

9–11 июльдә Ягодная поляна янындагы Башкорт дәүләт аграр университетының укыту-фәнни үзәге тәҗрибә басуларында «Басу көне-2026» агрофорумы узачак.
Форум программасы бик бай. Кунакларны трактор-шоу, дроннар ярышы, сөрү буенча бәйге, иң яхшы агрономны ачыклау конкурсы, заманча авыл хуҗалыгы техникасы күргәзмәсе һәм авыл хуҗалыгы культураларының тәҗрибә чәчүлекләре көтә. Чара ачык һавада узачак һәм гадәттәгечә республикада урып-җыю кампаниясе башлануга старт бирәчәк.
Күргәзмәдә 130дан артык компания катнашачак. Алар авыл хуҗалыгы техникасын, үсемлекләрне саклау чараларын, ашламалар һәм агрохимия продукциясен тәкъдим итәчәк. Барлыгы 140тан артык Русия һәм чит ил авыл хуҗалыгы техникасы, шул исәптән Башкортстанда җитештерелгән машиналар күрсәтеләчәк. Белгечләр өчен тест-драйв та оештырыла.
70 гектар мәйданда 300дән артык авыл хуҗалыгы культурасының сортлары һәм гибридлары, шулай ук ашламалар һәм үсемлекләрне саклау чаралары буенча тәҗрибәләр тәкъдим ителәчәк.
Эшлекле программа кысаларында "түгәрәк өстәл"ләр, очрашулар һәм мөһим килешүләр имзалау планлаштырыла.
9 июльдә күргәзмә иртәнге сәгать 9да ачыла. 10–11 июльдә форумның төп чаралары – эшлекле программа, тармак җитәкчеләре һәм белгечләре катнашындагы очрашулар үтәчәк.
"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102