Бүгенге вәзгыятьне яхшы белмәгән кеше генә авылда кинәнеп яшәргә, анда экологик яктан чиста яшелчә, җиләк-җимешне үзең үстереп, ит, сөт җитештереп муллыкта көн итәргә мөмкин дип уйларга мөмкин. Өстәвенә, янәшәдә генә урман, күл-елгалар, җиләк-җимеш, гөмбә! Кыскасы, һәрвакыт тук булачаксың. Тик нигә соң хәзерге авыл халкы, үз хуҗалыклары белән мәшәкатьләнүдән бигрәк, шәһәр кешеләре кебек үк, сөт һәм ит алырга кибеткә баруны өстен күрә?
Барысы да беренче карашка тоелганча ансат кына түгел шул. Бүген шәхси хуҗалыгыңнан яхшы һәм тотрыклы керем алу өчен зур фермер хуҗалыгы тотарга тиешсең, ягъни ит сөт һәм яшелчәләр җитештерү сәнәгать масштабларында гына икътисади яктан нәтиҗәле була, моның өчен терлекне йөзләгән баш асрау, меңнәрчә гектар җир эшкәртү, бөтен төр техникаң булу зарур. Ә унбиш-егерме сутый җире һәм бер яки ике сыер асраучы гаилә бу модельгә продукциясенең үзкыйммәте буенча да, сату мөмкинлеге буенча да туры килми.
Статистика мәгъмүматларына күз салсак, 2025 елда бер сыерны асрау елына уртача 70-120 мең сумга төшкән, монда азык җитештерү яки сатып алу (печән, ашлык, катнашазык, тоз, минераллар) гына кергән әле, ветеринария, электр, абзар-каралты ремонты һәм үз хезмәтең исәпкә алынмаган да. Шул ук вакытта кибеттә сөтнең литрын хәзер 80 сумнан кимрәккә табып булмый, ә эшкәртүчеләрнең сатып алу бәясе күпкә ким. Үзеңнән артып калган продукцияне каядыр алып барып сату өчен машинаң булу кирәк. Ә бензин хакларын үзегез беләсез инде, көннән-көн күтәрелеп кенә тора. Шул ук вакытта терлек карауга салынган бөтен хезмәтне керем белән генә исәпләп тә булмый. Елның 365 көненең берсендә дә малларың янына чыкмый кала алмыйсың бит! Сыерыңны саварга, тиресне тазартып чыгарып өяргә, аннары черемә итеп бакчаңа таратырга, җәйге челләдә тирләп-пешеп печән әзерләргә мәҗбүрсең. Боларны санап чыгарга гына җиңел, ә эшли башласаң... Шәһәрдә тотрыклы гына предприятиедә хезмәт салучы кешенең дөнья көтәр өчен көче күпкә азрак китә, ә кереме бер дә кимрәк түгел.
Вахта белән читкә йөреп эшләү дә авылда тормыш моделен үзгәртте. Бүгенге көндә иң киң таралган схема болай: авылларда ир-егетләр вахта белән Себер тарафларына барып бер-ике ай эшли, ә хатын-кыз балалары белән өйдә кала. Шәхси хуҗалык минималь күләмдә тотыла (югарыда телгә алынганча, унбиш-егерме тавык асралып, бакчада яшелчә, җиләк-җимеш үстерелә).
Күп кенә продуктларны хәзер, җитештерүгә караганда, сатып алу
отышлырак та. Тавык ите һәм эре кошчылык фабрикаларыннан йомырка еш кына үзеңнең ихатаңда җитештерелгәннән арзанрак та чыга, ди халык.
Күп кенә авылларда даими яшәүчеләрнең уртача яше – 60тан өстә. Сәламәтлеге какшаган өлкән яшьтәге кешеләргә мал асрау бик авыр, әлбәттә. Ә яшьләр “24/7” режимында эшләп яшәргә теләми, шуңа күрә авылдан күчеп китүне өстен күрә.
Нәтиҗәдә, вак шәхси хуҗалык акча эшләү ысулы булудан туктады. Ул йә кыйммәтле хоббига, йә туклану сыйфатын бераз яхшырту һәм өстәлне төрлеләндерү ысулына әверелде, ләкин бу бүген һич кенә гаилә икътисадының нигезен билгеләүче түгел инде.
Туган авылыма бу кайтуымда ахирәтем белән очрашып, сөйләшеп утырдык.
– Бераз акча юнәтеп булмасмы дип, танабызны да калдырып, ике сыер асрый башлаган идем. Үзең беләсең бит инде, яңа мунча, абзар салырга ниятләдек. Тик башта – сөтне җыю бәясе төште, аннары бөтенләй җыючы килми башлады. Бер сыерны гына калдырырбыз инде, – дип зарланды.
Менә бит, эшлим дигән кешегә дә авылда мөмкинлекләр чикле, шуңа күрә авылларда терлекләрнең баш саны кимүенә аптырыйсы юк. Бу икътисади отышсыз эш. Эре агрохолдинглар һәм фермер хуҗалыклары, зур булмаган шәхси ярдәмче хуҗалыкларга караганда, продукцияне сату өчен күбрәк мөмкинлекләргә ия.
Авыл терлекчелегенең бетүе, абзарларның бушап калуы ахыр чиктә нәрсәгә китерәчәк соң? Беренче карашка бу авыл халкының үз проблемасы гына кебек. Шәһәр кешесе: “Ярар, кибеттән пакеттагы сөт сатып алырмын”, – дияр. Ләкин терлекләрдән бөтенләй баш тарту нәтиҗәләре бөтен ил өчен һәлакәтле булачак, ди белгечләр. Бу азык-төлеккә бәйлелеккә китерәчәк. Моңа кадәр шәхси ярдәмче хуҗалыклар кайбер төбәкләрдә барлык сөт һәм итнең 40-50 процентын җитештергән. Әлеге күләм азайганнан-азаеп, бөтенләй бетүгә табан бара. Бушаган урынны агрохолдинглар алачак. Әмма алар “тергезелгән” сөт җитештерәчәк (порошоктан). Тиздән ясалма ит тә үстерелә башлаячак. Альтернатива, яки табигый продукт юкка чыгачак. Базарлар бушаячак, ә кибетләрдәге бәяләр монополия аркасында искиткеч күтәреләчәк.
Мал-туарны бетерү экологик һәлакәт белән дә яный. Сыерлар бит сөт чыганагы гына түгел. Алар тирес тә бирә. Бу яхшы ашламадан башка кара туфракның уңдырышлы катламы 5-7 ел эчендә ярлылана. Җир тузанга әйләнә. Хәтта бәрәңгедән уңыш алу өчен грунт суларын агулаучы тонналаган минераль ашлама кирәк булачак. Эре фермалардан тирес сатып алу да очсыз булмас.
Тагын бер кызыклы факт: сыерлар һәм сарыклар торак пунктларны, урманнарны янгын хәвефеннән дә сакларга булыша икән! Маллар – иң яхшы табигый үлән кыркучылар. Авылда терлекләр көтүләре йөрми башлагач, тирә-яктагы кырлар һәм көтүлекләр чүп үләннәре, куаклыклар һәм коры-сары агачлар белән тулды. Терлек булмаган авылларда җәен янгыннар ешрак чыга, ди белгечләр.
Вәзгыятьне дәүләт сәясәте генә үзгәртә ала, ди кайбер галимнәр. Алар кооперация алымын тергезергә (СССРдагы кебек сөтне үзәкләштереп җыярга) һәм терлек башына субсидияләр бирергә кирәклеген билгели. Әлегә безнең авыллар Голландия һәм Америка алымы белән бара: вак шәхси хуҗалыклар бетә, зур роботлаштырылган фермалар исә үрчи. Ләкин иксез-чиксез Русиядә бу юл һәлакәткә китермәсме? Бүген бушап калган абзар – иртәгә бушап калган авыл дигән сүз бит ул. Ә бу очракта мәсьәлә сөт бәясенә генә килеп терәлми.
Миләүшә Латыйпова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.