+17 °С
Дождь
VKOKTelegramMax

Дәүләт ярдәме – уңыш нигезе

Республикада тулай аграр җитештерүдә югары күрсәткечләргә ирешүче крестьян-фермер хуҗалыкларын үстерүгә зур игътибар бирелә

Дәүләт ярдәме – уңыш нигезеДәүләт ярдәме – уңыш нигезе
Дәүләт ярдәме – уңыш нигезе

Русиядә әлеге вакытта 200 мең чамасы крестьян-фермер хуҗалыгы теркәлгән. Быелдан аларның эшчәнлегенә дәүләт ярдәме тоемлырак һәм нәтиҗәлерәк булмакчы. Русиянең Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, 2026 елдан башлап төрле программалар буенча моңа кадәр фермерларга һәм авыл хуҗалыгы кооперативларына күрсәтелгән дәүләт ярдәменең барысы да “Кече аграр бизнесны үстерү” дигән яңа федераль проектка берләштерелә.

Республикада да әлеге категориядәге хуҗалыкларны үстерүгә дәүләт тарафыннан зур игътибар бирелә. Әйткәндәй, Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълү­матларына караганда, грант программалары тормышка ашырыла башланган 2012 елдан республикада крестьян-фермер хуҗалыклары саны, 1,7 тапкыр артып, узган елда 8365 берәмлеккә җиткән.

Республика фермерлары эшчәнле­генә бәя биреп, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров әлеге категориядәге хуҗалык­лар­ның ашлык һәм көнбагыш җитеш­терүдәге өлеше – 30, шикәр чөгендере буенча 20 проценттан арта, дип белдерде. Сөт терлекчелегендә гомум күләмдә 11 процент – аларныкы. Гомумән, узган ел әлеге категориядәге хуҗалыклар тарафыннан 36 миллиард сумнан артыграк күләмдә продукция җитештерелде. Бу – тулай аграр җитештерүнең 12 проценты.
1 Май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме. Күпләр өчен бу көн ял, бәйрәм, күтәренке кәеф дигән сүз. Әмма авыл кешесе өчен яз – елның иң җаваплы чоры. Бәйрәм алдыннан Илеш районының Теләпән авылында булып кайттык. Биредә бәйрәм рухы сәхнәдә түгел, кырларда, техника янында, хезмәттә чагыла.

Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Альберт Рамазанов җитәкләгән хуҗалыкта безне эш кайнаган мохит каршы алды.

Белешмә. Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов билгеләвенчә, соңгы елларда республикада фермерларга ярдәм итүне сис­темалы оештыру кече аграр бизнеска ышанычлы рәвештә үсәргә булышлык итә. Аның сүзләренә караганда, бары тик узган елда гына хуҗалык итүнең кече формаларына дәүләт программалары кысаларында күрсәтелгән ярдәм 416 миллион сум тәшкил иткән, шуның 87 проценты – федераль казнадан. Дәүләт ярдәмен кече һәм урта малтабарлыкка караган 96 субъект алган. Алар тарафыннан 39 яңа эш урыны булдырылган, 80нән күбрәк кеше кооперациягә җәлеп ителгән.

– Республикада фермерларның тоемлы дәүләт ярдәме алуы, грантларда уңышлы катнашуы – барысы да фермер хуҗалыкларының нигезе көчле булуын күрсәтә. Авыл хуҗалыгы тармагын индустрияләштерү темпы үскәндә дә фермерлар үз позицияләрен төшерми. Республикада туклану продуктлары җитештерүдә аларның роле зур һәм киләчәктә ул тагын да артачак, дип ышанам, – ди Илшат Фазрахманов.
Бүген Альберт Флүт улы бөтен тырышлыгын туган авылын үстерүгә юнәлтә. Аның өчен хуҗалык – бизнес кына түгел, ә Теләпәннең киләчәге. Фермерлык юлы 2004 елда башлана.

– Әти пенсиягә чыккач, минем дә туган якка кайтасым килде. Дүртөйле элеваторында эшли идем. 10 гектар җир сатып алып, эш башладык, – дип искә ала ул

Мәйданнар акрынлап киңәя: 25, 70 гектар… Бүген инде хуҗалык 2200 гектарны били, шуларның 1800е – сөренте җирләр. Моннан тыш, 910 гектар пай җирләре дә эшкәртелә.

Хуҗалыкта барлыгы 24 кеше хезмәт куя, аларның һәркайсы эштә. 1 майда чәчүгә төшәргә ниятлиләр. Быел 1000 гектарда – көнбагыш, 470 гектарда – арпа, 350 гектарда – бодай, 190 гектарда кукуруз чәчәчәкләр. Көнбагыш мәйданнарының артуы базар таләбе белән бәйле: бодайның килограммы 8 сум булса, көнбагышныкы 30 сумга җитә.

Ике – “Беларус”, дүрт – “МТЗ-82”, ике “К-700” тракторлары чәчүгә чыгачак. Яңа ел алдыннан хуҗалыкта ике “Акрос” комбайны сатып алганнар. Узган ел чәчү комплексы кайткан – ул орлык белән бергә җиргә ашлама кертә, дым саклый.

Басуларны тырмалау 18 метрлы “Кама” тагылма агрегаты ярдәмендә башкарыла. Аның белән Илгиз Габидуллин идарә итә.

– Ул – иң оста механизатор­лары­бызның берсе, техниканы да үзе сүтеп җыя, – ди Альберт абый.

Әлегә 250 гектарлап җир эшкәртәсе калган. Аннан соң чәчү башланачак. Башта басуларны “К-700” тракторлары белән культивацияли, аннары чәчкечләр эшкә керешәчәк. Көнбагышны өч трактор чәчәчәк, һәркайсы көненә 30-40 гектар мәйданны эшкәртә ала.

– Бер культураны ел саен бер үк урынга чәчәргә ярамый, – ди ул. – Чәчү әйләнеше сакланырга тиеш.

Хуҗалыкта 480 баш мөгезле эре терлек асрала, шуларның 180е – савым сыерлары. 2017 елда Свердловск өлкәсеннән 270 баш мал кайтарылган. Бүген алар саны шактый арткан.

Көтүлекләр киң, электр-көтүчеләре куел­ган, яңа абзарлар, утарлар төзелә. Он тарттыру өчен тегермән эшли.

Фермер авыл тормышында да актив катнаша. Аның ярдәме белән зират төзекләндерелгән, һәйкәлләр куелган. 2023 елда әнисенең исемен йөртүче “Мәсхүдә” мәчете ачылган. Күптән түгел мәчет янында 17 төп алмагач, 8 төп чыршы утыртканнар. Җиңүнең 70 һәм 75 еллыгына мемориаль комплекс төзелгән, 80 еллыгына махсус хәрби операциядә катнашучыларга багышланган һәйкәл куелган.

– Авылыбыздан 13 ир-егет СВОга китте. Ике егетебез илебез хакына гомерләрен бирде, ике егетебез хәбәрсез югалганнар исәбендә. Аларны онытырга ярамый, – ди фермер.
Теләпәндә 1 Май – чын мәгънәсендә хезмәт тантанасы көне.

Хезмәт кешесе өчен иң зур бәйрәм – башкарылган эш, алынган уңыш. Теләпән игенчеләре моны яхшы аңлый. Теләпәндә бәйрәм алдыннан да, бәйрәм көнендә дә хезмәт дәвам итә.

Белешмә. Республика фермерлары ташламалы кредит алу тәртибен уңышлы куллана. Быел алар өчен еллык процент ставкасы 6,65 процент тәшкил итә. 2020-26 елларда хуҗалык итүнең кече формалары тарафыннан 26 миллиард сум күләмендә кыска вакытка исәпләнгән һәм 12,7 миллиард сум инвестиция кредиты алынган. 2026 елга республикада аграр бизнесны үстерүгә 468,8 миллион сум акча бүлү каралган. Бу – 2025 елгы дәрәҗәгә караганда, 113 процент тәшкил итә.

Дәүләт ярдәме – уңыш нигезе
Дәүләт ярдәме – уңыш нигезе
Дәүләт ярдәме – уңыш нигезе
Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас