+17 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
12 Мая , 05:17

Яз ашыктыра

Республиканың төньяк районнарында да басу эшләре кыза

Яз ашыктыраЯз ашыктыра
Яз ашыктыра

Язгы кыр эшләре кампания­сендә вак-төяк мәсьәлә юк, барысы да мөһим: үзйөрешле техниканың, туфрак эшкәртү һәм чәчү агрегатларының төзеклеге, орлык материалының әзерлеге, ягулык-майлау материаллары, запас частьләр, ашлама белән тәэмин ителеш, кадрлар – һәм­мәсе чәчүне кыска вакыт эчендә оешканлык белән башкарып чыгуга юнәлтелгән.

Республиканың төньяк-көнбатыш төбәгендә яз, гадәттә, ун-унбиш көнгә соңлап килә, шулай булса да, монда кыр эшләренә барысы да әзер.

ЯҢАВЫЛ. Район игенчеләре язгы кыр эшләренә тотынды. Басуга беренчеләрдән булып “Колхоз Восток” хуҗалыгы һәм фермер Мәхмүтҗанов эшчеләре чыкты. Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә орлык агуланган, дым каплатылган, минераль ашлама сатып алынган, авыл хуҗалыгы техникасы техник тикшерүне уңышлы узган.

Элита орлык җитештерүгә махсуслашкан фермер Фәтхуллин хуҗалыгында да эш кайный. Анда бодай, арпа, вика, борчак, горчица үстерәләр. Һәр сорт — селекционерлар белән җентекле хезмәттәшлек нәтиҗәсе. Ассортиментта 40ка якын товар позициясе бар, шуларның 27се сертификатланган.

Фәтхуллиннар игенчелектә һәм терлекчелектә даими экспериментлар үткәрә, яңа технологияләр куллана. Шуларның берсе — туфракны нульле эшкәртү технологиясе, ул җирне сакларга һәм минималь чыгымнар белән югары уңыш алырга мөмкинлек бирә. Узган сезонда, мәсәлән, Фәтхуллиннар үзләренең тәҗрибә басуында кукуруз үстереп, яхшы уңыш алды. Бүген алар Белоруссия һәм Казахстан белән орлыкчылык юнәлешендә хезмәттәшлек итә, бөтен ил буенча башка фермерларга консультацияләр бирә. Әлбәттә, яз – алар өчен иң мөһим чор, шуңа да фермерлар бу чорны зур әзерлек һәм җаваплылык белән каршы алды.

ТӘТЕШЛЕ. “Район игенче хезмәтенә таянып, үсә, ныгый, матурлана. Шуңа да район хакимияте чәчү кампаниясен оештыруда аларга һәртөрле ярдәм күрсәтә.

Шушы көннәрдә авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә, аерым алганда, “Әмиров” хуҗалыгының — Илмәт, Аксәет һәм Җиримҗе, шулай ук “Урал” хуҗалыгының Кардәвеш һәм Югары Кодаш фермаларында булып кайттым, эш шартлары белән таныштым, җитәкчеләр һәм белгечләр белән эшчәнлекнең агымдагы мәсьәләләре, язгы кыр эшләренә әзерлек, көзге культураларның уңышлы кышлавы һәм үсеш перспективалары турында фикер алыштык.

Шулай ук, “Крупская” хуҗалыгында кыр эшләренә әзерлек барышы һәм предприятиенең җитештерү куәтләре белән таныштык. Предприятие тотрыклы эшли, потенциалы бар, алга таба биредә модернизациягә игътибар бирәчәкбез. Без барыбыз да җирдә үстек һәм ашлыкның бәясен, аның нинди көч салып үстерелүен беләбез”, — ди Тәтешле районы хакимияте башлыгы Денис Солтанов.

Ул, шулай ук, чәчүне тиешле агротехник срокларда уздыру өчен районның һәм авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең кулдан килгәннең барысын да эшләячәген билгеләп үтте.

КРАСНОКАМА. Район авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре елның иң җаваплы чорларының берсенә әзер — минераль ашламалар, ягулык-майлау материаллары, запас частьләр сатып алынган, авыл хуҗалыгы техникасы паркы яңартыла. Әйтик, “Племзавод-Алга” компаниясе чәчүгә заманча “Amazone DMC” комплексын сатып алган.

— Бу — машина сатып алу гына түгел, ә киләчәк уңышка стратегик инвестиция, дияр идем. Аның төп өстенлеге һәм универсальлеге — язгы кыр эшләрен кыска вакытта башкару. Бу комплексны гамәлгә кертү “Алга” аграрийларына чәчү кампаниясен тизләтергә, һава торышы аномалияләре белән бәйле хәвефне киметергә, югары уңыш алуга нигез салырга мөмкинлек бирәчәк, — ди хуҗалык рәисе Альберт Вострецов.

Яңа техника сатып алу район хакимияте ярдәме һәм “Росагролизинг” җәмгыятенең ташламалы программасында катнашу нәтиҗәсендә мөмкин булган, шулай ук “Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү” гомумдәүләт проекты ярдәмгә килгән.

КАЛТАСЫ. Районда чәчү стратегиясе турында фикер алыштылар: ел саен үткәрелүче агрономия конференциясе узды, анда тармак белгечләре төп мәсьәләләр һәм алда торган язгы чәчү кампаниясенә планнар турында фикер алышты. Чарада “Россельхозцентр”ның Башкортстан буенча филиалы җитәкчесе Айдар Хәмәтшин катнашты. Ул республика Авыл хуҗалыгы министрлыгының кыр эшләрен башкару буенча район кураторы булып тора.

Агроконференция барышында авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре, крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары һәм шәхси эшкуарлар язгы кыр эшләрен уздыруның эш планы белән танышты. Техниканың әзерлеге һәм тәэминат, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә дәүләт ярдәме, минераль ашламалар сатып алу мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, хезмәтне саклау һәм техника хәвефсезлеге кагыйдәләрен үтәү турында мәгълүмат тыңланды.

— Аграрийларның бурычы — эшләрне уңышлы һәм оптималь срокларда башкару. Тиешле вакытта һәм сыйфатлы орлыклар чәчәргә кирәк, — диде филиал җитәкчесе Айдар Хәмәтшин.

Киңәшмә барышында ул катнашучыларны 2026 елга фитосанитар фаразлар белән таныштырды, Башкортстанда һәм районда таралган авыл хуҗалыгы культуралары корткычлары турында сөйләде.

Районда орлык материалының сыйфаты һәм “Сосновский” балтырганына каршы көрәш мәсьәләләре буенча “Россельхозцентр”ның Калтасы бүлеге башлыгы Александр Искибаев чыгыш ясады. Ул хәбәр итүенчә, районда 2800 тонна орлык сыйфаты тикшерелгән, план буенча 2589 тонна орлык салынган.

Моннан тыш, “Россельхозцентр” филиалы белгечләре 1550 тонна орлыкка экспертиза үткәргән.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: “Россельхозцентр” филиалы мәгълүматларына караганда, бүгенге көнгә районда җир “Сосновский” балтырганы белән зарарланган. “Россельхозцентр” вәкилләре авыл халкына әлеге куркыныч үсемлекнең таралуын булдырмау һәм тирә-як мохит өчен тискәре нәтиҗәләрне киметү өчен аңа каршы чараларны вакытында күрергә кирәклеген искәртте.

"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен сылтама буенча үтегез: https://max.ru/kiziltan102

Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас