты, 2500дән күбрәк урта махсус һөнәри белем бирү учреждениесе, ягъни колледж һәм техникумнар эшли. Авыл хуҗалыгының барлык юнәлешләре буенча алар тарафыннан ел саен әзерләнүче белгечләр саны 35 меңгә якынлаша. Экспертлар фикеренчә, әгәр диплом алган яшь белгечләрнең барысы да сайлаган һөнәре буенча авылга эшкә кайтса, тармакта кадрлар мәсьәләсе ике елда тулысынча хәл ителер иде.
Әйтергә кирәк, авыл хуҗалыгын белгечләр белән тәэмин итү мәсьәләсе Хөкүмәтнең җитди игътибар үзәгендә. Гомумдәүләт проектлары һәм аның кысаларында тормышка ашырылучы федераль, төбәк программалары соңгы елларда бу юнәлештә яхшы нәтиҗәләр бирде.
Быел авыл хуҗалыгы өчен белгечләр әзерләү юнәлешендә нинди чаралар тормышка ашырылачак? Тармакта эшләүчеләр җитешмәү эшче мигрантларны күбрәк җәлеп итүгә китермәсме? Башкортстанда аграр тармакта кадрлар кытлыгын киметү өчен кайсы юнәлешләргә игътибар артачак?
Русия Президенты Владимир Путин аграрийлар алдына 2030 елга аграр продукция җитештерүне 2021 елдагы дәрәҗәдән 25 процентка арттыру бурычын куйды. Әлбәттә, әлеге максатка ирешү тармакны фәнни-техник үзгәртеп коруга гына түгел, ә аның кадрлар белән дә җитәрлек дәрәҗәдә тәэмин ителүенә бәйле. Технологик ягына килгәндә, ул беренче чиратта авыл хуҗалыгын санлыга күчерүне күз уңында тота. Русиянең авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут билгеләвенчә, тармакны санлыга күчерү өч мөһим проблеманы хәл итүгә, ягъни, җитештерелгәннең үзкыйммәтен киметергә, селекция процессларын тизләтергә һәм кадрлар кытлыгын хәл итәргә юл ачачак. Аңлаешлырак итеп әйткәндә, тармакны санлыга күчерү нигезендә үзгәртеп коруда кадрлар мәсьәләсе төп өч шартның берсе булып тора. Министр сүзләренә караганда, авыл хуҗалыгын ел саен яңа 160 мең хезмәткәр белән тулыландырырга кирәк.
– Шуңа күрә, бер яклап санлыга күчү җитештерүчәнлекне арттырырга булышлык итсә, икенчедән, тармакның аерым юнәлешләрендә кул көчен оптимальләштерү таләп ителә. Авыл хуҗалыгында да интеллектуаль хезмәткә өстенлек бирү юллары аз түгел. Әмма, ничек кенә булмасын, аграр тармакта иң мөһиме – кеше, ә санлы хезмәт ул бары ярдәмче ролен генә үти, – диде министр.
Тарихи белешмә. Гасыр башында хезмәткә яраклы авыл халкының 50 проценты аграр тармакта эшләсә, соңгы 2-3 елда ул 20 процентка да җитмәде. Аерым чыганаклар мәгълүматлары буенча, авылда эшче көчләр ел саен уртача 0,8-1 процентка, ә аграр тармакта хезмәт салучылар саны 1,3 процентка кими бара.
Мондый хәл дәвам итсә, ди аграр экспертлар, 2030 елга илнең аграр тармагы җитди сынау алдына басачак: шушы чорга өстәмә рәвештә 700 мең чамасы һөнәр иясен җәлеп итәргә, яисә, хезмәт җитештерүчәнлеген тагын да 17-20 процентка арттырырга кирәк булачак.
Соңгы елларда илнең аерым тармакларына мигрантларны эшкә җәлеп итү активлашып алды. Бәхеткә дип әйтергә кирәк, әлегә аларның авыл хуҗалыгында өлеше зур түгел. Дөрес, яшелчәчелек тармагында гастарбайтерлар уңышлырак, нәтиҗәлерәк эшли кебек. Ләкин, илнең арытабангы аграр сәясәтендә җитештерүне арзан мигрантлар санын арттыру исәбенә түгел, ә тармакны санлыга күчерү һәм яшь белгечләрне җәлеп итеп күтәрү юнәлеше алыну куандыра.
Ил башлыгы, авыл хуҗалыгында эшләүнең кызыклырак була баруын һәм кешеләр бу тармакка килсен өчен авылда тормыш дәрәҗәсен күтәрергә, ә җитештерүчеләргә кадрларны үзләренә әзерләргә һәм аларны эш белән тәэмин итәргә кирәклеген белдерде.
“Дәүләт үз ягыннан әлеге тармакка кирәк булган абитуриентларны җәлеп итү өчен арытаба да эшләячәк. Ләкин, аграр җитештерүчеләр дә башка тармаклардагы кебек, яшьләргә максатлы белем алу өчен шартлар тудырырга һәм алар һөнәр үзләштергәндә үк булачак кадрларны сайлап алырга, предприятиеләрдә эш бирергә, производство практикасы үткәндә ярдәм күрсәтергә тиеш. Әлбәттә, без бу чараларның барысын да берсүзсез бергә башкарачакбыз”, – диде Президент.
Башкортстанда ил Президенты билгеләгән бурычлар ничек тормышка ашырыла? Аграр тармакта кадрлар проблемасын хәл итү юнәлешендә быел Хөкүмәт тарафыннан нинди чаралар билгеләнә?
– Агросәнәгать тармагына яшь кадрлар җәлеп итү Хөкүмәт эшчәнлегендә мөһим юнәлешләрнең берсе булып тора. Аларсыз авылда заманча һәм рентабельле эшләүче аграр предприятиеләр оештырып булмый. Республикада агросәнәгать комплексында эшләүче кадрларга дәүләт ярдәме күрсәтү буенча программалар уңышлы эшли. Авыл хуҗалыгында хезмәт салучы югары һәм махсус белемгә ия яшь белгечләргә республика казнасыннан тоемлы субсидияләр бирелә. Ике ел элек гамәлгә кергән “Азык-төлек хәвефсезлеген технологик тәэмин итү” гомумдәүләт проекты кысаларында кабул ителгән “АПКга кадрлар” федераль программасы республикабызда аеруча нәтиҗәле эшли. Без әлеге документ нигезендә республика программасын кабул иттек. Ул Башкортстанның аграр предприятиеләренә кадрлар җәлеп итүдә мөһим роль уйный. Соңгы ике елда шушы максатларга 200гә якын яшь белгечкә 750шәр мең сум “подъемный” акчасы бирелде. Программа быел да гамәлдә. Әлеге вакытта республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгы конкурста катнашырга теләк белдерүчеләрдән документлар кабул итә, – диде Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров.
Башкортстанда әлеге юнәлештә игътибарга лаек башлангычлар тәкъдим итүче аграр җитештерүчеләр дә бар. Узган ел, мәсәлән, Дәүләт җыелышы-Корылтайның Аграр мәсьәләләр, экология һәм табигатьтән файдалану буенча комитеты рәисе урынбасары Вадим Соколов парламент утырышындагы чыгышында бюджет исәбенә аграр югары уку йортын тәмамлаучыларны диплом алганнан соң 5 ел республиканың агрокомплекс тармагында эшләтү мәсьәләсен карарга кирәклеге турында белдергән иде. Ничектер, әлегә бу тәкъдим буенча тәгаен сөйләшү булганы ишетелмәде. Әйткәндәй, ике ел элек республиканың авыл хуҗалыгы тармагына 2,9 мең белгеч җитешми иде. Шуның 940ы – механизаторлар һәм водительләр.
Күптән түгел Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов та Башкорт дәүләт аграр университетында квалификациясен күтәрү буенча курсларга җыелган район хакимияте башлыкларының авыл хуҗалыгы буенча урынбасарлары белән очрашуда югары уку йортын тәмамлаучыларның 90 процентының университеттан үзләре эшкә урнашкан аграр оешмалар белән хезмәт килешүе төзеп китүенә ирешергә кирәк, дигән фикер белдерде.
Әйткәндәй, югарыда телгә алынган гомумдәүләт проекты кысаларында, килешү нигезендә укыган хезмәткәрнең (студентның), предприятиедә практика үткән вакытта аңа торак өчен, хезмәт хакы чыгымнарының бер өлешен казнадан субсидия рәвешендә кире предприятиегә кайтару да кадрлар мәсьәләсен хәл итүдә ярдәм итә.
– Узган ел федераль проект буенча 31 предприятие шундый субсидия алды. Аның буенча 354 студент производство практикасы үтте, 277 белгеч уку килешүе буенча белем алды. Мондый ярдәм быел да дәвам итәчәк, – ди аграр ведомство башлыгы.
Белешмә. Рәсми мәгълүматлардан күренүенчә, республиканың агросәнәгать тармагында эшләүчеләр саны соңгы елларда 6-10 процентка кадәр кими бара. Экспертлар моның сәбәбен тармакта мотивациянең түбән булуы белән дә бәйли. Якынча исәпләүләр буенча, биш елдан соң авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт салучыларның 40 процентын пенсия яшендәгеләр тәшкил итүе көтелә.
Агросәнәгать тармагын кадрлар белән тәэмин итү буенча республикада яңа башлангыч зур яклау тапты. Балаларда кече яшьтән үк авыл тормышына, крестьян хезмәтенә мәхәббәт тәрбияләү мәктәп эскәмиясеннән башланачак. Шул максатта республиканың төрле министрлык һәм ведомстволары катнашлыгында аерым район мәктәпләрендә аграр сыйныфлар ачылган. 2019 елның 3 сентябрендә Белем көнендә аның беренчесе Уфа районының Миловка гомум белем бирү мәктәбендә ачылды. Аграр сыйныфларның максаты һәм аларның эшчәнлеге турында гәзитнең алдагы саннарының берсендә таныштырырбыз.
Олег Төхвәтуллин.