Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, “Нерал-Чишмы” авыл хуҗалыгы предприятиесе директоры урынбасары Фирхәт Котлыгилдинның исеме Уфа районында гына түгел, бөтен республикага билгеле.
Көнне төнгә ялгап
Аның эш көне бик иртә башлана: иртәнге җиденче яртыда ул инде эш урынында. Аның эшчәнлек даирәсен шулай күз алдына китерергә мөмкин: Уфа районында гына басуларның мәйданы 8 мең гектар тәшкил итә. Алдагы көнгә эш планы кичтән билгеләнә. Оператив киңәшмәдә анык бурычлар куела. Фирхәт Котлыгилдин әйтүенчә, техниканың басуга соңлап чыгуы нәтиҗәсендә көзен күпме уңышны югалтырга мөмкин.
– Проблемалар төрле булырга мөмкин: төнге сменада техника сазлыклы урында бата яки бөтенләй ватыла, хезмәткәр авырып китә һәм башкалар. Килеп туган мәсьәләне шунда ук хәл итәргә кирәк. Барысы да бер максатка эшләргә тиеш, – ди Фирхәт Гайзулла улы.
Әйе, бу өлкәдә зур тәҗрибәгә ия кеше басуда вак-төяк мәсьәлә булмавын яхшы белә. Аның өчен “Язның бер көне елны туйдыра” дигән әйтем гади сүзләр генә түгел, ә эш кагыйдәсе. Җитәкченең иңнәренә орлыкларны, техниканың әзерлеген тикшерү һәм башка бик күп мәсьәләләрне көйләү йөкләнгән. Кайбер көннәрдә утырып ял итеп алырга да мөмкинлеге булмый.
– Эш көне – 12 сәгать, ә чәчү һәм урак чорларында төнге 12гә кадәр эшләргә туры килә, – ди җитәкче.
Әтисе үрнәгендә
Җиргә булган мондый мөнәсәбәте балачактан килә. Фирхәт Гайзулла улы Федоровка районының Иске Чытырман авылындагы бөтен республикага билгеле булган Пугачев совхозы бригадиры гаиләсендә туып-үсә. Әти-әнисе биш баласын да эшсөяр итеп тәрбияләп үстерә. Кечкенәдән игенче булачагы билгеле булган малай йорт һәм хуҗалык эшләрендә генә түгел, әтисенә басуда да ярдәм итә.
– Бәләкәйдән ат өстендә идем, ә әтием циркуль белән (аны “сажень” дип тә әйтәләр) механизатор тарафыннан сөрелгән җирнең мәйданын үлчи. Ә көзләрен бергәләп рулетка белән салам һәм печән эскертләрен дә үлчи идек. Әтиемә ярдәм итү бик ошый иде, үземне кирәкле итеп хис итә идем. Хезмәт эшчәнлегем 8нче сыйныфтан соң башланып китте. Җәйге чордан урып-җыю эшләре тәмамланганчы комбайнчы ярдәмчесе булып эшләдем , ә 9нчы сыйныфтан соң үзем дә руль артына утырдым. Мәктәптән соң кайда укырга барырга икәнен белә идем – туп-туры авыл хуҗалыгы институтына юлландым. Әти-әнием дә бу юлны сайлавыма бик шатланды, чөнки игенченең һәрвакыт эше дә бар, ашы да бар, – дип искә ала җитәкче.
Теоретик белемнәре практикадагы уңдырышлы туфракка төшеп, үз нәтиҗәсен бирә. 1986 елда дипломлы белгеч туган совхозына эшкә кайта. Башта бухгалтер булып эшли. Аның аналитик акылын һәм авыл хуҗалыгы предприятиесе мәнфәгатьләрен тирән тоеп эш итүен шунда ук күреп алалар. Бер елдан соң яшь белгечне “Юрматы” совхозының баш икътисадчысы итеп билгелиләр. Яңа технологияләр һәм ысуллар, яңа техника сатып алу үзен аклаячакмы – барлык исәп-хисап эшләрен Фирхәт Котлыгилдин башкара.
Гади булмаган үзгәртеп кору чорында хезмәттәшләре, яхшы тормыш эзләп, эш алмаштырса, ул һөнәренә тугрылык үрнәге булып кала.
Иркен сулыш алалар
Хезмәтендәге төп имтиханны Фирхәт Котлыгилдин яңа гасырда, 2015 елда үзен “Шемяк” җәмгыяте генеральный директоры итеп тәгаенләгәч, тота. Үз вакытында күпләргә билгеле булган авыл хуҗалыгы предприятиесендәге эшләр торышы күпләрне куркуга салыр иде. Хуҗалык ул вакытта тирән финанс көрчектә була: хезмәткәрләр айлар буе эш хакы алмый, Пенсия фондына һәм салымнар буенча бурычлар арта бара. Кредитлар турында сүз дә булырга мөмкин түгел, яңа тәгаенләнгән җитәкченең эшчәнлеге прокуратура күзәтүе астында.
Тәүге айларда ул бөтен вакытын көндәлек һәм күзгә күренеп торган проблемаларны хәл итүгә багышлый, катгый аудит үткәрә. Тәҗрибәле икътисадчы акчаны булмаган җирдән эзли, контрагентлар белән килешүләрне яңадан карап чыга, мөһим булмаган активларны сата, чәчү мәйданнарын кәгазьдәге планнарга түгел, реаль мөмкинлекләргә карап оптимальләштерә. Эш бер минутка да тукталмый. Аның каравы, Фирхәт Гайзулла улы куйган көч һәм тырышлыкның нәтиҗәсе озак көтерми. Берничә айдан хезмәт коллективы иркен сулыш ала: айлар дәвамында җыелып килгән хезмәт хакы буенча бурычлар түләнеп бетә. Шул ук елның декабрендә предприятие салымнар һәм җыемнар буенча бурычын да каплый. Киләчәккә планнар корырлык, техниканы яңарту, алга ышаныч белән карау мөмкинлеге бирүче тотрыклылык килә. Җитәкченең күпьеллык хезмәтен һәм көчен раслаучы иң яхшы нәтиҗә – хезмәт коллективының ышанычы. Дистә еллар буена эшләүче механизаторлар, тракторчыларның эше лаеклы бәһалана – алар район һәм республика бүләкләренә лаек була.
Петр МАКОВ.
Уфа районы.