+3 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
14 апрель , 05:09

Илеш игенчесе сынатмас!

Район хуҗалыклары язгы кыр эшләрен башлады

Илеш игенчесе сынатмас!Илеш игенчесе сынатмас!
Илеш игенчесе сынатмас!

Бу көннәрдә М. Гәрәев исемендәге кооперативта һәм “Урожай” токымчылык заводы” җәмгыятендә күпьеллык үләннәрне тукландыруга һәм тырматуга керештеләр. Басуларда техника гөрли, механизаторлар иртә таңнан алып караңгы төнгә кадәр эшли.

“Печәнлек мәйданнарына ашлама кертүне башлап җибәрдек. Техника заманча, уңайлы. Көненә 300-400 гектарны эшкәртәбез. Бу эшләр тәмамлангач, тырмалауга чыгачакбыз, аннары арыш чәчүгә төшәчәкбез, – ди “Урожай” җәмгыяте механизаторы Айдар Бикчурин.
Белгечләр фикеренчә, быелгы чәчү кампаниясе үзенчәлекле булачак. Язгы дымны саклап калу – төп бурыч. Шуңа күрә чәчү эшләрен мөмкин кадәр кыска вакыт эчендә үткәрү максаты куелган.
Районның авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Сергей Пискарев билгеләп үтүенчә, быел чәчү структурасына да үзгәрешләр кертелә. Бодай һәм арпа мәйданнары бераз кими. Аның каравы, көнбагыш, соя һәм рапс кебек ихтыяҗ зур булган культуралар мәйданнары киңәйтелә. Орлыклар җитәрлек күләмдә тупланган.
Язгы кыр эшләренә Илеш районы ныклы әзерлек белән керде. Агросәнәгать комплексында барлыгы 434 трактор исәпләнә, шуларның 363е язгы эшләрдә катнашачак.
Хуҗалыклар карамагында – 263 чәчү агрегаты, 230 культиватор һәм башка техника. Әлеге мөмкинлекләр кыр эшләрен, читтән ярдәм җәлеп итмичә, оптималь срокларда башкарып чыгарга мөмкинлек бирә.
Язгы чәчү эшләренә 2150 тонна дизель ягулыгы кирәк булса, бүгенге көндә ул 1845 тонна тупланган, запас тулыландырыла. Барлык механизаторлар да укыту узган һәм эшкә тулысынча әзер.
Быел Башкортстан басуларына узган елдагыдан 200 берәмлеккә күбрәк яңа техника чыгачак. Гомумән алганда, 16 меңнән артык чәчү һәм туфрак эшкәртү агрегаты җәлеп ителәчәк.
Терлекчелек тармагында да күрсәткечләр сөендерә. Районда сөт җитештерү 151 мең центнердан артып, узган ел күрсәткеченә карата 108 процент тәшкил иткән.


Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас