-1 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
24 февраль , 10:32

Техника ремонты бара

ХХII партсъезд исемендәге кооперативта бу эш җитди оештырылган

Техника ремонты бара
Техника ремонты бара

Техниканы, авыл хуҗалыгы машиналарын язгы чәчүгә әзерләү һәм машина-трактор паркын яңалары исәбенә тулыландыру – агросәнәгать предприятиеләре эшчәнлегендә өстенлекле юнәлеш. Югары уңышка ирешү механизаторларның эшчәнлегенә, техниканың төзеклегенә бәйле. Бу җәһәттән XXII партсъезд исемендәге кооперативта да әлеге эш җитди оештырылган. Бүген биредә чәчү һәм җир эшкәртү техникасын әзерләү, запас частьләр, ягулык-майлау материаллары орлык хәстәрләү, ашлама туплау кебек мөһим эшләр белән мәшгульләр.

Ремонт эшләре өч бригадада – Иске Нәдер, Чияле Әтәч, Ташкичү машина-трактор остаханәләрендә оештырылып, һәркайсында кызу эш кайный. Әйтик, Чияле-Әтәч һәм Ташкичү машина-трактор мастеркоенда тырмалар, культиваторлар ремонты тәмамланган, бүген чәчкечләр төзекләндерелә. Арытаба тагылма инвентарьларны хуҗалык эшчәннәре кардан ачылган иркен яланга тезәчәк, көйләү-майлау эшләрен башкарачак. Бригадирлар Илнур Хәмидуллин һәм Рәмзил Галләмов җитәкчелегендә ремонтчылар Филорит Сафиуллин, Эльвер Әхмәтов, Александр Муликов, Рифат Хәбибуллин үз бурычларына җаваплы карый. Тимерче һөнәрен үзләштергән Филүс Әхмәтшинның осталыгы ремонт барышында һәр җирдә кирәк. Эретеп ябыштыручы Евгений Әхмәтшинга да зур бурычлар йөкләнгән. “Әтиле-уллы Филүс һәм Евгений Әхмәтшиннардан башка техника ремонтлауны күз алдына да китереп булмый”, — ди хезмәттәшләре.

Иске Нәдер машина-трактор мастерскоенда тракторлар, машиналар ремонтлана. Биредә ике “Т-150”, “К-700”, “МТЗ-82” тракторларының двигательләре төзекләндерелгән. Хуҗалык механизаторлары Рәүфәл Әхмәдуллин, Фәйрәс Әкраметдинов,

Евгений Андриянов, слесарь Нияз Сәетов, эретеп ябыштыручы Фәһим Баязитов һәм башкалар техниканы төзекләндерүдә бар тырышлыгын салып эшли.

— Бездә озак еллар буе бер урында хезмәт куеп, зур тәҗрибә туплаган кешеләр эшли, — ди хуҗалык инженеры Илдус Акмалов.

Хуҗалыкта барлыгы 3031 центнер арпа, 3330 центнер бодай чәчү өчен орлык келәтләргә салынган. Шулай ук җитәрлек күләмдә ягулык-майлау материаллары, минераль ашламалар туплана.
Шуны да билгеләргә кирәк, кооператив техника паркын яңарту белән дә даими шөгыльләнә. Мәсәлән, быелгы язгы кампаниядә яңа бер “РСМ-2400” һәм ике ”МТЗ-82,1” тракторлары да катнашачак.

Лира ГӘРӘЕВА.
Илеш районы.

Автор: Денис Таваев
Читайте нас