+14 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
23 Июня , 15:16

Хөкүмәттә терлекләрне дәүләт исәбенә кую мәсьәләсе каралды

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров рәислегендә узган утырышта авыл хуҗалыгы хайваннарын идентификацияләү һәм дәүләт исәбенә кую эше тикшерелде.

Хөкүмәттә терлекләрне дәүләт исәбенә кую мәсьәләсе каралдыХөкүмәттә терлекләрне дәүләт исәбенә кую мәсьәләсе каралды
Хөкүмәттә терлекләрне дәүләт исәбенә кую мәсьәләсе каралды

Андрей Назаров билгеләп үткәнчә, Башкортстан 2018 елда ук бу юнәлештә пилот төбәкләрнең берсе булды. Бүгенге көндә «Хорриот» федераль дәүләт мәгълүмат системасында мөгезле эре терлекләр, дуңгызлар һәм сәнәгать кошчылыгының – 100 проценты, вак мөгезле терлекләрнең – 95 проценты, умарта кортлары гаиләләренең 77 проценты теркәлгән.

Башкортстанның Ветеринария буенча дәүләт комитеты рәисе Азат Җиһаншин әйтүенчә, хайваннарны исәпкә алу йогышлы авырулар таралу куркынычын киметергә һәм төбәктә эпизоотик иминлекне сакларга ярдәм итә.

– Тамгалау вакытында һәр хайванга 50 ел дәвамында кабатланмый торган шәхси идентификация номеры бирелә. Бу хайванны аның бөтен гомере дәвамында күзәтергә мөмкинлек бирә, – диде Азат Җиһаншин.

«Хорриот» системасы хайванның бөтен тормыш юлын, күчерелүен, ветеринария чараларын, вакцинацияләрне һәм диагностик тикшерүләрне күзәтергә мөмкинлек бирә. Система эшли башлаганнан бирле анда авыл хуҗалыгы хайваннары, кош-корт һәм балыкның 96,6 миллион башы теркәлгән.

Йомгаклау сүзендә Андрей Назаров Ветеринария буенча дәүләт комитетына муниципалитетлар белән берлектә терлекләр саны буенча мәгълүматларны чагыштырырга һәм «Хорриот» системасындагы мәгълүматларның төгәллеген тәэмин итәргә кушты.

"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен сылтама буенча үтегез: https://max.ru/kiziltan102

Автор:Денис Таваев
Читайте нас