Кайчандыр гөрләп торган Шушнур сөт комплексы озак еллар ташландык хәлдә булды, инде бу биналарга берәр кайчан җан өрелеренә беркем дә ышанмаганда әтиле-уллы Рим һәм Эдуард Шәфәгатьдиновларның ферманы тергезергә алынуы авыл халкында өмет уятты. Тиз арада фермада ремонт башланды, электр челтәрләре тулысынча алмаштырылды, суыткычлы һәм автомат югычлы сөт блогы монтажланды.
– Яңа ферма төзү җиңелрәк булмас иде микән, дигән сорауны еш ишетәбез, әмма барысы да йөз кат уйланылып, исәпләнеп эшләнде. Яңа төзелеш кыйммәткә төшәр иде, чөнки, яңа объектларга таләпләр хәзер бик катгый. Биредә сакланып калган бина һәм коммуникацияләр яңарту өчен менә дигән нигез булды, – ди алар.
– Әйе, күп ремонтларга туры килде, әмма нигез ныклы булгач, без бу диварларга яңа тормыш өрдек, – ди директорның төзелеш һәм җитештерү буенча урынбасары Артем Сокованов.
Бүген монда, чыннан да, яңа тормыш кайный: голштин токымлы сыерлар кайтарылган, сөт цехы әзер, җитәкчеләрнең хәтта агротуризм буенча планнары да зурдан.
– Безнең хуҗалыкның төп юнәлешләре озак вакыт ат үрчетү һәм ит терлекчелеге булды. Заманында, сөт бик арзан хакка калгач, сөт җитештерүдән баш тарткан идек. Әмма хәзер базар бәяләре үзгәрде, сөткә хаклар артты, шуңа да без узган елда бу юнәлештәге эшне тергезергә ниятләдек, – ди директор Эдуард Шәфәгатьдинов.
Бүген фермада 120дән артык савым сыеры һәм 130 тана бар. Җәйгә планнар – мал башын 200гә җиткерү, ә киләчәккә – 500 башка ирешү. Әлеге вакытта тәүлегенә 800литр сөт савып алынса, үсеш перспективасы – 1,5 тонна.
– Планда – сөтне пастеризацияләү һәм сатуга чыгару, шулай ук башка төрле сөт ризыклары, колбаса, казылык җитештерүне дә күз уңында тотабыз, – ди фермер.
Техника сатып алу, яңарту өстендә дә актив эш бара. Әйтик, узган елда ашлык җыю комбайны, “КамАЗ”, төягеч һәм экскаватор сатып алынган. Әлегә хуҗалык 10 мең гектарда бөртеклеләр һәм мал азыгы культуралары үстерә. Хуҗалыкның планнары зурдан, биредә агротуризмга да игътибар зур, балалар өчен пони кайтарылган, ә киләчәккә кунакханәле турбаза төзү планын карыйлар.
Кадрлар мәсьәләсенә килгәндә, биредә эшләүчеләрнең күбесе – шәһәр халкы. Күрше авылдан килүчеләр дә күп. Барысын да авыл өчен лаеклы хезмәт хакы (40-50 мең сум) һәм уңайлы график җәлеп итә. Өстәвенә, эшчеләргә транспорт бирелгән.
– Үсәбез, ныгыйбыз, эшләгән кешегә эш җитәрлек, җилкәң генә нык булсын! – ди Эдуард Шәфәгатьдинов.
Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.