+16 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
17 Мая , 18:15

Яхшы орлык, тырыш хезмәт – мул уңышның нигезе!

Махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган Радик Йөзлекбаевның фермер хуҗалыгында, аның истәлеген кадерләп, эшен лаеклы дәвам итәләр.

Яхшы орлык, тырыш хезмәт – мул уңышның нигезе!Яхшы орлык, тырыш хезмәт – мул уңышның нигезе!
Яхшы орлык, тырыш хезмәт – мул уңышның нигезе!
Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре иң кызу һәм җаваплы чорга аяк бас­ты. Кырмыскалы районы басуларында да чәчү эшләре актив рәвештә дәвам итә. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермер хуҗалыклары һава шартлары яхшы торганда һәр көннең һәр сәгатен нәтиҗәле файдаланып, чәчү эшләрен мөмкин кадәр тиз арада башкарып чыгарга тырыша.

Районның авыл хуҗалыгы идарәсе мәгълүматлары буенча, уҗым культуралары быел 48460 гектар мәйданда урнаштырылачак, әлегә чәчү эшләре мәйданнарның 40 процентында башкарылган. Сабан ашлыгы һәм бөртекле-кузаклы культураларның планга карата яртысы чәчелгән. Майлы культуралар да шактый мәйданнарны биләячәк. Көнбагыш – 10608 гектарда, рапс 6 меңгә якын гектарда урнаштырылачак, әлегә аларның 50 процентка якыны чәчелгән. Тиздән җитен, соя һәм җылылык яратучы башка культуралар да басуларда үз урыннарын алачак.
Елдагыча, тәүгеләрдән булып басуларга эре авыл хуҗалыгы предприятиеләре уңганнары чыкты – “Урожай” җәмгыятенең 3нче һәм 6нчы бригадаларында, “Артемида” токымчылык хуҗалыгында, “Үзәк” МТСта эшләр югары темпта бара. Шушы көннәрдә басуларга чыккан крестьян-фермер хуҗалыклары да чәчү эшләрен актив алып бара.

Махсус хәрби операция зонасында батырларча һәлак булган, хезмәт итү чорында Батырлык, генерал Шәйморатов орденнары, ике тапкыр “Батырлык өчен”, “Хәрби казанышлары өчен”, “Хәрби намуслылык өчен” һәм башка медальләр белән бүләкләнгән Радик Йөзлекбаевның крестьян-фермер хуҗалыгында, аның истәлегенә тап төшерми, эшен дәвам итәләр. Хәзер хуҗалык дилбегәсе аның хатыны, өч баласының әнисе Зарина Зинфир кызы кулларында.
Әлбәттә, гаилә эшен, башланган чордагы кебек, әле дә бергәләп алып баралар. Идарә итү эшләрен Үтәгән авылында яшәүче Рәшит Хәсәнов үз кулларына алган. Әйткәндәй, терлекчелек белән кызыксынган дустына Радик Рәфил улы күптәннән бергә эшләргә тәкъдим иткән булган. Яугирнең әтисе – бөтен гомерен авыл хуҗалыгы белән бәйләгән Рәфил Рәшит улы һәм энесе Рәмзил хуҗалык арытаба да үсешсен өчен күп көч салалар. Әлбәттә, башка гаилә әгъзалары, туганнары да ярдәмгә килә.
Чәчүгә 1 май бәйрәмнәрендә төшкәннәр. Яңа Кыешкы авылы янындагы басу – калкурак урында, анда җир тизрәк өлгерә, шуңа ел саен чәчү эшләрен шуннан башлыйлар. Бу басуда быел бодай үсәчәк.
Хуҗалыкның гаражлары, келәтләре янында җанлылыкны күреп, башта шунда туктап китәргә булдым. Рәфил Рәшит улы орлык төяү белән мәшгуль иде. Якындагы басуга аны шушы авыл егете Илгиз Габидуллин ташып тора. Һөнәре буенча ул икътисадчы булса да, быел авылга кайтып, җирдә эшләргә карар иткән.
– Авыл үзенә тарта, җир эше дә сагындырды. Бәләкәйдән зур комбайннарда эшлисе килә иде. Хыялымны тормышка ашырырга булдым, – ди Илгиз. Урак чорында да фермерларга ярдәм итәргә планлаштыра ул.
Рәфил Рәшит улы әйтүенчә, хуҗалыкта эшче кулларга кытлык бар. Биредә эшләүчеләрнең күбесе, улы Радик белән бер вакытта махсус хәрби операциягә юлланган. Хәлләрен аңлап, туганнары, авылдашлары ярдәмгә килә. Үтәгән авылы егетләре – Илфат Идрисов һәм Мәхмүт Байгилдин бу хуҗалыкта инде байтак еллар эшли, чәчү-урак чорыннан тыш, техниканы да көйлиләр, кирәк булса, фермага да эшкә чыгалар. Чәчкечкә быел Әлфис Биктимеров утырган. Рәфил абыйның бертуган энесе – Илгиз Йөзлекбаев җаваплы чорда ярдәмгә килгән һәм көчен кызганмый эшли, чәчелгән мәйданнарны тыгызлатып чыга. Рәмзил Рәфил улы орлыкларны чәчү алдыннан басуларны сөрә, эшкәртә. Аңа да көнне-төнгә ялгап эшләргә туры килә.
Хуҗалык җитәкчесенең әнисе Гөлнара Әпсәләмова да, төп эшеннән тыш, гаилә эшенә үз өлешен кертү, балаларына ярдәм итү теләге белән яна. Эшчәннәрне көненә ике тапкыр җылы аш белән сыйлый. Без басуга барып җитүгә, эшчеләр төшке ашка туктаган иде.
Басудагы ризык үзенә бертөрле тәмле! Ләкин тәмләп утырырга вакытлары юк. Көннәр яхшы торганда, эшне озакка сузмаска, дип игенчеләр ял итеп тә тормый, үзләренең эш урыннарына ашыкты.
Йөзлекбаевларның 1000 гектарга якын җир биләмәсе һәм 80 гектар тирәсе печәнлекләре бар. Бөртекле һәм кузаклы культуралар үстерүдән тыш, терлекчелек белән дә шөгыльләнәләр. Үтәгән авылындагы фермаларында 50дән артык сыер, йөзләгән сарык, ат үрчетәләр. Яңа идарәченең планнары зурдан – киләчәктә сөт юнәлешен үстерергә ниятлиләр. Әлбәттә, моның өчен төзекләндерү эшләрен башкарырга кирәк.
Быел 700 гектар мәйданда бодай, арпа, солы чәчеләчәк. Карабодайдан, хакы түбән булгач, баш тартканнар. Былтыргы уңышны әле яңарак кына сатып бетергәннәр – Мәләвездән килеп алганнар. Ә менә уҗым бодае мәйданнарын, киресенчә, арттырырга ниятлиләр. Күрше фермер Аркадий Кучеровка арендага биргән җирләрен дә кире алып, көзен тагын 100 гектар мәйданда шушы культураны чәчәргә исәп тоталар. Киләчәктә кукуруз һәм көнбагышка да басуларда урын бирергә исәп тоталар. Бу культураларның уңышын җыеп алу өчен махсус техника кирәк булачак.
Быел орлыкларны да күпчелек яңа сортларга алыштырганнар. Уңайлы һава шартлары булып, салынган тырыш хезмәт белән “Радик Йөзлекбаев” крестьян-фермер хуҗалыгы быел да мул уңыш белән сөендерер!

Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кырмыскалы районы.


Яхшы орлык, тырыш хезмәт – мул уңышның нигезе!
Яхшы орлык, тырыш хезмәт – мул уңышның нигезе!
Яхшы орлык, тырыш хезмәт – мул уңышның нигезе!
Яхшы орлык, тырыш хезмәт – мул уңышның нигезе!
Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас