

Әле яңа гына басуларда язгы кыр эшләре тәмамланган иде, хәзер инде авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре мал азыгы хәзерләүгә төште. Районда “яшел урак”ны беренчеләрдән булып, “Урожай” токымчылык заводы, “Маяк” җәмгыяте оешкан төстә башлап җибәрде. “Үзәк МТС” җәмгыятенең Илеш филиалы уңганнары да “Җәйнең бер көне елны туйдыра” дигән халык мәкален эш девизы итеп алган һәм бүген бар уй-ниятләрен шушы юнәлештә гамәлгә ашыра.
Бу көннәрдә “Үзәк МТС” җәмгыятенең Илеш филиалының 270 гектардагы эспарцет басуында “яшел урак”ның кызган мәле. Филиал агрономы Рузалим Зыязетдинов киңәшләрен биреп, эш барышы белән кызыксына, контрольдә тота. Алдынгы механизаторлар Булат Миңнуллин белән Ирек Зыязов “MacDon” үз йөрешле чапкычлары белән үлән чаба. Алар көн саен 40-50 гектарда эш башкара. Тезмәләрдәге үләнне тәҗрибәле, уңган комбайнчы Рәфис Ханкаев “КВК” 800 комбайнында туратып, машинага төйи. Яшел массаны ташуга өч “КамАЗ” машинасы һәм ике “Джон-Дир” тракторы җәлеп ителгән. Аларны хезмәтләндерүче водительләр Рәфис Әмиргулов, Миргаяз Имамов, Айрат Нәфыйков, механизаторлар Динис Гыйльметдинов, Руслан Даутов югалтуларга юл куймый. Сенаж Ишкар сөтчелек фермасындагы базга салына.
Сенаж массасын таптату – җаваплы эш. Азык сыйфаты шуңа бәйле. Ә механизаторлар исә үз эшләренең нечкәлекләрен белеп, тырышып хезмәт куя. “Джон-Дир” тракторларында Радмир Фәезов белән Илдус Шәфыйков технологияне төгәл үтәп, тыгызлап тора. Аларны төнге сменада Фәйләс Сәлимов алмаштыра. Исәп эшен зоотехник Фәнислам Мөхтәсимов төгәл алып бара.
Шулай ук, биредә практика узарга кайткан Кушнаренко авыл хуҗалыгы техникумы студенткасы Снежанна Конюхова зур тырышлык сала. Предприятиедә мал азыгы культуралары 757 гектарны били. Аның 300 гектар мәйданын күпьеллык үләннәр, 280ен – кукуруз, 177 гектарны донник тәшкил итә. Агымдагы елда һәр шартлы баш малга 35-40 центнер азык берәмлеге хәзерләүне бурыч итеп куйганнар.
– Начар эшләгән кеше юк бездә, һәркемнең хезмәте мактауга лаек. Техника – төзек, ягулыкка кытлык юк. Кыр батырларын ике тапкыр тукландыру оештырылды. Без сенаж салуның беренче этабын төгәлләдек, – ди Рузалим Зыязетдинов.
Бар гомерен намуслы хезмәткә багышлаган Камил Валькаев, Әүхәт Авзалов басуга кыр батырларына ашарга алып килә. Предприятие уңганнары 4000 тонна – сенаж, 500 тонна – печән, 1000 тонна – салам, 5000 тонна силос әзерләүне максат итеп куйган. Күренеп тора, биредә эш яхшы оештырылган, механизаторлар аяз көннең һәр минутын нәтиҗәле файдаланып калырга тырыша.
"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен сылтама буенча үтегез: https://max.ru/kiziltan102
Лира Гәрәева.