+17 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
9 Июня , 05:58

Җир хуҗасын нәрсә борчый?

Дәүләт ярдәме яхшы, әмма төп проблема игътибардан читтә кала, ди фермерлар

Җир хуҗасын нәрсә борчый?Җир хуҗасын нәрсә борчый?
Җир хуҗасын нәрсә борчый?

Унике ел элек ил башлыгы Владимир Путин тәкъдиме белән әзерләнгән “Русия Федерациясенең хәвефсезлеген тәэмин итү максатында аерым махсус икътисади чаралар куллану турында”гы закон гамәлгә керде. Аның төп максаты илнең эчке базарында нигездә үзебезнең аграр продукциягә өстенлек бирү һәм, шул ук вакытта, чит илләргә бәйлелекне киметү иде. Әйтергә кирәк, азык-төлек эмбаргосы башлану чорыннан илнең авыл хуҗалыгы тармагындагы үзгәрешләрне билгеләп, Русия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин: “Ил башлыгы Владимир Путин Русия агросәнәгать тармыгының югары темпта үсүен һәм үз позицияләрен ныгытуын Көнбатыш илләре санкцияләре шартларында ясалма сынауларга бирешмәвебез буларак ассызыклады. Безгә шушы динамиканы саклау мөһим. Хөкүмәт, тармакның нәтиҗәлелеген күтәрү өчен төрле дәрәҗәдә дәүләт ярдәме күрсәтү чараларын тормышка ашыра һәм шулар арасында фермер хуҗалыклары аерым мөһим урын тота”, — диде.

Шунысын да ассызыкларга кирәк: ил башлыгы тәкъдиме белән кабул ителгән гомумдәүләт проектларында фермер хуҗалыкларын үстерүгә, һәм аларга дәүләт ярдәме күрсәтүгә аерым игътибар бирелүе дә нәтиҗәсез калмады. Бүгенге социаль-сәяси шартларда әлеге категориядәге хуҗалыклар, гомумән, авылда һәм эчке сәүдә базарын азык-төлек белән тәэмин итүдә генә түгел, аграр экспортны үстерүдә дә зур көч булуын күрсәтте.
Азык-төлек эмбаргосы шартларында фермерлар эшчәнлегенә бәя биргәндә, беренче чиратта, 2000 елдан башлап аларда тулай ашлык җитештерүнең 7 тапкырдан күбрәккә артуын билгеләргә кирәк. Соңгы елларда фермер хуҗалыкларында ит җитештерүдә үсеш — 6,2 тапкырга, сөт җитештерүдә 5,1 тапкырга артты.

Ә инде грантлар рәвешендә бирелгән дәүләт ярдәме, мәсәлән, Башкортстан мисалында гына берничә мең кешегә аграр җитештерүдә “старт башлангычы” буларак ярдәм итте. Республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов сүзләренә караганда, тармакта грант программалары тормышка ашырыла башлаган 2012 елдан исәпләгәндә, республикада крестьян-фермер хуҗалыклары саны 2 тапкыр арткан, ягъни 4,8 мең берәмлектән 8,8 меңгә җиткән.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров соңгы елларда агросәнәгать җитештерүе алдында торган өстенлекле бурычлар итеп, беренче чиратта, тармакны модернизация­ләү, экспорт күләмен арттыру, төп авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү күләмен үстерүгә игътибарны арттыру кирәклеген атады. Республика җитәкчесе, шулай ук, аграр сәясәттә республикада авылда кече һәм урта малтабарлыкны үстерү, аларга максатлы ярдәм күрсәтүнең дә даими игътибар үзәгендә булырга тиешлеген ассызыклады.

Белешмә. Ил башлыгы билгеләгән бурычларны тормышка ашыруда Башкортстан фермерлары нинди көч сала, дигән сорауга җавап түбәндәге саннарда ачык күренә. Узган ел йомгаклары буенча, республикадагы барлык чәчүлек мәйда­нының 34 процентына ия булган фермерлар тарафыннан 36,2 миллиард сумлык продукция җитештерелгән. Җитеш­терү индексы 104,6 процент тәшкил иткән. Аграр ведомстводан алынган мәгълүматларга караганда, гомум ашлык җитештерүдә аларның өлеше — 30, майлы культураларда — 31, шикәр чөген­дерендә — 10, сөт җитештерүдә 11 процентка җитә.

Хөкүмәт утырышларының берсендә Радий Хәбиров авылда кооперацияне үстерүгә игътибар бирергә кирәклеген билгеләде. Әйтергә кирәк, аграр җитештерүне генә түгел, ә авылда яшәүчеләрне эш белән тәэмин итүдә һәм социаль киеренкелекне киметүдә фермерларның, уртак максатлар белән берләшүче, ягъни, эшләрен кооперациягә тупланып оештыручы кооперативлар соңгы елларда үзләренең зур көч булуын күрсәтте. Соңгы 5 елда, мәсәлән, кулланучылар кооперативлары саны 17 процентка артты. Ә анда катнашучылар саны 6,4 меңгә җитте. Аграр ведомство чыганаклары буенча, узган ел кооперативлар тарафыннан 2,7 миллиард сумлык продукция сатылган, үсеш 21 процент тәшкил итә. Салым түләүләре, 2 тапкыр диярлек артып, 180,4 миллион сумга җиткән.

“Русиядә фермерлык хәрәкәте сынаулы зур юл үтте һәм ул бүген җитди көч булып тора. Фермерлар крестьян хезмәтенең иң яхшы традицияләрен лаеклы рәвештә дәвам итә һәм саклый. Сезнең тырышлыгыгыз, Җир-анага яхшы мөнәсәбәтегез һәм фидакарь хезмәтегез агросәнәгать тармагының барлык өлкәләрендәге башлангычларыгыз нәтиҗәсендә алдынгы технологияләр кертелә, яңа проектлар тормышка ашырыла, авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге мәйданнар арта, җитештерү мәдәнияте камилләшә, яхшы якка үзгәрә. Гомумән, Русиянең крестьян-фермер хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары профессиональ җир хуҗаларын туплауга, тармакта көнүзәк проблемаларны хәл итүгә, профильле законнарны камилләштерүгә зур өлеш кертә. Ассоциация авыл территорияләрен үстерүгә, халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә зур көч сала...”
(Русия Президенты Владимир Путинның быел март аенда Казанда узган ил фермерлары съездына җибәргән сәламләү хатыннан.)

Соңгы елларда республикада “Кече һәм урта малтабарлык, шәхси малтабарларга ярдәм итү” федераль программасы һәм аның кысаларында кабул ителгән “Фермерларга ярдәм итү системасын булдыру һәм авыл кооперациясен үстерү” төбәк проектларының тормышка ашырыла башлавы, гомумән, авылда кече бизнесны үстерүгә зур этәргеч бирде. Иң мөһиме: төрле дәрәҗәдәге дәүләт ярдәме авылда эшсезлекне киметергә генә түгел, ә күпләргә яңа шөгыль һәм тормышта үз урыннарын табарга да ярдәм итте.

Белешмә. Авыл хуҗалыгы министрлыгы белешмәсеннән күренүенчә, хуҗалык итүнең кече формаларына дәүләт ярдәме күрсәтү программасы кысаларында узган ел әлеге максатларга 41,6 миллион сум бүленгән, шуның 87 проценты — федераль казнадан. Ярдәмне кече һәм урта малтабарлык субъектына караган 96 кеше алган, 39 яңа эш урыны булдырылган, кооперациягә 80 яңа катнашучы җәлеп ителгән.

Ике ай элек республикада фермерлыкны һәм кооперацияне үстерү мәсьәләләренә багышланган Хөкүмәт утырышындагы чыгышында вице-премьер, аграр ведомство җитәкчесе Илшат Фазрахманов быел кече аграр бизнесны үстерүгә 486,8 миллион сум, ягъни узган елдагы күләмнән 13 процентка артыграк акча бирергә карар ителүе турында сөйләде. Министр сүзләренә караганда, яңа “Кече аграр бизнесны үстерү” федераль программасы гамәлгә керү нәтиҗәсендә, моңа кадәр гамәлдә булганнары гомумиләштерелә, ягъни, грантлар һәм субсидияләр яңа тәртип белән биреләчәк. Аерым алганда, республика фермерларына быел төрләрен дәрәҗәдә дәүләт ярдәме күрсәтү өчен 294 миллион сум бүленә. Әлеге акча субсидия яисә грантлар өчен генә түгел, шулай ук, фермерлар сатып алган мал һәм техника бәясенең 60 процентка кадәрен субсидияләү максатында да тотынылачак.

Әлбәттә, бүген фермер хуҗалыкларында җитештерүне арттыру аларның саны үсүгә генә бәйле булырга тиеш түгел. Бу турыда Радий Хәбиров аерым билгеләде. Ул фермерларның үзара кооперацияләргә берләшүенә булышлык итәргә кирәклеген аерым сызык өстенә алды. “Авыл хуҗалыгы кооперативлары санын һәм алар җитештергән продукция төрләрен арттыру бурычы гына куелмый, аларга үзләре тәкъдим иткәнне эре сәүдә нокталарына чыгарырга ярдәм итәргә дә кирәк”, — диде Башкортстан Башлыгы. Республика җитәкчесе куйган бурыч үтәлде, дип әйтергә була. 200гә якын авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясенең әзер һәм сертификатланган продукциясе республика буенча 2,5 мең чамасы сәүдә ноктасында урын алган. Әйткәндәй 3-4 ел элек мондый “нокта”лар саны 900дән артмый иде.

Билгеле, авылда аграр җитештерү белән җитди шөгыльләнү өчен һәркемнең дә шәхси капиталы җитми. Соңгы елларда сәүдә базарындагы тотрыксызлык, экспорт мөмкинлекләренең Көнбатыш илләре басымы аркасында берникадәр чикләнүе бигрәк тә кече аграр бизнес хуҗаларына сынау куйды. Шундый шартларда авылда хуҗалык итүнең кече формаларын үстерүдә федераль һәм төбәк дәрәҗәсендәге финанс ярдәме күрсәтелү мөһим роль уйнады. Республикада, мәсәлән, соңгы елларда аграрийлар шундый ярдәм белән 15 мең баш чамасы терлек, кош-корт, төрле авыл хуҗалыгы техникасы һәм җиһазлар сатып алды.
Фермер хуҗалыклары аграр предприя­тиеләр янәшәсендә үзләрен тотрыклы үсешкә юл алган һәм үз көчләренә ышанып эш итүче берәмлек итеп күрсәтте. Һәм әлбәттә, аларның үзара кооперациягә кереп, аграр бизнесны уртак максатлар белән оештыруы игътибарга лаек.

Белешмә. Кече аграр бизнес ташламалы кредитларны уңышлы куллана. Быел аларга кредитларны еллык 6,65 процент ставка белән бирү каралган. Кыска вакытлы һәм инвестиция кредитлары 2020-26 елларда 46 миллиард сумга якын тәшкил иткән. Шулай ук, дәүләт программасы кысаларында турыдан-туры субсидияләр бирү тәртибе дәвам итә. Узган ел, мәсәлән, шул рәвешле 354 хуҗалыкка 337,5 миллион сум (грантларны исәпкә алмыйча) күчерелгән.
Үзен чын җир хуҗасы итеп тойган, эшен үрнәкле оештырып, башкаларга да маяк булып торган фермерлар республикада аз түгел.
Күптән түгел Чакмагыш районында язгы кыр эшләре барышы турында гәзиткә материал туплаганда без шундый булдыклы фермерларның берсе белән очраштык. “ИП Вадим Әхмәтов” фермер хуҗалыгы Караизирек авылында урнашкан. Җир хуҗасы майның иң кызу көннәренең берсендә бодай чәчә иде. Сәгате генә түгел, мондый чакта минуты кадерле булган мәлдә фермерны берничә минутка гына эшеннән бүлүнең бәясе ни дәрәҗәдә югары икәнен аңласак та, техникасы белән күз күреме җитмәс басудан ызанга якынайганын көтеп алдык.

— Эх, егетләр, әзрәк вакытсызрак килдегез бит әле, кичкә безнең якта бераз яңгыр явачагын фаразлыйлар, — диде ул хәл-әхвәл сорашканчы.
Әңгәмәнең кыска булырга тиешлеген без дә аңлый идек. Кадерле вакытын аласыбыз килмәгәнне үзе дә тоя иде ул.
Вадим Әхмәтов 10 елдан күбрәк урындагы “Победа” хуҗалыгында механизатор булып эшләгән. Алдынгы тракторчы ел саен макталып, күп бүләкләргә лаек булган. Әтисе Әгъләм абый заманында районда билгеле механизатор булган. “Башкортстанның атказанган механизаторы” дигән мактаулы исем дә бирелгән аңа.

— Колхоз таралганчы ук фермер хуҗалыгы оештырырга теләгән идек, — ди Вадим. — Әти мәрхүм җир сорап барган иде. Үзе исән чакта җир алып, дүрт улы белән фермерлык шөгыленә тотынырга иде исәбе. Бирмәгәннәр. Бу хәлгә әтинең бик тә хәтере калганын онытмыйм. Күрәсең, күмәк хуҗалыкның әкренләп таралуын күреп, гомере буе хезмәт салган колхоз җирләренең киләчәктә хуҗасыз калуы турында борчылгандыр. Көче булганда дүрт улы белән шул басуларда иген үстерәсе килә иде аның.

Әмма өлкән Әхмәтовның хыялы җирдә ятып калмый. 2022 елда улы Вадим ИП оештыра. Фермер статусына ия була.
— Эшне нәрсәдән башладыгыз?— дип кызыксынам.
— Колхозда эшләгән кешедә артык акча булмый инде ул. Башта үзебез үстергән ике баш үгезне суеп, итен саткан акчага бик яңа булмаган “Беларус” сатып алдык. Аннары пайчылар белән килешү төзеп, арендага алардан 380 гектар җир алдык, тагын 70 гектарына аренда килешүе буенча хуҗа булдык. Менә шулай, ел саен җирне арттырып, уңышны сатып, техника хәстәрләргә тырышабыз. Хәзер без 450 гектарга хуҗа. Быел рапс, көнбагыш, арпа, бодай чәчтек. Алдагы көннәрдә яңгырлар яуса, чәчүлекләребезгә артык куркыныч янамый.

Әхмәтовлар бертуган дүрт ир-егет райондагы иң яшь фермерлар исемлегендә булса да, үзләрен тырыш, максатчан һәм булдыклы һөнәр ияләре итеп күрсәтергә өлгергән. Өлкәне Илнур һөнәре буенча — инженер, Руслан — электрик, Вадим — механизатор булса, һөнәрчелек училищесы белеме алган Владик үзен фермер хуҗалыгында чын универсал, профессионал итеп күрсәткән.
Белешмә. Вадим Әхмәтовның фермер хуҗалыгы 50дән артык пайчы җирен арендага алган. Килешүгә ярашлы, аларга ел саен бушлай 5әр центнер ашлык, өчәр төргәк салам һәм печән бирелә.

— Хөкүмәткә рәхмәт. Гомумән, республикада кече һәм урта малтабарлыкны үстерүдә дәүләт дәрәҗәсендә игътибар бирелү, гомумән, крестьян ихаталарын җанландыруга, яңа эш урыннары булдыруга зур этәргеч бирде. Безнең Каразирек авылында җирләр уңдырышлы. Кайчандыр терлекчелек тармагы буенча да мактала идек. Әмма төрле сәбәпләр белән күмәк хуҗалык таркалды. Ләкин җир хуҗасыз калмаска тиеш. Крестьян ихаталарын, авыл яшәешен саклап калу өчен бүген фермерлар да җаваплылык тоярга тиеш. Ә дәүләт ярдәме моңа ирешүдә мөһим роль уйный. Без дә фермерлар өчен каралган программада катнашабыз. Сатып алынган техника бәясенең бер өлешенең субсидияләнүе безнең өчен зур ярдәм. Кызганычка каршы, еллык керемебез әлегә кадәр, нигездә, хуҗалыкны үстерүгә, бурычларны каплауга тотынылды. Техника ягулыгына бәяләрнең югары булуы, минемчә, фермер хуҗалыклары өчен уртак проблема. Ашлама хакы да кыйммәтләнде. Ә фермер җитештергән бодай бәясе хәтсез еллар үзгәрешсез, түбән килеш кала. Минемчә, әлеге проблемага дәүләт тарафыннан игътибар бирелсә, калган мәсьәләләрне фермер үзаллы да хәл итә алыр иде, — ди Вадим Әхмәтов.

Олег Төхвәтуллин.
Чакмагыш районы.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас