

Республика басуларында кызу чор – чәчү кампаниясе бара. Бу – әлбәттә, аграрийлар календарендагы билгеле бер этап кына түгел, ә эшчәнлеге, хезмәте, тормыш һәм яшәү мәгънәсе җир белән бәйле барлык кешеләрне берләштерүче чын хезмәт бәйрәме. Булачак уңыш аларның фидакарьлегенә, хезмәт чәменә, эшләренең көйле баруына һәм үзара бердәм, теләктәш, ярдәмчел булуына да бәйле. Бу – түгелгән физик көч кенә түгел, ә күңел дә, җан да, мул уңышка зур өметләр дә салынган хезмәт.
Әлшәй районы игенчеләре басу эшләренә изге җомга көнне – 24 апрельдә тотынган. 7483 гектарда көздән үк уҗым культураларын чәчеп калдырганнар, ә быелгы язда 64629 гектарда сабанашлык культураларын уңдырышлы туфракка күмдерү эшләрен башкарып чыгу бурычы тора. Бу эшне эреле-ваклы аерым хуҗалыклар да, фермерлар да зур дулкынлану кичереп һәм олы җаваплылык хисе тоеп башлап җибәргән.
Әлбәттә, бу якларга килеп тә, данлыклы, иң эре аграр холдинг булган “СН Агро” җәмгыятендәге эшләр барышы белән танышып китми мөмкин түгел. Шуңа безне районның Мәгълүмат-консультация үзәге директоры Радик Хәлимов “Агро”ның Раевкадан ерак та булмаган Яңа Чәпәш авылындагы офисына алып китте, анда исә “Кызыл таң”чыларны карап торуга яшь кенә егет, әмма бу тармакта шактый тәҗрибә туплап өлгергән башкарма директор Илгиз Свечников каршы алды.
– Гомумән алганда, безнең җәмгыять Әлшәй, Ярмәкәй һәм Шаран районнарында 70 мең гектардан артык мәйданда эшләр башкара, – дип башлады сүзен Илгиз Евгеньевич. – Нигездә, шикәр чөгендере, көнбагыш игәбез, бөртекле һәм мал азыгы культуралары үстерү белән дә шөгыльләнәбез.
Халыкны эшле һәм ашлы итүгә килгәндә, бездә даими нигездә 400гә якын кеше тырышып хезмәт сала. Үзенә йөкләтелгән бурычларны намус белән башкарган хезмәткәрләргә акчасын да мулдан түлибез: уртача алганда, шоферлар – 115, тракторчылар 85 мең сум ала. Алар – барлыгы 160 кеше. Һәрберсен шәхсән беләм, гаиләләре, тормыш-көнкүрешләре белән даими кызыксынып торам, кирәк булганда социаль ярдәм дә күрсәтәбез.
– Кадрларга кытлык юкмы соң?
– Юк, штат тулысынча тупланган. Дөресен генә әйткәндә, авыл җирендә мондый хезмәт хакына эшеңә чат ябышып, тырышып эшләргә генә кирәк. Һәм бик күпләр шулай итә дә.
– Соңгы вакытта, киләчәкне күз уңында тотып, мәктәп – вуз – предприятие чылбырын бербөтен һәм өзлексез оештырып, һәр оешманың яшь кадрларны үзләре әзерләвенә, тәрбияләвенә зур игътибар бирелә. Сездә дә кадрлар картаядыр бит, бу җәһәттән эшләр ничек тора?
– Әлбәттә, еллар үткән саен беребез дә яшәрми, шуңа да киләчәген кайгыртучы теләсә нинди хезмәт коллективы бу мәсьәләне даими контрольдә тотарга тырыша, бездә дә мондый хәстәрлек игътибар үзәгендә. Авыл җирендә бу хәзер аеруча актуаль. Шуның өчен дә без үзебездә практика узучы студентларга, колледж укучыларына потенциаль хезмәткәрләребез буларак карарга тырышабыз. Аерым алганда, безнең җәмгыять бүлекчәләрендә Башкорт дәүләт аграр университетыннан,
Бәләбәй механикалаштыру һәм электрлаштыру, Аксен агросәнәгать колледжларыннан ел дәвамында утызга якын студент практика үтә. Әлеге уку йортларын тәмамлаганнан соң аларның күбесе безгә эшкә урнашырга теләк белдерә, безгә исә шулар арасыннан иң булдыклыларын, тырышларын, гыйлемлерәкләрен сайлап аласы гына кала.
Илгиз Евгеньевич сөйләвенчә, җәмгыятьнең техника паркы да көчле, җиткелекле. Әлшәй паркында гына да 123 берәмлек техника исәпләнә. Бердәнбер проблема – язгы басуларның тигез, бер үк вакытта өлгермәве. Барысы да көйле барган очракта, җәмгыятьнең техника паркы язгы кыр эшләрен атна-ун көндә башкарып чыгарга мөмкинлек бирә.
– Әлеге вакытта басуларда ун комплекс шикәр чөгендере, көнбагыш һәм бөртеклеләр чәчә, алты культиватор эшли, ике машина чәчкечләргә орлык ташып тора, – ди башкарма директор. – Эшне ике сменада тәүлек әйләнәсенә алып барабыз. Игенчеләр турында тиешле хәстәрлек күрелә, ашату вакытында һәм туклыклы итеп оештырылды.
Булдыклы җитәкче Илгиз Евгеньевич белән саубуллашканда язның бер көне елны туйдыра торган эш-мәшәкатьләр чоры турында тагын бераз ихлас сөйләшеп торгач, МКҮ директоры Радик Мидхәт улы озатуында без басуларга чәчү комплекслары эше белән танышырга юлландык. Шуларның берсенә якынлашканда игенчеләр төшке ашны ашап, чәчкечләргә орлык салу белән мәшгуль иде.
Шул вакытта көчле җил чыгып, офыктагы куе-кара болытларны әлеге басу өстенә таба куа башлагач, игенчеләр чын-чыннан хафага калды, борчылулары хәтта йөзләренә чыкты. Алар “Туфракны әле генә киптергән иде бит, яумый тор инде!” дигән ялварулы карашларын күккә төбәде...
Шулай, язгы басу эшләренә ничек кенә яхшы итеп әзерләнмәсен, бу чорда игенченең бөтен өмете яхшы һава торышына бәйле, карашы әле генә – басу-кырларга, әле генә күк йөзенә юнәлгән. Без аларга алдагы көннәрнең җылы һәм аяз торуын, изге эшләренең ырамлы баруын теләп хушлаштык. Шул орлыклар белән бергә кара туфракка күмдерелгән игенче өмете быел да яхшы шытымнар бирсен, мул уңыш белән сөендерсен иде!
Район хакимияте башлыгының авыл хуҗалыгы буенча урынбасары
Данир ӘХМӘДИШИН:
– Быел район игенчеләре алдында барлыгы 64629 гектарда сабанашлык культуралары чәчү бурычы тора. Бу – бик зур күләм. Моның алдыннан барлык туфрак эшкәртү, әзерләү эшләрен тулысынча сыйфатлы башкарып чыктык, орлыклар да вакытында әзерләнде, тиешле кондициягә җиткерелде.
Техника паркыннан 382 трактор, вакытында техник күзәтү үткәрелеп, әзерлек сызыгына куелган иде. Ашламалар да, ягулык-майлау материаллары да җиткелекле диярлек, бик аз гына кайтартасы калды, бу җәһәттән тоткарлыклар булмас дип өметләнәбез.
“СН Агро” җәмгыятенә килгәндә, аның басучылык структурасы буенча быел 9194 гектарда бөртекле культуралар чәчү планлаштырыла, шуның 6734 гектары – сабанашлык, 11649 гектары техник культураларга бүленгән. Соңгыларына килгәндә, җәмгыять 7788 гектарда – шикәр чөгендере, 3861 гектарда көнбагыш чәчәргә планлаштыра. Алдынгылыкны бирмәүче, тәҗрибәсе сыналган предприятие игенчеләре язгы кыр эшләрендә быел да сынатмас дип ышанабыз.
Районның барлык уңган игенчеләренә, тырыш механизаторларына, фидакарь басу эшчәннәренә изге, авыр һәм җаваплы хезмәтләрендә уңышлар телим!
Фәнис ГӘРӘЕВ.