-1 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
22 март , 16:10

Җиргә сөюне кечкенәдән тәрбиялик

Яки яшьләр авылда калсын өчен нишләргә?

Җиргә сөюне кечкенәдән тәрбиялик
Җиргә сөюне кечкенәдән тәрбиялик
Яшьләр авылда калмый, шәһәр ягын карыйлар, җирне кем эшкәртер, игенне кем үстерер, дигән сүзләрне өлкән буыннан еш ишетергә туры килә. Чынлап та, бу борчылуның сәбәпләре бар. Авыл хуҗалыгы, бүгенге көндә күпкә алга китсә дә, яшьләрне шәһәр тормышының уңайлыклары, заманча күңел ачу урыннарының күп булуы, югары технологияле эш мөмкинлекләре җәлеп итә. Димәк, бу проблеманы хәл итү өчен авыл тормышын тагын да ныграк уңайлырак итәргә, ә авыл хуҗалыгында эшне җәлеп итәрлек итеп оештырырга кирәк. Шөкер, бүген авыл инфраструктурасын үстерү, заманча технологияләр кертү, яшь гаиләләргә ярдәм күрсәтү буенча байтак дәүләт программалары тормышка ашырыла.

Яшьләр авылда калмый, дип тә әйтеп булмый. Мәсәлән, Кырмыскалы районында теркәлгән 80гә якын крестьян-фермер хуҗалыгының яртысы диярлек яшь фермерлар кулында. Аларның бер өлеше әтиләренең эшен дәвам итсә, тармакка яңа килүчеләр дә юк түгел. Алар исә нәкъ шул дәүләт программалары ярдәмендә эш башлап, аны үстерү мөмкинлеген ала. Грант конкурсларында катнашып, алар бизнес-планнарын тормышка ашыру өчен акча ала. Мәсәлән, Кустыгол авылыннан Рәфил Чурагулов, барлык гомерен авыл хуҗалыгына багышлаган, колхоз таркалганнан соң, җирләрне үз кулына алып, дистә еллар дәвамында иген үстергән бабасының эшен уңышлы дәвам итә. Бакчалы авылындагы Алдакаевларның хезмәте дә мактауга лаек. Айдар Мөдәрис улы башта әтисе белән эшләсә, соңрак үз хуҗалыгын оештырып, игенчелектән тыш, малчылык белән дә шөгыльләнә. Мондый мисалларны байтак китерергә мөмкин. Аларның эшчәнлеге башкаларга да үрнәк булырлык. Бу – яшьләрнең авылда калып, уңышлы эш алып баруына ачык дәлил.
Шул ук вакытта эре авыл хуҗа­лыгы предприятиеләрендә дә яшь белгечләр санының артуы күзәтелә. Һәрхәлдә, үзем командировкаларга барганда аларны еш очратам. Әл­бәттә, заманча техника, хезмәт хакы­ның югары булуы һәм вакытында түләнүе, шулай ук яшь белгечләр өчен билгеләнгән башка өстенлекләр дә җәлеп итми калмый егет-кызларны. Район территориясендә үз эшчәнлеген алып барган эре агропредприя­тие­ләрдә яшь белгечләр аеруча күп дип, кыю әйтә алам. Күпләре җитәкче вазыйфасын да башкара. Мәсәлән, Евгений Пожидаев эшен “Артемида” крестьян-фермер хуҗалыгында башлап, тиз арада аның җитәкчесе булып китә. Евгений Вик­торовичның тырыш хезмәте, оештыру сәләте белән кечкенә хуҗалык бүген эре авыл хуҗалыгы предприятиесенә әверелде. Әлеге вакытта “Артемида” токымчылык хуҗа­лы­гы бөртекле культуралар, көнбагыш үстерү, сөт җитештерү юнәлешендә эшли. 12 мең гектар җир эшкәртелә. Алдынгы технологияләрне нәтиҗәле куллану бөртекле культура­ларның һәр гектарыннан уртача 43,3 центнер иген үстереп алырга мөмкин­лек бирә. Көнбагыш уңышы да сокландыра – гектарыннан уртача 22 центнер тәшкил итә. Предприятиедә 150дән артык кеше эшли.
Шулай ук Евгений Пожидаев башлангычы һәм фәнни җитәкчелегендә “Артемида” орлыкчылык хуҗалыгы буларак та танылу алды.
Хуҗалыкта терлекчелек тармагы да үсеш юлында. Биредә голштин токымлы мөгезле эре маллар үрчетелә. “Ляхово” сөтчелек комплексы “Терлекчелекне үстерү” гомумдәүләт проекты ярдәмендә төзелгән иде. Кыскасы, яшь һәм оста җитәкче эшне барлык юнәлешләр буенча югары дәрә­җәдә оештырган. Шуңа “Артемида” 2020 елда Башкортстан Хөкүмәте карары белән республиканың система булдыручы оешмалары исемлегенә кергән, ә узган елдан ул “Хезмәт җитеш­терүчәнлеге һәм мәшгульлеккә ярдәм” гомумдәүләт проектында катнаша.
“Урожай” җәмгыятенең Кырмыскалы бүлекчәсендә дә яшь белгечләр байтак эшли. Мәсәлән, Рус­лан Зиннә­туллин, мәктәпне тәмамлау белән Башкорт дәүләт аграр университетында белем алып, байтак еллар авыл хуҗа­лыгы идарәсендә баш агроном булып эшләде, узган елдан ул әлеге җәмгыятьнең Кырмыскалы бүлекчә­сендә җитәкче урынбасары вазыйфасын башкара.
Боларның барысы да яшьләрнең авылдан китүе турындагы фикерне, һичшиксез, кире кагарга мөмкинлек бирә. Кырмыскалы районындагы яшь фермерларның, белгечләрнең уңыш­лы эшчәнлеге моңа ачык дәлил булып тора. Алар, чынлап та, авылны яшәтә, яшәртә. Бу – хуҗалык­ларның гына түгел, ә әлеге авыл­ларның яшәешенә дә зур өмет бирә.
Ул гына да түгел, хәзер балаларны мәктәп яшеннән үк аграр тармакка җәлеп итү эше оештырылган. Мисал итеп Кырмыскалы районының Кабак лицеен китерә алам. Биредә республикабызда тәүгеләрдән булып аграр сыйныфлар булдырылды. Башкорт дәүләт аграр унирверситеты белән төзелгән килешү нигезендә балалар биология, химия кебек фәннәрне, шулай ук үсемлекчелек, ландшафт дизайны һәм башка юнәлешләрне тирәнтен өйрәнә. Аграр сыйныфларда укучы егетләр һәм кызлар үзләренең булачак һөнәрен сайлау мөмкинлеген ала, киләчәктә авыл хуҗалыгы өлкә­сендә эшләү өчен тиешле белем белән коралланалар. Еш кына лицейга аграр университет белгечләре һәм студентлары килеп, осталык дәреслә­ре оештыра, шулай ук укучылар өчен дә югары уку йортына мавыктыргыч сәфәр­ләр оештырыла, алар андагы байтак чараларда катнашалар. Ә лицей укытучылары анда белемнәрен камил­ләштерә. Шуңа лицей укучылары Бердәм дәүләт имтиханын югары дәрәҗәдә тапшырып, агросыйныфта укучыларның күп өлеше артытаба нәкъ әлеге уку йортын сайлый.
Мәктәпләрдә аграр сыйныфлар ачу идеясенең авторлары билгеләвенчә, алар әлеге проект ярдәмендә балаларда җиргә, җир эшенә мәхәббәт тәрбияләргә, шул исәптән яшелчә-җимешләр үстерергә, киләчәктә фермерлык белән профессиональ дәрә­җәдә шөгыльләнә алсыннар өчен фермер хуҗалыклары төзергә өйрәтергә тели. Бу уңайдан төрле проектлар тормышка ашырыла. Минемчә, бу яшь буынны авыл хуҗалыгына җәлеп итү, аграр секторны үстерү өчен бик кирәкле эш.
Гомумән, җиргә сөю кечкенәдән тәрбияләнергә тиеш. Яшьләр авылда калып, авыл хуҗалыгын үстерсен өчен, аларда яшьтән үк туган якка, аның табигатенә, хезмәткә мәхәббәт тәрбия­ләргә кирәк. Бу мәхәббәт, һичшиксез, гаиләдә, әти-әни, әби-бабай тәрбия­сендә формалаша. Баланың игътибарын туган җиренең матурлыгына, аның тарихына, урындагы гореф-гадәтләргә юнәлтү, аның күңе­лендә тирән хисләр уятачак. Әйт­кәндәй, безнең буын колхозда эшләгән әти-әниләр үрнәгендә тәрбияләнде. Аларның тормышы җир, иген һәм чөгендер басулары, малчылык белән бәйле иде. Без, балалар, аларның эшкә бирелгәнлеген, тырышлыгын күреп кенә түгел, аларга кулдан килгәнчә ярдәмләшеп үстек. Күрәсең, шуңа да авыл тормышы бик тә якын безгә.
Кызганычка каршы, хәзер авылда яшәүчеләр дә мал асрамый, ә җәйге эсседә басуда чөгендер утауларны сөйләсәң, балалар ышанмас та. Бу хәл, әлбәттә, авыл тормышына, авыл хуҗалыгына, табигатькә булган мөнә­сәбәтнең үзгәрүен күрсәтә. Элекке заманда, авыл кешесе өчен мал асрау табигый күренеш иде, ул көндәлек эшнең бер өлеше булды. Чөгендер утау, печән чабу кебек эшләр, һава торышына карамастан, көннәр буе дәвам итә иде. Бу хезмәтне күргән, аның авырлыгын һәм кирәклеген белгән яшь буын җиргә, хезмәткә карата зур хөрмәт белән үсте. Ә менә безнең балаларда җиргә сөю тәр­бияләү өчен башкача, яңа алымнар кирәк. Бу яңа юнәлешләр, мәсәлән, экологик чиста продуктлар җитештерү, шәһәр кешеләрен авылга ял итәргә чакыру, яки авыл хуҗалыгы белән бәйле яңа эш урыннары булдыру була ала. Югарыда телгә алынган аграр сыйныфлар да – шулар исәбендә. Авыл хуҗалыгы белгечләре, яңа алымнарны үзләштереп, яшь буынга авыл хуҗалыгының заманча юнәлешләрен күрсәтүчеләр булырга тиеш. Алар яшьләргә җирдә уңышлы эшләү, яңа технологияләрне куллану, авыл хуҗалыгында кызыклы проектларны тормышка ашыру буенча да практик ярдәм күрсәтә ала. Шул рәвешле генә без авылларыбызны яңарта, яшь буынны туган җиргә җәлеп итә алачакбыз.

Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кырмыскалы районы.


Җиргә сөюне кечкенәдән тәрбиялик
Җиргә сөюне кечкенәдән тәрбиялик
Җиргә сөюне кечкенәдән тәрбиялик
Автор: Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас