

- Русия Федерациясендә язгы чәчү кампаниясе көчәя бара. Агымдагы елда чәчү мәйданы план буенча 83 миллион гектар тәшкил итәргә тиеш, шул исәптән узган елда көзге культуралар 20 миллион гектарда чәчелгән. Күптән түгел узган мониторинг нәтиҗәләре чәчүлекләрнең 97 процентының нормаль кышлавын раслады. Бу биш ел эчендә уртача күрсәткечләрдән артып китә, - диде Дмитрий Патрушев.
Вице-премьер ассызыклаганча, төбәкләргә чәчүлек мәйданнарының расланган структурасын үтәүне тәэмин итү мөһим. Моңа эчке азык-төлек базарында ихтыяҗ һәм тәкъдим балансы бәйле.
Радий Хәбиров үз чыгышында ассызыклаганча, Башкортстанда язгы кыр эшләренә керештеләр.
- Хуҗалыклар дым каплату, шулай ук уҗым культураларын һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру, тырмалау буенча эш алып бара. Уңай һава шартларында чәчүгә апрельнең 20ләрендә керешергә планлаштырабыз, - дип билгеләп үтте төбәк җитәкчесе.
Башкортстан Башлыгы ил Хөкүмәтенә республика аграрийларына финанс ярдәме өчен рәхмәт белдерде.
Фото: glavarb.ru