+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
24 март , 10:23

“Киләчәк – инвестицияләрдә”

Уфада авыл хуҗалыгы форумы быел шундый шигарь астында үтте

Узган атнада башкалабыз Уфа дүрт көн дәвамында ил күләмендәге генә түгел, халыкара дәрәҗәдәге мәртәбәле форум мәйданы булып торды. 17 мартта “ВДНХ-Экспо” күргәзмәләр комплексында ХХХVI Халыкара “АгроКомплекс” күргәзмәсе һәм традицион Агросәнәгать форумы ачылды. Башкортстанда утыз алтынчы тапкыр үткәрелүче чара тоташ ил күләмендә аграр галимнәр һәм белгечләр өчен чын мәгънәсендә тәҗрибә уртаклашу, яңалыклар белән танышу үзәгенә әверелде. Әйтергә кирәк, агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында оештырылган экспозицияләр һәм дүрт көн дәвамында үткәрелгән “түгәрәк өстәл”ләр Халыкара форумның Көнбатыш илләренең төрле чикләүләре шартларында да уңышлы эшләргә һәм аграр проблемаларны хәл итүдә мөһим карарлар кабул итәргә сәләтле булуын күрсәтте. Быел традицион чарада илнең 37 төбәгеннән 350дән күбрәк компания, берничә ел дәвам иткән хезмәттәшлек элемтәләренә тугры калган Кытай һәм Белоруссия предприятиеләре, шулай ук, байтак илдән спикерлар катнашты.

“АгроКомплекс-2026” күргәзмәсе һәм Агросәнәгать форумының быелгы үзенчәлеге нәрсәдә? Мәртәбәле чара илнең авыл хуҗалыгы үсешенә ничек йогынты ясый һәм тәгаен республика агросәнәгатьчеләре өчен файдасы нәрсәдә?

Соңгы елларда дөньядагы катлаулы сәяси-икътисади киеренкелек аграрийлар алдына тагын да мөһимрәк бурычлар куярга этәргеч бирде. Ул, беренче чиратта, илнең азык-төлек хәвефсезлеген тәэмин итү, тоташ сәнәгатьне үзебезнең мөмкинлекләр белән үстерүгә юнәлеш алырга кирәклеген күрсәтте. Шунысы да мөһим: Уфада узган әлеге чара авыл хуҗалыгының, техник яктан елдан-ел яңаруын күрсәтте. Әйткәндәй, быел техника үрнәкләрен күргәзмәдә тәкъдим итүчеләрнең 40 процентына якыны беренче тапкыр катнашты.

Русиянең авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут Уфада узган аграр форумда катнашучылар исеменә җибәргән котлавында Башкортстанның илнең азык-төлек хәвефсезлеген тәэмин итүгә һәм агросәнәгать комплексын үстерүгә зур өлеш кертүен билгеләде һәм умартачылыкта, ашлык, шикәр чөгендере, майлы культуралар җитештерүдә республиканың лидерлар сафында булуын ассызыклады.

Тантаналы чараны ачудагы чыгышында Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министрлыгы Илшат Фазрахманов республиканың илнең азык-төлек иминлеген тәэмин итүдәге өлеше буенча илдәге тәүге ун төбәк исемлегендә торуын билгеләде.

Белешмә. Узган ел йомгаклары буенча, авыл хуҗалыгы чималы җитештерү үсеше – 7, азык сәнәгатендә – 15-17 процентка, ә инвестицион портфель 100 миллиард сумнан артты. Быел 16 инвестиция проектын тәмамлау һәм тагын 17сен башлау бурычы тора.

Күргәзмә кунагы – “Росагролизинг” акционерлар җәмгыятенең генеральный директоры Павел Косов та чыгышында оешманың Башкортстан белән 2002 елдан алып уңышлы хезмәттәшлеге турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, республикада авыл хуҗалыгы техникалары сатып алуда төбәк субсидияләрен уңышлы куллану машина-техника паркын тамырдан яңарту мөмкинлеге биргән. Федераль чиновник Башкортстанның бизнес һәм власть арасындагы хезмәттәшлеген ил күләмендә үрнәк итеп куйды.

Быелгы форум яңалыкларына килгәндә, “Росагролизинг” җәмгыяте белән Башкортстан арасында төзелгән килешү мөһимлеге белән аерылып тора. Әлеге документка ярашлы, быел республикада машина-технологик компания оештырылачак. Ул аграрийларга югары җитештерүчәнле техника сатып алуны камилләштерергә ярдәм итәчәк.

Белешмә. 20 елдан артык уңышлы хезмәттәшлек нәтиҗәсендә, “Росагролизинг” җәмгыяте аша республика гомум бәясе 29 миллиард сумлык 5,5 мең берәмлек техника сатып алган. Узган ел йомгаклары буенча, әлеге компания аша техника сатып алуда республика федераль округта лидерлар исем­легенә керде.

Форум программасы кысаларында, традиция буенча, онлайн форматта бер үк вакытта өч яңа авыл хуҗалыгы производствосы эшенә старт бирелде. Стәрлетамак районының Калинин исемендәге комплексында һәм Дуван районының “Рассвет” предприятиесендә сөтчелек фермалары сафка басса, Мәләвез районының “Ашкадар” аграр предприятиесендә терлек сугымы комплексы эшли башлады. Әлеге өч инвестиция проекты да республика ярдәме белән тормышка ашырылды.

Әлбәттә, аграр форумның үзәгендә – яңа авыл хуҗалыгы техникалары. Әйтергә кирәк, камил техника үрнәкләрен тәкъдим итүче республика компанияләре быел да үз югарылыгында булды. Ә инде технологик казанышлары белән бөтен дөньяга билгеле куәтле компанияләр, заводлар тәкъдим иткән техника үрнәкләре экспозициянең халыкара статусын раслады.

Агросәнәгать форумының быел төп темасы “АПКга инвестицияләр: үткәне, киләчәге, бүгенгесе” дип аталды. Пленар утырышта әлеге тема буенча федераль дәрәҗәдәге белгечләр, галимнәр, чит ил экспертлары фикер алышты. Әйткәндәй, анда Беларусь, Һиндстан, Үзбәкстан һәм Кыргызстан вәкилләре катнашты һәм чыгыш ясады. Әлеге чараның модераторы, Русия Сөт җитештерүчеләр берлеге директоры Артем Белов соңгы биш елда илнең аграр тармагына инвестицияләр күләменең 5 триллион сумнан артуын билгеләде һәм авыл хуҗалыгы җитештерүнең тотрыклы үсеше беренче чиратта инвестицияләрнең уңышлы тормышка ашырылуына бәйле булуын ассызыклады.

Пленар өлештә, шулай ук, илнең сыер малы, кош-корт ите җитештерүчеләр берлекләре җитәкчеләре, аграр экспертлар тармакка инвестиция салу мөмкинлекләре, уңай тәҗрибәләр турында сөйләде.

– Әгәр без бүген инвестиция эшчәнлеген дәвам итмибез икән, иртәгә сәүдә, азык-төлек базарына тәкъдим итәрдәй нәрсә калмаячак. Без даими эзләнәбез, авыл хуҗалыгы җитештерүе буенча илнең беренче “унлыгы”нда булган республика җирендә җитештерүне нәтиҗәлерәк оештыру турында уйланабыз. Шул ук вакытта без үзебезнең авыл хуҗалыгындагы иң яхшы традицияләрне саклап калабыз, – дип белдерде республиканың аграр ведомствосы башлыгы.

Дүрт көн дәвам иткән Халыкара күргәзмә һәм форум кысаларында “түгәрәк өстәл”ләр, тематик дискуссия утырышлары һәм төрле конкурслар булды. Әлбәттә, зур форумның асылы яңа техника һәм технологик үрнәкләр белән танышуда. Уфадагы очрашулар республика өчен генә түгел, анда катнашучы башка төбәк вәкилләре өчен дә табышлы, файдалы булгандыр, чөнки тармактагы казанышлар ил икътисады белән генә чикләнми.

“Кызыл таң” эксперты фикере

Рәсүл Госманов,
Башкорт дәүләт аграр университеты профессоры, икътисад фәннәре докторы:

– Бүген аграр тармак дөнья күләмендә зур үзгәрешләр кичерә. Планетада азык-төлеккә ихтыяҗ арта. Бер яклап, илләр арасында аграр җитештерүне арттыру көндәшлеге сакланса, икенчедән, бөтендөнья сәүдә базарында сыйфатлы товар тәкъдим итү өчен чын мәгънәсендә көрәш бара. Русиядә шундый шартларда аграр сәясәткә өстенлек бирелүе дә безнең шул көрәшкә әзерләнүебезне күрсәтә. Ә ул – яңа технология, стандартлар һәм идарә итүдә заманча алымнар дигән сүз. Мин башкалабызда узган Халыкара форум илдә, республикада аграр сәясәтне дөрес алып баруны дәлилләвенә һәм тармак үсешенә яңа этәргеч бирәчәгенә ышанам.

Шуны ассызыкларга телим: аграр җитештерүгә, алар нинди милек формасында булуына карамастан, Хөкүмәт, банклар ярдәм итә. Башкортстан мисалында да аграрийларга техника, чәчү орлыгы, техника ягулыгы, ашлама сатып алуда Хөкүмәт ярдәменең тоемлы булуы күренә. Дөрес, дөньядагы хәл-вакыйгаларга бәйле, бу елның җитештерүчеләр өчен катлаулырак булуы көтелә. Кредитлар кыйммәт, кайбер юнәлештә субсидия күләме кимеде, ташламалы кредитларга ихтыяҗ зур. Әмма авыл хуҗалыгы предприятиеләре шундый шартларда да бөлгенлеккә юл куймаска тырыша. Әйткәндәй, бу турыда Башкортстан Башлыгының бәясе дә яхшы булды.

Быелгы форумда республиканың “Росагролизинг” җәмгыяте белән хезмәттәшлекне яңа биеклеккә күтәрү буенча килешү төзүе игътибарга лаек. Ә инде машина-технологик компаниясе булдыру турындагы карар, гомумән, аграрийлар өчен куанычлы хәбәр. Аграр тармак министры Илшат Фазрахмановның республикада техника паркын яңарту буенча тәгаен чаралар билгеләнүен хәбәр итүе дә якын елларда техник мөмкинлекләр куәтенең артачагын дәлилли.

Янә шунысы мөһим: форумның төп темасы тармакка инвестицияләр белән бәйле. Санкция шартларында аларны чит дәүләтләрдән көтәргә ярамый, үзебезнең илдән эзләргә, җәлеп итәргә кирәк. Инвестиция акча белән генә чикләнми, ул техника, технологияләр дә. Ә төп инвестор ул – дәүләт. Бүген аграр сәясәтне тормышка ашыруда төп терәк – дәүләт һәм кадрлар. Минемчә, безнең бу яклап та тыл ышанычлы.

Фикер-тәкъдимнәргә килгәндә, Башкортстанда эре инвесторларга күбрәк игътибар итәргә кирәк. Аграр тармакка бәйләнеше булмаган куәтле компанияләр, табигый байлыклар белән эш итүче предприятиеләр аз түгел. Бигрәк тә Урал аръягында.

Кызганычка каршы, бүген авыл хуҗалыгы товарының бәясе түбән, табышы башка тармаклардан азрак. Ләкин бу хәл озакка бармаячак. Дөнья базарында азык-төлеккә ихтыяҗ арту, киресенчә, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә яңа сулыш бирер, дип ышанасы килә. Һәм без шул таләпләргә әзер булырга тиеш.

Эре компанияләрнең дә тармакка йөз белән борылуы, җитештерүдә диверсификациягә мөнәсәбәтен үзгәртүе мөһим. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән оештырылучы инвестиция сабантуйларында аграр тармакка инвестиция кертергә әзер булучы компанияләрнең барлыкка килүе дә куанычлы.

Читайте нас