Фермерлык – зур көч, тырышлык таләп итүче авыр һәм җаваплы эшләрнең берсе. Шул ук вакытта аны ялгызың гына башкарып чыгып булмый, эшләрен уңышлы алып баручы фермерлар бу йөкне, башлыча, гаиләсе белән бергә тарта. “Урман” крестьян-фермер хуҗалыгы да – шуның уңышлы мисалы. Гайса Сәгыйдуллин һәр эшне балалары белән киңәшләшеп, аларның ярдәме белән алып бара. Төпчек улы Эмиль дә – хуҗалык эшләрендә фермерның ышанычлы терәге.
Эмиль әтисенең тырышып эшләвен кечкенәдән күреп, үзе дә аның янында бөтерелеп үсә. Мәктәптә укыган чорда да буш вакытын хуҗалыктагы эшләрне башкаруга, әтисенә ярдәм итүгә багышлый. “Әтисеннән күргән – ук юнган” дигәндәй, техника белән мавыгуы аннан күчкән һәм кечкенә вакытта бөреләнгән бу шөгыле аңа бүгенге тормышта зур файда китерә. Хәзер инде 22 яшьлек егет теләсә-нинди техниканы иярләү генә түгел, аны төзәтеп сафка бастыра ала.
Урындагы мәктәпнең 10нчы сыйныфыннан соң электрчы белгечлеген үзләштерә. 18 яше тулу белән армия сафларына алына. Хәрби хезмәте Карелиядә Петропавловск шәһәрендәге артиллерия гаскәрләре частенда үтә. Аннан кайту белән үзен башка өлкәләрдә дә сынап карый, ләкин гаилә эше аны үзенә тартып ала. Бүген Эмиль – әтисенең ышанычлы терәге, эшендә төп ярдәмчесе.
Тракторчы булып эшләүче егет иртән -иртүк фермага ашыга. Ә 300 башка якын мал асралган хуҗалыкта эш җитәрлек: иртән кояш чыкканчы башланып китә һәм караңгы төнгә кадәр дәвам итә, ял көннәре дигән нәрсә бөтенләй юк диярлек. Эмиль сыер савучылар эшкә тотынганчы малларга силос таратып чыга һәм көнозын гадәти эшләр белән мәшгуль, тиз генә барда, патока алып кайта. Кыскасы – нинди эш бар, барысын да башкара.
Тиздән авыл хуҗалыгы өчен иң җаваплы чор башлана, чәчүгә техниканы алдан әзерләп кую мөһим. Гайса Сәгыйдуллин билгеләвенчә, “Урман” крестьян-фермер хуҗалыгында моның өчен артык борчыласы юк, чөнки техниканың барысы да диярлек яңа, май һәм фильтрларны гына алмаштыру таләп ителәчәк. Ә бу эшкә әллә ни чыгымнар да, артык вакыт та таләп ителми. Техника белән бер телдә сөйләшүче Эмиль өчен ул энә саплау кебек кенә.
Шулай да авыл хуҗалыгында эшне берничек тә җиңел дип булмый. Ул – һәрвакыт тырышлык, түземлек һәм зур көч таләп итүче хезмәт. Эмиль дә ачы тирнең җимеше татлы булуын яхшы аңлый, шуңа да эштән һич куркып тормый.
Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.