-1 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
12 март , 18:59

Уфада агросәнәгать форумы узачак

Чара профессиональ җәмәгатьчелекне тотрыклы җәлеп итүче үзәккә әверелде.

Уфада агросәнәгать форумы узачак
Уфада агросәнәгать форумы узачак

Башкалабыз Уфада “АгроКомплекс-2025” күргәзмәсе һәм Агросәнәгать форумы узачак. Чарада илнең 37 төбәгеннән 350 компания һәм, шулай ук, Беларусь, Һиндстан, Үзбәкстан, Кытай, Кыргызстаннан компанияләр катнашуы көтелә.

Бүген Уфада «АгроКомплекс» халыкара күргәзмәсен уздыруга багышланган матбугат конференциясе узды. Федераль һәм республика киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән аралашу барышында республика агросәнәгать комплексын үстерүнең төп мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Очрашуны ачып, Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов күргәзмәнең аграр бергәлек өчен аерым ролен ассызыклады.

– Без «АгроКомплекс» башланырга берничә көн кала очрашабыз, шуңа бүген даталар һәм саннар турында гына сөйләү аз. Кем киләчәге, нәрсә тәкъдим ителәчәге һәм нинди мәсьәләләрне хәл итәргә кирәклеге турында фикер алышу мөһим, – дип билгеләде ул.

“АгроКомплекс” — республика авыл хуҗалыгы тармагында Русия һәм чит илләр дәрәҗәсендә колачлы чара булган бердәнбер күргәзмә. Аның географиясенең һәм мәртәбәле күргәзмәдә катнашучылар санының елдан-ел арта баруы Көнбатыш илләре санкцияләре шартларында аеруча мөһим. Биредә Русия һәм безнең белән хезмәттәшлек итүче дустанә дәүләтләрдән килгән белгечләр, галимнәр, аграр тармак белән бәйле төрле дәрәҗәдәге компанияләр җитәкчеләре бүгенге сәяси-икътисади шартларда тармакны үстерү һәм техника казанышларын куллану буенча фикер алыша.

Форумның эшлекле программасы бай булачак, бөтен Русиядән һәм дус илләрдән 180нән артык спикер катнашлыгында 27 тармак секциясе узачак. Традиция буенча, форум кысаларында күргәзмәдә катнашучылар арасында 4 һөнәри конкурс узачак. Моннан тыш, яшьләр өчен аерым программа, инновацион технологияләр буенча конференцияләр һәм тармак секцияләре каралган.

Бүген агросәнәгать күргәзмәсендә катнашуга гаризалар кабул итү төгәлләнеп килә.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор: Денис Таваев
Читайте нас