Агродиктантны дистанцион рәвештә агродиктант.рф платформасында яисә Русиянең барлык 89 төбәгендәге оештырылган мәйданчыкларның берсендә көндезге сәгатьләрдә язарга мөмкин. 26- 30 майда һәр теләгән кеше үз белемнәрен тикшерә алачак. Катнашучыларга 40 минут эчендә 30 тест соравына җавап бирергә туры киләчәк. Биремнәр авыл хуҗалыгында инновацион технологияләрнең төп аспектларын үзебезнең агросәнәгать комплексы тарихыннан алып Экология, үсемлекчелек һәм терлекчелек аспектларына кадәр колачлый. Узган ел акциягә илнең барлык почмакларыннан 400 меңнән артык катнашучы кушылды, быел 1 миллионга якын кеше катнашыр дип көтелә.
Башкортстанда агродиктантның ачык республика мәйданчыгы БДАУ базасында 26 майда 14:30 сәгатьтә эшли башлый (2 корпус, 2/2 аудитория). Катнашу өчен 25 майга кадәр агродиктант.рф порталында теркәлергә кирәк.