+3 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
28 апрель , 04:40

20 мең гектарда эш көтә!

“Урожай” җәмгыятендә җаваплы кампанияне быел да оешкан төстә һәм иң җитди әзерлек белән башладылар.

20 мең гектарда эш көтә!20 мең гектарда эш көтә!
20 мең гектарда эш көтә!
Кырмыскалы районы игенчеләре чәчү алдыннан туфракны әзерләп, дым каплату һәм күпьеллык үләннәрне тырмалау эшләрен башкарды. Без килгәндә “Урожай” җәмгыятенең алтынчы бүлеге хезмәткәрләре Илтуган авылы янындагы басуларны эшкәртә иде. Авыл хуҗалыгы эшчәннәре басу эшләрен кыска вакыт эчендә тәмамларга җыена.

– 15 апрельдә тракторларны басуга чыгардык. Чәчүгә кадәр уҗым культураларын аммиак селитрасы һәм карбамид-аммиак катнашмасы ярдәмендә тукландыру – игеннең уңдырышлылыгына һәм сыйфатына җитди йогынты ясаучы агротехнологиянең мөһим этабы. Моңардан тыш, дым каплату да уңышлы алып барыла, бу эшләрнең зур өлеше башкарылды да инде. Уҗым бодаен тукландыру тәмамланып килә. Җәмгыять уңганнары күпьеллык үләннәрне тырмалауны да тәмамлады. Бүген-иртәгә эшләрне тәмамлап, һава торышы яхшы булса, чәчүгә төшәчәкбез, – диде хуҗалыкта без булган көнне “Урожай” җәмгыятенең алтынчы бригадасы җитәкчесе Радмир Миһранов.
Радмир Ришат улы әйтүенчә, язгы чәчү эшләре 20 мең 430 гектарда башкарылачак, шул исәптән 3132 гектарда – көнбагыш, 2500 гектарда – арпа, 5800 гектарда – бодай, 2800 гектарда – рапс, 600 гектарда силос өчен кукуруз һәм башка культуралар чәчеләчәк.
– Уҗым культураларының уңышы язгы тукландыруга да нык бәйле. Бу эшкә механизаторлар җиң сызганып тотынды, һәрберсе үзенә йөкләтелгән бурычны намуслы башкара. Шуңа күрә аларның тырышлыгы белән дым каплату тәмамланып килә, алдан минераль ашлама сиптерелеп, эш җиренә җиткерелеп башкарылды. Шөкер, әлегә бернинди тоткарлыклар юк, иң мөһиме – барлык тракторлар да сафта. Табигать тә матур көннәре белән сөендерә, – дип сүзгә кушылды бригадир Мидхәт Насыйров.
Тырыш механизаторлар 12шәр сәгать ике сменада басуларда тир түгә. Моңа кадәр ике трактор гына эшләсә, быел басуларны дүрт трактор иңли. Тәҗрибәле игенчеләр Булат Хөснетдинов белән Илнур Исәнгулов – “Бюлер” тракторында, Айнур Мәхмүтов белән Марат Галиуллин “К-700” тракторында басуда дым каплата. Эшләреннән һәм хезмәт хакыннан барысы да канәгать.
Әйткәндәй, җәмгыять машина-трактор паркын ел саен яңартып тора. Быел “Бюлер” тракторларына ике тырма сатып алынган. Заманча техника белән тәэмин ителү дә файдага, чөнки куәтле, заманча техника белән эш тиз бара.
Язгы чәчү кампаниясенә хуҗалык җентекле әзерләнгән: ягулык-майлау материаллары тупланган, җитәрлек күләмдә орлык алынган, техника әзер. Иң тәүгеләрдән булып җиргә арпа һәм көнбагыш орлыклары салыначак.
Көнне төнгә ялгап эшләүче хезмәткәрләргә уңыш юлдаш булсын, чәчкән орлыклары дәррәү шытып чыксын, вакытында яңгыры явып, җиле дә вакытында исеп торсын, дип кенә телисе килә.

Фирүзә РӘХМӘТУЛЛИНА.
Кырмыскалы районы
20 мең гектарда эш көтә!
20 мең гектарда эш көтә!
Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас