+17 °С
Дождь
VKOKTelegramMax

“Иң күңелле бәйрәм – басуда!”

Республика игенчеләре чәчү кампаниясен башлап җибәрде. Дүртөйле районының “Ленин” токымчылык заводы-җәмгыяте уңганнары елдагыча иң беренчеләрдән булып басуга чыкты.

“Иң күңелле бәйрәм – басуда!”“Иң күңелле бәйрәм – басуда!”
“Иң күңелле бәйрәм – басуда!”
– Былтыр чәчүгә 18 апрельдә төшкән идек, быел әлеге кампанияне бераз соңрак – 27 апрельдә башладык. Бу, әлбәттә, табигать шартларына бәйле, соңгы көннәрдәге яңгырлар язгы кыр эшләрен башлауны тоткарлады. Көздән җирнең чамадан тыш күп дым алып калуы да хәлне катлауландырды. Ләкин, ничек кенә булмасын, орлыкларны туфракка иңдерүне озакка сузарга ярамый, җәй безгә нинди көннәр әзерләгәнен белмибез бит. Халык: “Язның бер көне елны туйдыра”, дип юкка гына әйтмәгән, – ди хуҗалыкның баш агрономы Ришат Гәрәев. – Чәчүне, әлбәттә, борынгыдан килгән йоланы үтәп – Коръәннән сүрәләр укып, пешкән тавык йомыркаларын буразнага тәгәрәтеп, иң изге теләкләребезне әйтеп башлап җибәрдек.
Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Ришат Гәрәев – дүрт дистә елга якын гомерен аграр тармакта намуслы хезмәткә багышлаган шәхес, командасында да берсеннән-берсе уңганрак игенчеләр эшли. Ул хуҗалыктагы эшләр торышы һәм басу батырлары белән таныштырды. Бүген “Ленин” җәмгыятендә бер үк вакытта арпа, берьеллык үләннәр һәм көнбагыш чәчелә.
Баш агроном әйтүенчә, ленинлылар чәчү кампаниясенә җентекле әзерләнгән: моның өчен 90 миллион сум акча тотынылган. Кирәкле күләмдә ашлама кайтарылган. Ә ягулык-майлау материаллары чәчүгә генә түгел, мал азыгы хәзерләү чорына да җитәрлек итеп алып куелган.
– 1800 гектардан артык мәйданны уҗым бодае били, ул яхшы кышлады, аны тукландыруны тәмамладык инде. 4200 гектарда дым каплату эшләрен башкардык. 700 гектарда үстерелүче күпьеллык үләннәрне тырмалауга 8 апрельдә чыккан идек, бу эшне дә уңышлы төгәлләдек. 1198 гектарда – мал азыгы культураларын, 1600 гектарда – бөртеклеләр, 2501 гектарда техник культуралар игәчәкбез. Яңалыкларга килгәндә, быел 550 гектардан артык мәйданда рапс үстерәчәкбез. Кукуруз җитештерүгә зур игътибар бирәбез. Ул – терлекләргә бик яхшы азык. Силоска – 301 гектар, корнажга – 180, орлыкка 320 гектарда үстереләчәк ул быел.
Юкәлекүл авылы янында былтыр төзелгән яңа объект – сыек ашлама әзерләү үзәге нәкъ менә баш агроном башлангычы һәм тырышлыгы белән сафка кертелгән. Әлегә кадәр карбамид белән аммиак селитрасын аерым сипсәләр, хәзер аларны шушы цехта кушып, басуларга сыек хәлдә кертәләр. Мондый ашламаны үсемлекләр яхшырак үзләштерә, ди белгеч.
Чәчү батырларына килгәндә, бөртекле культураларны туфракка иңдерү эше булдыклы механизаторлар Венер Әхияретдинов һәм Рәсим Зариповка ышанып тапшырылган. Алар икесе дә хуҗалыкта озак еллар хезмәт сала, ел саен иң югары күрсәткечләргә ирешеп эшли. Рәсим Зарипов туган як басуларында иксез-чиксез илебезне икмәк белән тәэмин итү өчен бар көчен салса, улы Илмир инде дүртенче ел махсус хәрби операциядә Ватаныбыз азатлыгын кулына корал алып яклый. Әле күптән түгел генә ул кыска вакытлы ялында туган йортына кайтып киткән. Әти-әнисе, туганнары, авылдашлары, яугир озакламый Җиңү белән исән-сау кайтсын дип теләп тора.
Көнбагыш чәчүдә Илфир Хәмидуллин һәм Марат Бикбаев, елдагыча, чәмләнеп, хезмәт дәрте белән эшли.
Баш агроном әйтүенчә, предприятиедә басу батырларын матди яктан кызыксындыру чаралары эшләнгән, кырга кайнар ризык китерү оештырылган. Җентекләп уйланылган эш планы буенча “Ленин” уңганнары иртә бөртекле культураларны чәчүне ун көндә тәмамларга ниятли.
Шул ук вакытта. Дүртөйле районы игенчеләре быел 60 мең гектарда иген үстерәчәк. Шуның 42 мең гектары язгы чәчүгә туры килсә, 9 мең гектардан артыгын уҗым культуралары биләячәк. Соңгы елларда авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә көнбагыш, рапс кебек майлы культуралар өчен мәйданнарны арттырдылар.

Миләүшә Латыйпова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

Рәсемдә: Рәсим Зарипов.
 
Фото: "Ленин" хуҗалыгыннан.
Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас