+3 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
22 апрель , 06:30

Техника — әзерлек сызыгында

“Урожай” җәмгыятенең Кырмыскалы районындагы 6нчы бүлекчәсендә ремонт эшләре быел да вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарылды.

Техника — әзерлек сызыгындаТехника — әзерлек сызыгында
Техника — әзерлек сызыгында
Кырмыскалы районында эшчәнлек алып баручы иң эре авыл хуҗалыгы предприятие­ләре­нең берсе – “Урожай” җәм­гыятенең алтынчы бүлек­чәсендә техниканы әзерләүгә җитди игътибар бирелә. Җавап­лы чорга югары әзер­лек белән керү өчен алар ремонтны узган ел ахырында ук башлаган. Бар­лык техниканы төзәтеп, юга­ры әзерлектә тоту чәчү кампаниясен уңышлы үткәрү өчен төп шарт булуын барысы да яхшы аңлый.

– Ремонт эшләре тәмамлануга таба бара. Бүгенге көндә техниканың әзерлеге һәм чәчүлекләрнең торышы аерым контрольдә тотыла. Язгы чәчүгә әзербез. Яңа уңышны кайгыртып, орлык, минераль ашламалар, ягулык-майлау материаллары туплап куелды да инде. Хуҗалыкта шулай ук урып-җыю эшләренә дә әзерлек бара. Бу җаваплы чорны уңышлы үткәрү бурычларының берсе – комбайннарны сыйфатлы ремонтлап, әзерлек сызыгына кую.
Егетләрнең барысы да тырышып эшли. Ремонт эшләренә 30 кеше җәлеп ителде. Һәр төр техниканы ремонтлауны язлы-көзле шул агрегат белән эшләячәк механизаторлар үзләре башкара. Остаханәдә барлык шартлар тудырылган. Әйткәндәй, якты, җылы, иркен ремонт остаханәсе былтыр булдырылды. Яңа бинада техниканы салкын кышта ремонтлау күпкә җиңеләйде. Гомумән алганда, тракторларны вакытында чәчүгә чыгарачакбыз, – ди бүлекчә җитәкчесе Радмир Миһранов.
– Запас частьләрне вакытында кайтарып тордык. Басуга чыгарга тиешле тырма-чәчкечләрне төзәтү дә тәмамлана. Язгы басу эшләре өзеклекләрсез, имин үтәр, дип ышанам, – дип сүзгә кушылды хуҗалык инженеры Радмир Хөсәенов.
Бүген монда ремонт эшләре ахырына якынлаша. Предприятие куәтле техник базага ия – барлыгы 70 берәмлек техника бар. Хуҗалыкта техника паркын яңарту белән дә даими шөгыльләнәләр.
Оста куллы ир-егетләр үз вазыйфаларын төгәл һәм сыйфатлы үти. Механизаторлар Илнур Дәүләтбаев, Альберт Иштуганов, Айнур Мәхмүтов, Таһир Вахитов, Венер Ярмөхәммәтов һәм башкалар җиң сызганып үз техникасын ремонтлап бетерү өчен зур тырышлык сала. Тиздән авыл хуҗалыгы эшчәннәре көнне төнгә ялгап “корыч ат”ларда басуларны иңләячәк. Ә Илдус Зарипов “КамАЗ” машинасында чәчү һәм урып-җыю кампаниясе вакытында ягулык ташып, техниканың өзлексез эшләвен тәэмин итәчәк.
Хуҗалык уңганнары алдында 20 мең 430 гектар мәйданда чәчү эшләрен башкару бурычы тора. Монда ел саен бодай, арпа, рапс, көнбагыш, соя культуралары чәчелә.
– Мин бу хуҗалыкта бишенче ел эшлим. Моңа кадәр озак еллар Прибельский авылының сөт комбинатында хезмәт салдым. Гомум хезмәт стажым – 46 ел. Гомумән, 80нче елдан руль артындамын, үземне башка һөнәр иясе итеп күз алдына да китермим. Ремонт эшләре уңайлы, җылы бинада үтә. Техниканы вакытында карап, төзәтеп торабыз. Әлеге вакытта эшебез иртәнге сигездә башланып, кичке алтыда тәмамлана. Җәй көннәрендә вакыт белән исәпләшеп торырга туры килми, – дип елмая “КамАЗ” водителе Венер Ярмөхәммәтов.
Әйе, хуҗалыкта җаваплы чорга ныклап әзерләнәләр: техника әзерлек сызыгында, сыйфатлы орлык тупланган. Механизаторларның кәефе яхшы, эшләр көйле бара, димәк, нәтиҗәсе дә югары булыр, дип ышанабыз.

Фирүзә РӘХМӘТУЛЛИНА.
Кырмыскалы районы.


Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас