Фермерлык – иң авыр һәм җаваплы эшләрнең берсе. Ул кешедән зур сабырлык, тырышлык һәм туган җиргә тирән мәхәббәт таләп итә. Авыргазы районының Үтәймулла авылы фермеры Рәфил Габидуллин – чын күңелдән шушы җирне, һөнәрне яратучыларның берсе. Аның иген басулары – эш урыны гына түгел, ә аның җанының бер өлеше. Ул бөтен гомерен авыл хуҗалыгы белән бәйләгән, менә инде өч дистә елдан артык ул – крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы. Игенчелек белән шөгыльләнүче фермер өчен исә һәр яз – яңа өмет, һәр уңыш – зур бәхет.
Менә быел да хуҗалыкта язгы кыр эшләренә ныклы әзерлек белән керешеп, аны тиз арада башкарып чыкканнар. Бүген инде хуҗалык эшчәннәре башка эшләр белән мәшгуль: гаражда техника ремонтлана, басуда химик утау эшләре тулы куәтенә бара.
1992 елда Салават исемендәге колхоздан, 30ар гектар җир алып, гаилә әгъзалары үзаллы эшли башлый. 2009 елдан башлап, Рәфил Габидуллин үзенең крестьян-фермер хуҗалыгын оештыра һәм эшне бик уңышлы башкарып килә. Бүген фермерның 500 гектар җире бар. Анда ул бөртекле культуралар, көнбагыш һәм шикәр чөгендере үстерә. Быел исә мәйданнарның 150 гектарында уҗым бодае урын алса, 150 гектарда арпа чәчелгән, 100 гектарын көнбагыш били, 30 гектар тирәсе карабодай үстерелә. Шикәр чөгендере, башка елларда 100 гектардан да ким булмаса, быел 50 гектар тирәсе генә чәчелгән. Бу шикәр заводындагы кайбер проблемалар белән бәйле. Ләкин, кыенлыкларга карамастан, әлеге татлы культурадан ул баш тартырга уйламый. Чөнки бу еллар эчендә аны үстерү өчен кирәк булган барлык техника тупланган, шикәр чөгендерен үстерү технологияләре дә сыналган. Һава шартлары яхшы булса, бу культура елның-елында мул уңыш белән сөендерә.
Шулай ук эшләү дәверендә фермер ындыр табагын яңарткан, яңа иген һәм ашлама келәтләре төзегән, булганнарын төзекләндергән.
Эшче кулларга да кытлык кичерми фермер. Авылдашларын эш урыннары белән тәэмин итә, хәтта чит авыллардан килүчеләр дә бар. Хезмәт хакын яхшы түләгәч, эшләргә теләүчеләр җитәрлек. Әйткәндәй, үзенең улы Рәлиф тә – әтисе янында, техника белән дус егет хуҗалыктагы барлык эшләрне башкара. Чәчү һәм урак чорларында биредә 15ләп кеше тир түксә, әлеге вакытта 6-7 кеше эшли. Мин техника төзәтү белән мәшгуль булган өч кешене очраттым, ә калганнары, Рәфил Гыйльметдин улы билгеләвенчә, басуда, химик утау үткәрәләр. Әлеге вакытта механизаторлар чөгендер басуларын иңли – химик утауны икенчегә башкаралар икән.
– Иртә, җирдә дым яхшы вакытта чәчелгәч, шикәр чөгендере инде матур гына күтәрелде, – ди фермер, язгы кыр эшләренең яхшы һава шартларында һәм тиз арада башкарылуына сөенеп. – Җәен һәм көзен дә табигать көйсезлеген күрсәтмәс: яңгыры да вакытында явып, җиле дә вакытында исәр, дип өметләнәбез. Мул уңыш үстерү өчен үзебезгә бәйле булган барысын да эшләдек һәм эшлибез.
Әйе, авыл хуҗалыгында эш бервакытта да бетми. Урып-җыю эшләре тәмамлангач, кышкы 1-2 айда гына хезмәткәрләр бераз ял итеп ала, аннары алдагы җаваплы сезонга әзерлек башлана. Үтәймулла авылыннан Марат Хәсәнов авылдашының фермер хуҗалыгында тракторчы булып өч ел эшли. Техника белән бәләкәйдән бик дус Марат Айрат улы: руль артында йөрүдән тыш, ремонт эшләрен дә оста башкара. Толбазы һөнәрчелек училищесында егетләр өчен мөһим булган һөнәрләрне үзләштергән. Басуга быел ул бик иртә чыккан – чәчүгә төшкәнче җир эшкәрткән. Менә әле дә үзе кебек оста – Рәфил Әбҗәлилов белән “К-700”нең күчергечләр тартмасын сүтәләр иде. Детальләрен юып, автосервиска ремонтка озатырга кирәк. Бу куәтле техника хуҗалыкта бик кирәкле, шуңа урак эшләре башланганчы, барлык техниканы карап-төзәтеп куярга тырышалар. Рәфил Мөшәрәф улы Иске Итекәй авылында яши һәм чирек гасыр “Үзәк” МТСта комбайнчы булып эшли, еш кына фермерга да ярдәмгә килә. Техника белән бик дус егетне ремонт чорында да чакыралар, менә быел чәчүдә дә катнашкан, чәчүлекләрдә культивация үткәргән.
– Рәфил Гыйльметдин улы – үзе дә бик ярдәмчел кеше, шуңа да ул мөрәҗәгать итсә, ярдәмем кирәк булса, бервакытта да баш тартмыйм. Тырышсаң, өлгереп була, – ди тәҗрибәле механизатор.
“Тырышкан табар, ташка кадак кагар”, диләр. Рәфил Габидуллин һәм аның крестьян-фермер хуҗалыгында эшләүче уңган ир-егетләргә бу бик туры килә. Шул ук вакытта авыл хуҗалыгы өлкәсендәге күпьеллык тәҗрибәсе һәм иң мөһиме – туган җиргә булган мәхәббәте фермерга яңа уңышларга ирешергә, быел да мул уңыш җыеп алырга, һичшиксез, ярдәм итәр, дип ышанасы килә.
Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.