Балачагыбыз, яшьлегебез колхозларның гөрләп торган чагына туры килде. Урак башлану белән без – бала-чага да күмәкләшеп ындыр табагына, иген җилгәрергә йөрибез. Акчасын биргәннәрдерме, хәтерләмим дә. Әти-әни колхозда эшләгәч, бәлки, аларга язылгандыр. Басуларны да аз таптамадык, мәктәп укучыларына да чөгендер мәйданнары бүленә иде: эссе җәйдә утау, салкын көздә самавырдай чөгендерләрне казып алып, кисеп, чистартып, шикәр заводына озатулар... Төшкә кадәр мәктәпкә бүленгәнен эшлибез дә, аннары әниләребезгә ярдәмгә таралышабыз. Фермаларга йөрүләр дә истә: концерт куярга да барабыз, сыер савучыларга да ярдәм иткән булабыз. Ничек кенә булмасын, күңелле вакытлар иде. Өстәвенә, һәр гаилә ихата тутырып мал асрады. Шуңа сыер саву, печән әзерләү, кош-корт карау, көтүгә чыгу – болар барысы да безнең көндәлек тормышның аерылгысыз өлеше иде. Әти-әниләребез эштән бушамады, ә без, балалар, аларга һәр эштә булышырга тырыштык. Менә шулай, авылның тыныч, имин мохитендә, табигать кочагында үстек.
Мәктәпне тәмамлап, укырга кергәч тә, атна саен кайтып, шул авыл тормышына чумабыз. Хәтерлим, малны күп асрадык: өчәр сыер, үгезләр, сарыклар, кош-кортның исәбе-саны да юк. Кызганычка каршы, хәзер авыл җирендә эре мал асраучылар юк диярлек. Әни дә берничә ел сыер тотмый. Ә шул чаклар сагындыра... Эх, элекке вакытларны искә төшереп, сыер савып карарга иде, дип еш кына ымсынып куям. Таныш-белешләр дә, күршеләр дә сыер асрамый бит. Туры юл – фермага инде. Әлбәттә, заманча мегафермаларда хәзер кул көче бөтенләй кулланылмый, дисәң дә була. Ә менә фермер хуҗалыкларында болар саклана әле. Мин дә күптәнге хыялымны тормышка ашыру мөмкинлеген таптым. Бүген мин Авыргазы районының Ләкәнде авылындагы “Урман” крестьян-фермер хуҗалыгында. Җитәкчесе Гайса Сәгыйдуллин белән алдан сөйләшеп, сыер сауган вакытка килергә тырыштым. Әлбәттә, иртәнге савым сәгать 5тә үк башлана, шуңа мин кичкесенә өлгерер өчен төштән соң юлга чыктым.
Алданрак килеп, хуҗа белән аның биләмәләрен урап чыктык. Гайса Зәкиулла улының барлык хезмәт биографиясе авыл хуҗалыгы белән бәйле. Беренче хезмәт адымнарын ул туган колхозында башлап җибәрә: инженер-технолог, зоотехник, ферма мөдире кебек вазыйфларда эшли. Аннары, коллектив хуҗалыклар таркала башлагач, дистә еллар ул төзешкән һәм инде күнегелгән эштән аерыласы килми. Гайса Зәкиулла улы да бертуган абыйсы белән колхоз җирләрен алып, үз эшен башлап җибәрәләр. Игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнәләр, мөгезле эре терлектән тыш, сарыгын да, дуңгызын да, атын да үрчетәләр. 1996 елда ул абыйсыннан аерылып, “Урман” крестьян-фермер хуҗалыгына нигез сала. Бу елларда байтак яңа биналар, шул исәптән келәтләр төзи, искерәк фермаларны тулысынча төзекләндерә, кредитка токымлы маллар, техника сатып ала, җир биләмәләрен дә киңәйтә. Бүген фермерның Авыргазы һәм Гафури районарында 700 гектардан артык җир биләмәләре бар. Хуҗалык сөт һәм ит өчен мал үрчетү, игенчелек белән шөгыльләнә.
Мөгезле эре терлек саны 300гә якын, шуларның 100е – кара-чуар токымлы савым сыерлары. Сөт җитештерү күрсәткечләре дә югары: бер сыердан тәүлегенә уртача 15 литр сөт савыла. Кышкы чор өчен бу начар түгел. Әлбәттә, бер өлеше бозауларга китә: һәрберсенә иртән һәм кич 2шәр лит сөт эчерәләр, ә калган өлеше – 1300 литр тирәсе сөт заводына озатыла, аны фермадан килеп алалар. Тиздән фермер грант ярдәмендә Гафури районының Аккүл авылында төзелгән сөт цехын ачарга ниятли. Ул эшли башласа, сөтне тулысынча үзе эшкәртәчәк: шешәләргә тутырып, сатуга чыгару, ә тора-бара кефир һәм йогурт ясау да планлаштырыла. Ит юнәлешен дә үстерә фермер. Бозаулар аерым, җылы абзарда асрала. Үгезләр һәм таналар аерым асрала, терлек көтүе соңгылары исәбенә яңартыла бара. Элегрәк хуҗалыкта ясалма орлыкландыру технологиясе файдаланылса, берничә ел элек токымлы үгезләр сатып алганнар.
Хуҗалыкта эшче куллар да җитәрлек. Күбесе биредә дистә еллар дәвамында хезмәт сала. Бу аңлашыла да: хезмәткәрләр авыл җире өчен яхшы гына хезмәт хакы ала, ул вакытында түләнә. Шул ук вакытта ташламалы бәядән иген, салам алу мөмкинлеге дә бар, бозауларны да арзан хак белән үзенең хезмәткәрләренә хезмәт хакы исәбенә бирә фермер. Гомумән, керем артыннан кумый ул, халыкка эш булсын, авылдашлары матур яшәсен, дигән принциптан чыгып эш итә. Шул ук вакытта авылдагы төзекләндерү эшләрендә дә актив катнаша. Хезмәткәрләр дә моны яхшы аңлый һәм үз бурычларын зур җаваплылык белән башкара. Өч сыер савучы, бер оператор, ике мал караучы, бозау караучы, ветеринария табибы, мал азыгы ташучылар, каравылчы – бүген ферманың нәтиҗәле эшчәнлеген унлаган кеше тәэмин итә.
Мәсәлән, Гөлфирә Сәйфуллинаның 27 ел хезмәт стажы ферма белән бәйле, әлеге хуҗалыкта ул 17 ел эшли. Сыерын да сава, яңа туган бозаулар да аның карамагында. Ул аларны өч ай дәвамында кечкенә сабыйларны караган кебек тәрбияли. Аннары көч туплаган бозаулар барлык хезмәт биографиясе авыл хуҗалыгы, малчылык тармагы белән бәйле булган Илгиз Гатиятуллин җаваплылыгына күчә. Төп эшеннән тыш, ул ат җигеп, сыерларга ризык та таратып чыга. Кыскасы, нинди эш бар – барысын да эшли.
Бу хезмәтнең нәтиҗәсе булып, сыерлар көн дә югары сыйфатлы сөт бирә. Әлбәттә, аның майлылыгы тулыкыйммәтле ризык белән сыйлануларына да бәйле. Иртән малкайларны печән һәм салам белән сыйласалар, кичкә силос таратыла һәм рационның мөһим өлешен фураж тәшкил итә: ул тәүлегенә һәр малга 8 килограмм исәбеннән бирелә. Тегермән дә үзләренеке, көн саен җитәрлек күләмдә тарттырып торалар. Мал азыгы елның-елы җитәрлек күләмдә әзерләнә. Шуңа кышлату чорын бернинди проблемасыз үткәрәләр. Силос, фермер әйтүенчә, киләсе елга да җитәрлек, шуңа быел кукуруз чәчмәскә дә исәпләп тора.
Безнең аралашуны ферма биләмәсендәге шау-шу бүлде. Кичке савым башлана! Сыерлар чистартылган абзар эченә үтеп, үз урыннарына баса һәм алларына салынган ризыкны тынычлап кына ашарга керешә. Ә без – Раушания Камалова һәм Ләйсән Сәйфуллина белән савым аппаратларын һәм берәр чиләк җылы су күтәреп, сыерлар янына үтәбез. Малкайларның җиленен юып, аппаратка тоташтырабыз. Әлбәттә, мин хатын-кызларның җитез кулларын, тиз-тиз эшләүләрен күзәтеп кенә торам. Ни генә дисәң дә, маллар мине чит итә, бик якын китерми. Алар миннән курка, мин – алардан. Шулай да, бераз файдалы буласы килә. Аппаратларны тоташтырдык та, сөтнең торбалар буйлап йөгерүен көтәм. Ә моның өчен оператор Фәрит Габитовка сигнал бирергә кирәк икән. “Без әзер!” – дип барып әйтүемә, ул системаны тоташтырып, бер төймәгә баскан иде, челтерәп аккан чишмә төсле, ап-ак сөт үтәкүренмәле торбалар буйлап йөгереп тә китте.
Савучыларның осталыгына, җитезлегенә хәйран калырлык. Шул ук вакытта ярыйсы гына физик көч тә таләп ителгән эшкә алар инде күнегеп тә беткән шикелле. Аппаратлар җиңелдән түгел, ә икесенә иртән һәм кич 100 сыерны савып чыгарга кирәк. Раушания Камалованың савучы буларак хезмәт стажы – 30 ел! Кырмыскалы районының Яңа Бишаул кызы бу якларга килен булып төшкәч тә, фермага эшкә урнаша һәм үзенең гомерен шушы һөнәргә багышлавына бер дә үкенми, киресенчә, башкасы турында уйлап та карамый. “Эш бар икән, башкара аласың икән – эшлә!” – ди ул. Иртәнге 5нче яртыда ул фермага килеп җитә, чөнки 5тә савым башлана. Кичен дә эшләрен өч сәгать эчендә башкарып чыгып, йортларына ашыгалар. Тормыш иптәше дә Нагадактагы фермада эшли. Гомумән, авыл җирендә шундый яхшы хезмәт хакы алып эшли алу мөмкинлеге булуына сөенеп тора дүрт бала анасы.
Ләйсән Сәйфуллина биредә 10 ел хезмәт сала. Аңа кадәр мәктәптә пешекче булып эшләгән. Мәктәп ябылгач, бер дә уйлап тормый, фермага савучы булып килә. Ул да барысыннан да канәгать. Тормыш иптәше авыл хакимиятендә эшли, өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Үзләре дә күпләп мал асрый, сыерлары бозауласа, өстәп фермадан да алалар һәм симертеп суялар. Аллаһка шөкер, эш бар, авылда рәхәтләнеп яшәргә була, тырышлык кына кирәк, ди ул.
Әлбәттә, эшләре җиңелдән түгел, ләкин берсе дә зарланмый. Ял итеп алу мөмкинлеге булсын өчен тагын бер иптәшләре бар: Гөлфирә Сәйфуллина да эшне җимертеп эшли торганнардан. Тормыш иптәше белән фермага эшкә бергәләп йөриләр. Оператор Фәрит Габитов – сыер савучыларның төп ярдәмчесе, барлык савым процессын көйләп һәм күзәтеп тора. Биредә ул 4 ел эшли, шул ук вакытта Нагадак авыл Советы депутаты вазыйфасын да башкара, авыл тормышының уртасында кайный.
Һәрбер эшнең үз җае булган кебек, сыер савуның да үзенчәлекләре – мавыктыргыч һәм авыр яклары бик күп. Фермада эшләү ныклык, тырышлык, физик көч һәм зур түземлек таләп итә. Шул ук вакытта ул канәгатьләнү һәм үз эшеңнең мөһимлеген аңлау хисе дә бирә. Әгәр дә син шуларның барысына да әзер икән, тармакта эшли аласың. Ә “Урман” крестьян-фермер хуҗалыгы эшчәннәренең һәрберсе моны күпьеллык намуслы хезмәте белән раслый.
Ә минем фермада үткән эш көнем, сенаж һәм силос исе, малкайларның күңелле мөгрәве, ферма күренеше үткәннәргә: сыер савучы булып эшләгән апа-әбиләребезгә ияреп йөргән вакытларга алып кайткандай булды. Ләкин күптәнге хыялым – рәхәтләнеп утырып сыер саву теләген тулысынча тормышка ашыра алмадым. Чөнки ферма сыерлары, беренчедән, аппаратка күнеккән, икенчедән, чит кешене якын китермиләр, бер-береңә ияләшеп китү өчен күпмедер вакыт кирәк. Шулай да, кара-чуар сыер, сыйпап яраткач һәм икмәк белән сыйлагач, күпмедер вакыттан янына чиләк белән утырырга “рөхсәт итте” – фермада йөгереп йөргән берничә песине сыйларлык булса да сөт савып алдым.
Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Авыргазы районы.