+17 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
2 Июня , 05:34

Орлыклар бәрәкәтле туфракка төшсен!

Чәчү чорында көнне-төнгә ялгап эшләүче басу батырларының һәркайсы шуны тели.

Орлыклар бәрәкәтле туфракка төшсен!Орлыклар бәрәкәтле туфракка төшсен!
Орлыклар бәрәкәтле туфракка төшсен!
Шаран районы басуларында кызу эш бара. Игенчеләр, вакыт белән санлашмыйча, киләчәк уңышка ныклы нигез сала. Район хуҗалыклары арасында “Үзәк” МТСның Шаран филиалы аеруча актив эш алып бара.

Район хакимияте башлыгының авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Марат Тимерханов хәбәр итүенчә, районда чәчүлекләр мәйданы 47 мең 310 гектар тәшкил итә. Шуның 22 мең 543 гектары – ашлык һәм кузаклы культуралар, 370 гектары – шикәр чөгендере, 17 мең 110 гектары – майлы культуралар, 7 мең 287 гектары мал азыгы культуралары өчен каралган.

“Үзәк” МТСның Шаран филиалы Ямадыбаш авылы янындагы язгы кыр эшләрен апрель ахырында ук башлаган. Биредә 1000 гектар мәйданда уҗым бодаен тукландыру үткәрелгән, 450 гектарда рапс чәчү тәмамланган. Хәзер хуҗалыкта 800 гектарда – көнбагыш һәм 1400 гектарда сабан бодае чәчү дәвам итә.

Басуларда алты берәмлек техника эшли. Тәҗрибәле механизатор Ленар Әһәдуллин “Туман” үзйөрешле комплексы белән ашлама кертә. Рафаэль Сабирҗанов “КамАЗ” автомобиле белән ашлама ташый. Юрий Денисов “МТЗ-82” тракторында төяү эшләрен башкара. Айнур Фәрхетдинов “Джон Дир” тракторында тырмалау һәм чәчү алды культивациясе үткәрә. Ә “Horsch Pronto” чәчү комплексында Илнур Исламов хезмәт куя.
Коллектив бердәм һәм оешкан төстә эшли. Механизаторлар өчен көнгә ике тапкыр кайнар аш оештырылган. Самат Галиуллин төшке һәм кичке ашларны вакытында басуга китерә.

Республикада авыл хуҗалыгына зур игътибар бирелә. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров билгеләп үтүенчә, быел язгы чәчү мәйданнары узган ел дәрәҗәсендә сакланган. Республика хуҗалыклары орлык һәм техника белән тулысынча тәэмин ителгән. Язгы кыр эшләре өчен ташламалы кредитлар, дәүләт ярдәме чаралары каралган.

Башкортстан бүген машина-технология компанияләрен үстерү буенча илдә пилот төбәкләрнең берсе булып тора. “Росагролизинг” компаниясе республикага заманча авыл хуҗалыгы техникасы кайтара. Бу исә игенчеләргә кыр эшләрен кыска вакытта һәм сыйфатлы итеп башкарырга мөмкинлек бирә.

Басуларда хезмәт кайнаган мәлдә һәркемнең теләге уртак – табигать тә ярдәм итеп, быелгы уңыш мул булсын иде.

Энҗе САДЕРТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Шаран районы.


Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас