Традицион чараның Башкорт дәүләт аграр университетының укыту-фәнни үзәгенә караган тәҗрибә басуларында оештырылуы очраклы түгел. Чөнки биредә республика галимнәренең селекция өлкәсендәге һәм заманча авыл хуҗалыгы техникасы казанышлары белән танышу максаты да куелды. Форумда республика хуҗалыкларында урып-җыю эшләренә старт бирелде.
Форумда катнашучылар саны рекордлы дәрәҗәдә булды: 130дан артык компания үз экспозицияләрен тәкъдим итте. Махсус күргәзмә мәйданында 140 берәмлектән күбрәк Русиядә һәм чит илләрдә эшләнгән техника күрсәтелде. Әйткәндәй, һәр елдагыча быел да “Россельмаш” компаниясе чарада катнашучыларның игътибарын җәлеп итте. Илдә төрле авыл хуҗалыгы техникасы җитештерүче әйдәүче предприятиенең катнашуы, гомумән, аграрийлар өчен бик файдалы булды. Ул безнең төбәктәге рәсми дилеры – “Акрос РБ” компаниясе белән берлектә форумда берничә төрле техника тәкъдим итте. Яңа технологик таләпләр исәпкә алынып модернизацияләнгән комбайн, трактор, чәчкеч һәм башка техника үрнәкләре Башкортстан аграрийларының игътибарын җәлеп итте. Чара барышында компания һәм дилер үзәге белгечләре биредә аграр хуҗалык җитәкчеләрен һәм фермерларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.
– Бүген агросәнәгать комплексында ниндидер гомум кагыйдәләр юк. Хәзер кем төгәл җавап һәм мәсьәләне хәл итү юлларын тизрәк таба һәм үзен көчлерәк итеп күрсәтә – шулар ота. Безнең көч – компетенцияләрдә, нинди шартларда да финанслар һәм технологияләр белән дөрес идарә итә белүдә, – диде чарадагы чыгышында Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов.
Республиканың барлык районнарыннан килгән авыл хуҗалыгы предприятиеләре, крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары, авыл хуҗалыгы идарәләре белгечләре, профильле югары уку йортлары колледжлары студентлары катнашкан традицион форумда быел төп игътибар импортны алмаштыру һәм технологик суверенитетка ирешү мәсьәләләренә бирелде.
Тәҗрибә мәйданының 70 гектарында Русия селекционерлары быел 300дән артык махсус кишәрлекләрдә аграрийлар игътибарына перспектив сортлар тәкъдим итте, үсемлекләрне корткычлардан саклаучы чаралар һәм яңа минераль ашлама тестлары белән таныштырды.
Әйтергә кирәк, быел урак эшләре гадәти еллардагыдан ике атна чамасы алдарак башланды. 6 июльдә республикада беренче комбайннар уҗым рапсы урагына керде. Белгечләр фаразлавынча, тиздән шепкән басуларында эш башланачак, ә инде һава торышы көйсезләнмәсә, атна-ун көннән уҗым бодаена керү планлаштырыла.
Шулай да, аграр ведомство башлыгы, яз гадәттәгедән иртәрәк килү басу эшләренә төзәтмәләр кертсә дә, алдагы урып-җыю эшләренең катлаулы булачагы көтелә, дип ассызыклады. Кайбер хуҗалыкларның техника ягулыгын җитәрлек дәрәҗәдә туплап өлгермәве, запас частьләр җитешмәү һәм логистикадагы өзеклекләр һәм, әлбәттә, көйсез һава шартлары авыл хуҗалыгында җәйге һәм көзге басу эшләренә аяк чалырга мөмкин.
“Басу көне”нең һәр елны уракка төшәр алдыннан оештырылуы, билгеле, мөһим кампания алдыннан аграрийларның әзерлеге ни дәрәҗәдә булуын ачыкларга һәм бер үк вакытта уртак проблемаларны бергә хәл итү юлларын табарга да булышлык итә. Министр билгеләвенчә, форумның аграр университет базасында үткәрелүенең үзенчәлеге шунда: биредә фән, белем бирү һәм җитештерү бер “нокта”га туплана. Тәҗрибә басуында студентлар, аспирантлар һәм укытучыларның профильле компанияләр белән берлектә эш итүе басу эшләренең тулы циклын фәнни нигездә оештырырга ярдәм итә.
– Бүген безнең төп бурыч – үстерелгән уңышны югалтусыз җыеп алу белән генә чикләнми, без территорияләрнең тотрыклы үсешенә, һәр фермерның үзен җирнең чын хуҗасы итеп тоеп эшләвенә нигез салырга тиеш, – диде министр.
“Басу көне” эшлекле һәм мавыктыргыч чараларга бай булды. Өч көн дәвамында узган чарада “Республиканың иң яхшы агрономы” бәйгесенә йомгак ясалды. Трактор-шоуда “иң-иң” механизаторлар басуда үз осталыкларын күрсәтте. Һәм форумның йөзек кашы чарасы – “Дрон-Рейсингу” ярышлары узды. Анда студентлар пилотсыз очу аппаратларында төрле күнегүләр ясап, көч сынашты. Эшлекле программаларда аграр тармак җитәкчеләре галимнәр һәм белгечләр белән берлектә аерым культураларны игү һәм эшкәртү үзенчәлекләре турында фикер алышты. Киңәшмәдә элеватор комплекслары, май-жир комбинатлары һәм МТС җитәкчеләре быелгы катлаулы авыл хуҗалыгы елында аграрийлар белән бергә уртак максатта эшләячәкләре турында белдерде.
"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102
Олег Төхвәтуллин.