Һәрвакыт тынгысыз хезмәттә булган, көнен төнгә ялгап эшләгән кеше генә тормышта үз урынын таба. Ә инде авыл хуҗалыгында эшләүчеләрнең һәммәсенә дә уңганлык, тырышлык кебек сыйфатлар хас. Физик көч, акыл хезмәтен, чыдамлык, сабырлык, белем һәм, әлбәттә, зур тырышлык таләп итүче хезмәтне башкару һәркемнең дә кулыннан килми. Ә менә Авыргазы районының Түбән Ләкәнде авылында урнашкан “Урман” крестьян-фермер хуҗалыгы фермасында эшләүчеләрнең һәммәсе диярлек – элекке колхозда чыныгу алган кешеләр. Күрәсең, шуңа эшләрен, авыр булуга карамастан, яратып һәм ихлас башкаралар.
Ферманың нәтиҗәле эшчәнлеген чын фидакарьләр тәэмин итә. Биредә гаиләләре белән эшләүчеләр дә бар. Шундый тырыш гаиләләрнең берсе – Гөлфирә һәм Фәрит Габитовлар. Фәрит сыер саву операторы булса, Гөлфирә яңа туган бозауларны карый.
Әйткәндәй, Гөлфирәнең фермага эшкә килгәндә егерме яше дә тулмаган була. Хәзер инде аның бу өлкәдәге хезмәт стажы 27 елга җиткән.
– Мәктәп тәмамлаганнан соң читкә китү турында уйлап та карамадык. Хуҗалыкта хезмәт хакын вакытында түлиләр иде. Әти-әни дә гомер буе колхозчы булдылар. Әти ташчы булды, мичләр чыгарды, дуңгыз фермасында эшләде. Әнием чөгендерче иде. Мин дә бәхетемне әллә кайдан эзләмәдем, сыер саварга алындым. Әмма әлеге һөнәрне сайлаганыма бер дә үкенмәдем, – ди Гөлфирә ханым.
Исмәгыйль авылында туып-үскән кыз хезмәт юлын Куҗак авылы фермасында башлый, анда ул 10 ел эшли. Түбәнге Ләкәндегә килен булып төшкәч тә кайда эшкә барырга дигән сорау тумый – авыл хуҗалыгында эшче куллар һәрвакыт кирәк. Менә инде 17 ел ул урындагы фермада яңа туган бозауларны тәрбияли, шул ук вакытта сыер саварга да йөри. Ә җәй көннәрендә, сыерлар җәйләүгә күчерелгәч, Гөлфирә Галиҗан кызының бурычлары тагын да арта: сыер савучы, оператор булып та эшли, көн саен үзенең автомобилендә савучы кызларны җәйләүгә дә йөртә. Иренең дә, төп эшчәнлегеннән тыш, иңнәренә җаваплы иҗтимагый бурыч йөкләнгән – Фәрит Гали улы Нагадак авыл Советы депутаты булып тора.
Ике бала тәрбияләп үстергән Габитовлар, бүген уллары Вилдан белән кызлары Гөлүзәнең тормышларына сөенеп яшиләр, нәнәй һәм картәти булу бәхетенә дә ирешкәннәр.
Гомумән, үзләренең тормышын шушы авылдан, башкарган эшләреннән башка күз алдына да китермиләр. Эшләре йокының иң тәмле вакытында башлануга карамастан, алар зарланмый, чөнки бу – тормыш, аларның сайлаган юлы. Тырыш булсаң гына бу тормышта нәрсәгәдер ирешеп була. Әнә шуны аңлаган кеше генә җитеш, мул тормышта яши.
Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Авыргазы районы.
Автор фотолары.