Районда 14 авыл хуҗалыгы предприятиесе, 1 сәнәгать предприятиесе, 4 авыл хуҗалыгы кулланучылар эшкәртү кооперативы, 39 крестьян-фермер хуҗалыгы, 6 меңнән артык шәхси ярдәмче хуҗалык эшли. Райондагы мәйданнарның 85 проценттан артыграгын авыл хуҗалыгы җирләре били. Районда эшләүчеләрнең 25 процентын агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре тәшкил итә.
Район хакимияте башлыгы урынбасары, авыл хуҗалыгы бүлеге начальнигы Радик Әхмәдуллин әйтүенчә, бүген районның агросәнәгать секторында 181 трактор, 99 автомобиль, 31 ашлык җыю комбайны, 5 азык җыю комбайны теркәлгән. 2024-25 елларда районның агросәнәгать комплексы 433 миллион сумлык техника сатып алган.
– Район авыл хуҗалыгы предприятиеләренең потенциалы кыр эшләрен оптималь срокларда һәм яхшы сыйфатта башкарырга мөмкинлек бирә. Безнең алда, 30 миллион сум җәлеп итеп, “Благоварский “ППЗ” җәмгыяте базасында машина-трактор остаханәсе төзү һәм биш эш урыны булдыру, элеваторны модернизацияләү һәм, 200 миллион сум җәлеп итеп, ашлык саклагыч төзү һәм 10 эш урыны булдыру, смета бәясе 2 миллиард сумнан артык булган катнашазык заводы төзү һәм 42 яңа эш урыны булдыру буенча зур планнар тора, – ди Радик Әхмәдуллин.
Благовар районындагы авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге җирләрнең яртысыннан күбрәге “Башкир-Агроинвест” җәмгыятенә карый. Ул – республиканың Чишмә, Благовар һәм Бүздәк районнары территориясендә иң эре предприятие. “Башкир-Агроинвест” файдалана торган җирләрнең гомум мәйданы 111,5 мең гектар, шуның 84 мең гектары – сөренте җирләр, 7 мең гектары – печәнлекләр, 14 мең гектары – көтүлекләр.
Күптән түгел без әлеге җәмгыятьнең Күчәрбай бүлекчәсендә булып кайттык.
Анда безне агрономнар Илфат Халитов һәм Азат Шәңгәрәев каршы алды. Илфат Халитов яшь белгеч, Башкорт дәүләт аграр университетын тәмамлаганнан соң, биредә 6 ел эшли. Ә Азат Арслангәрәй улының хезмәт стажы – 41 ел. Ул, Кушнаренко авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаганнан соң, биредәге миллионер “Октябрь” колхозында хезмәт юлын башлый һәм әлегәчә дәвам итә.
Биредә нигездә югары табышлы культуралар – чөгендер, соя, көнбагыш, шулай ук уҗым бодае, сабанашлык культуралары, борчак үстерәләр. Предприятиедә 110 кеше эшли, аларның 40ы – механизаторлар, водительләр. Фәрит Галин, Ягъфәр Назаров – ветераннар. Алар еллар буена туплаган тәҗрибәсен Рәфил Юнысов, Илвир Казыйханов, Фәнүр Сәлахов, Валерий Свечников белән уртаклаша, яшьләр өлкәннәрнең йөзенә кызыллык китерми.
– Хәзерге хезмәт шартлары безнең төшкә дә керми иде, – ди Азат Арслангәрәй улы. – Эшкә ат белән йөри идек, ә хәзерге яшьләрнең эшкә барырга – бер машина, кунакка йөрергә – икенче. Уңыш та югары. Әйтик, без гектарыннан 7-8 центнер борчак җыеп ала идек, ә 10 центнерга җитсә, шатлыкның чиге булмый иде. Хәзер – гектарыннан 25 центнер. Уҗым бодаеның уңышы – гектарыннан 55, чөгендернеке – 500 центнер! Акчаны да мул алабыз хәзер, сезонда – йөзәр мең сум.
Районның “Лентерра” җәмгыятендә дә хезмәт шартларына да, эш хакларына да зарланмыйлар. Аның Мирный авылы бүлекчәсе җитәкчесе Илья Прилепко әйтүенчә, сезонда аена 200 мең сумга кадәр хезмәт хакы алучылар бар. Әлбәттә, алар көн-төн җиң сызганып эшли дә. Бу коллективның үзенчәлеге – хезмәт династияләре. Әйтик, Илдар Нигъмәтуллин – улы Илвир, Андрей Малыхин уллары Владислав һәм Вадим белән бер сафта хезмәт куя. Алар һәм башка ир-егетләрнең уңганлыгы белән басулардан алынган уңыш елдан-ел үсә.
Илья Муромецны хәтерләткән Алып гәүдәле яшь белгечнең тормыш тарихы бик үзенчәлекле. Ул – тумышы белән Курск өлкәсенең Сунжанский районыннан. Тамбов өлкәсенең Мичуринск шәһәрендә пешекче һөнәрен үзләштергән. Аннан соң, хезмәт юлында кискен борылыш ясап, “Таврос” компанияләр төркеменә эшкә урнашкан, үзлегеннән агроном һөнәрен үзләштергән, белемен күтәргән. 2021 елдан бирле Башкортстанда яши. Украина ягыннан нацистлар бәреп кергән төбәктәге йорты җимерелгән. Ул аннан әнисен, дәү әнисен һәм улын Башкортстанга алып килә алган. Чишмә поселогында “Таврос” эшчеләре өчен махсус төзелгән йортларның берсендә яшиләр, улы мәктәптә укый, яхшы билгеләргә генә өлгәшә.
– Безгә ялкауланып торырга, чирләп ятарга ярамый, дошманны җиңәргә, күпләп икмәк үстерергә кирәк, – ди ул.
Менә шундый ныклы бәдәнле, уңган егетләргә таяна да инде Ватаныбыз. Благовар районында без аларның асыллары белән таныштык һәм бу төбәкнең бүгенгесе дә, киләчәге дә ышанычлы кулларда булуына инанып, шуңа сөенеп кайттык.
Резида ВӘЛИТОВА.