+17 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
9 Июня , 05:54

Кәҗәдә маститны ничек дәваларга?

Җәйге айларда да кәҗәләрдә мастит авыруы булучан. Халык телендә аны “җилен кату” дип тә йөртәләр. 

Кәҗәдә маститны ничек дәваларга?Кәҗәдә маститны ничек дәваларга?
Кәҗәдә маститны ничек дәваларга?

Авыруның төп сәбәбе — кәҗәне даими саумау яки савып бетермәү, имчәк каналы буйлап төрле микроблар керү. Шул рәвешле, имчәкләрнең ялкынсынуы санитария таләпләрен һәм сауган вакытта гигиенаны үтәмәүгә бәйле.

Әлеге йорт хайваны мастит белән авырганда еш кына тән температурасының күтәрелүе күзәтелә. Әгәр җиленнең яртысы гына зыян күргән икән — аңардан начар исле сөт бүленеп чыга, тулысынча чиргә бирешкән булса — сыйфатсыз сөт ике имчәктән дә бүленә. Авыруның нинди стадиядә булуына карап, сөтнең кан белән катнашкан яки эренле булуы мөмкин. Мастит көчәйгәндә, кәҗәнең сөте күренеп кими.

Маститның барлык төрләрендә дә каткан җиленне йомшартучы препаратлар кулланырга кирәк. Әлбәттә, бу очракта ветеринария табиблары белән киңәшләшергә онытмагыз.

Мастит белән чирләгән кәҗәне һич тә көтүгә яки урамга чыгарырга ярамый. Аны җылы бинада тотарга киңәш ителә. Ашатканда концентрацияле һәм сусыл азык күләмен яртылаш киметергә кирәк. Бу кәҗәнең сөт бирүчәнлеген азайтырга ярдәм итәргә тиеш.

Авыру җиленне ешрак — 1-2 сәгать саен саварга тырышыгыз.

Көненә өч тапкыр зур саклык белән җиленгә массаж эшләгез. Бу вакытта мал авыртудан тынычсызлана икән — новокаин мае сөртеп эшләргә кирәк. Аның катнашмасы — 1 грамм новокаин, 4 грамм бор кислотасы һәм 20 грамм вазелин.

Массаждан соң саварга һәм ул сөтне юк итәргә онытмагыз. Сауганнан соң авыру җиленгә мотлак рәвештә пенициллин катнашмасы кертәләр. Анысын ветеринар табиб өйрәтер.

Али СӘЙФУЛЛИН әзерләде.
Фото Авыл хуҗалыгы министрлыгы сайтыннан алынды.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас