+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
17 март , 10:55

Сөтле сыерны ничек сайларга?

Авыл ихаталарында сыер малы асраучылар елдан-ел кими барса да,  сөтлебикәләр һаман да крестьян хуҗалыгының күрке һәм гаиләнең азык-төлек  иминлеген тәэмин итүче булып кала.

Сөтле сыерны ничек сайларга?
Сөтле сыерны ничек сайларга?

Сөтле сыерны ничек дөрес сайларга кирәклеге турында киңәш сораучылар да бар. Савым сыерын сатып алганда  халыкның  “җиде кат үлчә” дигән әйтемен онытмаска кирәк.

Бүген сөтлебикәләрнең токымнары бик күп. Беренче чиратта, үзең яшәгән төбәктә  сыерларның нинди токымнары күбрәк таралуына игътибар итәргә кирәк. Шул ук вакытта, аларның токымына карамыйча, тышкы билгеләре буенча да сөтле сыерны ничек сайларга икәнен берникадәр аңларга була.

Сыерның сәламәтлеге

Сыер сайлаганда иң элек аның сәламәт­легенә игътибар итәргә кирәк. Иң беренче чиратта хайванның токымы, яше, сәламәтлек торышы, диагностик тик­шер­е­нүләр һәм прививкалар даталары күрсәтелгән ветеринария паспорты белән танышырга онытмагыз. Әгәр терлекнең андый документы булмаса, сатып алуны кичектереп тору яхшырак. Һич кыенсынмыйча хуҗасын­нан хайванны ни өчен сатарга уйлавы турында кызыксыну да комачауламас.
Тышкы кыяфәте, ялкынсынмаган чиста күзләре, җиңел атлавы һәм йөткермәве, гырылдамавы да сыер­ның сәламәт булуын күрсәтә. Тире йоны өслегенең шома, ялтырап торуы да яхшы билге. Авыру хайваннарның йоны каты һәм тузгыган булучан. Тиредә бернинди җәрәхәтләр яисә шешләр  булмаска тиеш.

Гәүдә үзенчәлекләре

Сыерның гәүдәсе ныклы, үсешкән корсаклы булуына игътибар итегез. Болар хайванның аппетиты яхшы булуын, күп азык ашавын күрсәтә. Бу исә савым күләменә турыдан-туры йогынты ясый. Җиңел, артык зур булмаган башы, озын, нечкә муены (җыерчыклары никадәр күбрәк булса, шулкадәр яхшырак), тар күкрәк асты һәм, шулай ук,  бераз кабарынкы умыртка сөяге, туры аяклары, кабыргалары арасындагы киң аралык, арт санының киң булуы – болар барысы да мул сөтле сыер билгеләре.

Җилене

Сыерның җиленен җентекләп тикшергәндә анда бернинди дә төер-төеннәр сизелмәскә тиеш. Җиленнең тиресе йомшак, юка һәм ул җиңел тартылырга тиеш. Шунысына да игътибар итегез: җиленнең алгы өлешендә дә, артта да җыерчыклар барлыкка килүе – яхшы күренеш. Бу җыерчыкларны “запас сөт капчыгы” дип тә атыйлар, чөнки җилен тул­ганда алар сөт бизенә төрле якка сузылырга мөмкинлек бирә һәм сөтлелекнең мөһим билгесе булып санала. Җиленнең мускул тукымасы нык үскәндә яисә аңарда май күп туп­ланган очракта, сыер күп сөт җитештерә алмый.
Әйбәт дип саналган җилен чынаяк яисә ваннасыман формада булырга тиеш, ди белгечләр. Шулай ук,  имчәкләрнең дөрес урнашуы да сөтлелек билгесе булып санала. Сөт бизләре никадәр нык үскән булса, имчәкләр дә бер-берсеннән шулкадәр ераграк торырга тиеш.
Имчәкләрнең формасы кебек үк, аның зурлыгы да сыерның ни дәрәҗәдә продуктлы булуын күрсәтә. Бу билге нәселдән килә. Эре сөт тамырлары сыерның сөтлелеге югары булуын дәлилли. Имчәкләрне тикшергәннән соң, сыерны мотлак савып карарга кирәк. Сауганда имчәгенең һәрберсеннән сөт тигез сиптерелеп чыгарга тиеш.
Савылганнан соң имчәкнең күләме кискен кимергә, бөтен арткы өслегендә тире җыерчыклары барлыкка килергә, ә аскы өлеше йомшак булырга тиеш. Аз продуктлы сыерларның имчәге савылганнан соң да бик аз үзгәрә һәм капшап караганда ул тыгыз һәм каты булып кала.
 Йорт хуҗалыгында сыерларны, гадәттә, ун тапкыр һәм аннан да күбрәк бозаулаганчы асрыйлар. Ләкин аларның иң югары продуктлылыгы, гадәттә, икенче үрчемнән алтынчыга кадәр күзәтелә, ә аннары сөт бирүчәнлеге акрынлап кими башлый. Шуңа күрә карт сыер сатып алырга тырышмагыз.
Сыерларның яшен мөгезләрендәге боҗралары буенча билгеләү җиңел. Буаз вакытында организм яралгы үсешенә күп күләмдә минераль матдәләр сарыф итә, шунлыктан алар мөгезләргә аз кала һәм мөгезләрдә боҗралар барлыкка килә. Аларның саны сыерларның бозаулау санына туры килә. Боҗралар санына тагын 2-2,5 ел ( беренче бозаулауга кадәрге вакыт) өстиләр һәм шул рәвешле сыерның якынча яшен билгелиләр.

Әлбәттә, сыер сатып  алганда  түбән­дәге сораулар белән дә кызыксынырга кирәк:
* Сыерның бозаулау вакыты ничек уза?
* Бозаулаганнан соң катлаулы хәлләр булмадымы? (парезлар, ниндидер авырулар, тоткарланулар һ.б.)
* Хайванның холкы нинди?
* Сөт җилене авырулары булмадымы? (мастит, имгәнүләр, җәрәхәтләр)
* Ашату белән бәйле кыенлыклар (начар аппетит, аерым төр азыктан баш тартуы).
Әлбәттә, сыерын сатучының сезне кызыктырган барлык сорауларга да дөрес җавап бирәчәгенә гарантия юк, шулай да сораштыру зыян итмәс.

Игътибар! Сыерны һич тә ташлаткан (сөт бирүне туктаткан) вакытта сатып алырга ярамый. Бу “капчыктагы мәче”не  сатып алуга тиң булачак.

Халык билгеләре

Әлбәттә, белгечләр мондый билгеләр белән эш итми. Икенче яктан караганда, аларны нигезсез, уйлап чыгарылган, дип тә булмый. Шулай да, сөтле сыер сатып алырга теләүчеләр бу киңәшләргә игътибар итсә, зыян итмәс. Бәлки, гасырлар буе халыкта тупланган сынамышларда хаклык та бардыр?
* Мөгезләре эчкә бөгелгән булса – сөте татлы.
* Колакларында күкерт күплеге сөтнең майлылыгы югары булуын күрсәтә.
* Мөгезләр арасындагы чокыр никадәр тирәнрәк булса, сыерның ташлатканчы саудыруы да шулкадәр озаккарак сузылачак.  
* Койрыгы никадәр юка булса, сөт агымы юанрак була.
* Киң итеп җәелгән күзләре сыерның җиңел бозаулаячагын күрсәтә.

Олег Төхвәтуллин әзерләде.

Автор: Денис Таваев
Читайте нас