

Соңгы ункөнлектәге эссе көннәр республикада язгы басу эшләрен тизләтергә булышлык итте. Чакмагыш районы хуҗалыклары, мәсәлән, узган ял көннәрендә бөртекле иртә культуралар чәчүне төгәлләде. Узган атнада чакмагышлылар көн саен уртача 1600-1700 гектарда эш башкарды. Район авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, язгы кампаниядә “Герой”, “Байбулат”, Ленин исемендәге, “Заря” һәм “Базы” хуҗалыклары оешканлык үрнәге күрсәткән. Бу көннәрдә аерым аграр предприятиеләрдә чәчүлекләрне өстәмә тукландыру һәм химик эшкәртүгә әзерлек бара.
Чакмагышлылар иген культуралары үстерүдә яңа технологияләр куллануга зур игътибар бирә. Алар ашлык җитештерүдә әйдәүче районнарның берсе булып кала. Әйтик, узган ел йомгаклары буенча республикада тулай ашлык җыемы 3,8 миллион тонна тәшкил итсә, шуның 181,2 мең тоннасы – чакмагышлылар өлеше булды. Бу – иң күп ашлык җитештерүче районнар арасында – икенче урын. Ә инде һәр гектардан алынган уңыш күрсәткечен уртача 46 центнерга җиткереп, беренче урынга чыктылар.
– Игенчелек тармагы хуҗалыклар икътисадын үстерүдә мөһим урын тота, – ди район хакимияте башлыгы Реканс Ямалиев. – Соңгы елларда терлекчелек тармагындагы казанышларыбызның нигезе дә басу культуралары уңышына, мал азыгы базасын ныгытуга бәйле. Әлбәттә, аграрийларның маржиналь культураларга өстенлек бирүе дә очраклы түгел. Дөрес, быел шикәр чөгендере мәйданын ике тапкырга киметеп, 2 мең гектарга калдырдык. Чөнки “татлы тамыр” чималына сорау кимеде, эшкәртүчеләргә озатуда да проблемалар бар. Ә менә көнбагыш, рапс игүчеләр арта. Бер сүз белән әйткәндә, барлык хуҗалык җитәкчеләре дә язгы кыр эшләренә тотынганчы, көз айларыннан ук базар конъюнктурасын, сәүдә итү мөмкинлекләрен өйрәнә. Заманча техника, яңа технологияләр, сыйфатлы орлык куллану белән беррәттән, тармакта һәр һөнәр иясенең бер максат куеп эшләве аграр җитештерүдәге уңышларның нигезен билгели.
Белешмә. Быел район хуҗалыклары чәчүгә 7900 тонна орлык туплаган, шуның 2,5 мең тоннасы — элита. Соңгы мәгълүматларга караганда, чәчүлекләрнең һәр гектарына 65 килограмм чамасы ашлама кертелгән.
Ленин исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативы -колхозы районда игенчелек һәм терлекчелек продукциясе җитештерүне елдан-ел арттыручы хуҗалыкларның берсе. Быел биредә бөртеклеләрне 2,2 мең гектарда чәчкәннәр.
— Авыл хуҗалыгы өчен һәр яз үзенчәлекле инде ул, — ди кооператив-колхоз рәисе, бар гомерен аграр тармакка хезмәт итүгә багышланган Фәнил Гәрәев. — Быелгысы аеруча катлаулы булды. Табигый шартларны күз уңында тотып әйтүем. Узган көздәге койма яңгырлар басуларны яңа уңышка әзерләп кую мөмкинлеген бирмәде. Агротехник таләпләр буенча эшкәртә алмадык. Быел да иртә яздан яңгырлы көннәрне кинәт эсселек алыштырды.
Бар өмет ай ахырында фаразланган яңгырларга, ди җитәкче. Узган ял көннәрендә Ленин авылы янәшәсендәге 150 гектарлы басуда Рафаил Рәшитов агрегаты арпаны дымсыз, коры җиргә чәчкән. Якын көннәрдә явым-төшем булмаса, югалтулар шактый фаразлана.
Тәҗрибәле җитәкче белдерүенчә, язгы кыр эшләренә керешкәнче үк барлык шушы ихтимал булган хәвефләрне исәпкә алганнар. Техника паркы көчле. Соңгы елларда аның куәте лизинг ярдәмендә алынган трактор, комбайн һәм чәчкечләр исәбенә үскән. Уҗым культураларының торышы да яхшы булган. Һәр елдагыча Фиргать Кадраев, Рафаил Рәшитов һәм Артур Хановның чәчү, басу эшкәртү агрегатлары ватылусыз эшләрлек итеп әзерләнгән.
— Ленинлыларның игенчелектә ел саен ниндидер яңалык куллануы игътибарга лаек, — ди район авыл хуҗалыгы идарәсенең баш агрономы Айгөл Мөхәммәдиева. — Әйтик, башка хуҗалыкларда уҗым арышы мәйданы кимегәндә дә, алар моңа юл куймады, киресенчә, аны вика белән бергә кушып чәчтеләр. Анысы ышанычлы мал азыгына яхшы өстәмә. Көнбагыш мәйданын да арттырып, быел 750 гектарга җитте. Әйткәндәй, аның рентабельлелеге узган ел биредә 109 процентка җитте. Дүртенче ел рәттән соя чәчүләрен дә билгеләргә кирәк. Әлбәттә, нигездә, үз ихтыяҗлары өчен. Чималның эшкәртүдән соңгы калдыгын малга ашату өчен файдаланалар. Басучылыктагы яңалык-тәҗрибәләре белән без ленинлыларны үрнәк итеп куябыз.
— Игенчелек белән терлекчелек үсешенә бердәй игътибар бирергә тырышабыз. Чөнки, саткан сөтебез көн саен хуҗалык кассасына 370 мең сум акча кертә. Көздән кыш дәвамында җыелган акчага ашлама, ягулык хәстәрлибез. Яңа техника сатып алуда лизинг хезмәтен уңышлы кулланабыз. Бүген менә басуда яшь үсентеләрне тәрбияләүгә тотыныр вакыт җитте. Көннәр коры торса да, яхшы уңышка өмет зур. Гомумән, игенче беркайчан да өметсезлеккә бирелергә тиеш түгел. Әлеге вакытта, яңа уңышка кадәр заманча ашлык саклагыч төзи башладык. Яңа уңышның 6 мең тоннасы шунда урын алачак. Билгеле, аграрийларны борчыган уртак проблемалар турында да әйтмичә булмый. Байтак күләмдә узган елдагы уңыш келәттә кала. Сатар идек — бәясе түбән. 200 тонна уҗым бодаен килограммын 9-10 сум белән алучылар бар. Уҗым арышын 600 тонна сата алабыз. Анысының хакын да 11 сумнан күтәрергә теләмиләр. Бәяләр тигезсезлеген көйләү буенча федераль дәрәҗәдә чаралар күрелсә, күпкә җиңелрәк булыр иде. Безгә җитештерүне һич тә киметергә ярамый. Чөнки, хуҗалык икътисадыннан тыш, безнең пайчыларыбыз да аз түгел. Җирләрен безгә тапшыручы милекчеләр өметен акларга кирәк, — ди Фәнил Фәрит улы.
Белешмә. Хуҗалык биләмәсенә караган авылларда 387 пайчы исәпләнә. Килешүгә ярашлы, аларга ел саен бушлай 2шәр центнер ашлык һәм 1әр тонна авырлыктагы 2шәр төргәк салам бирү каралган.
"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен сылтама буенча үтегез: https://max.ru/kiziltan102
Олег Төхвәтуллин.
Чакмагыш районы.