Авыл хуҗалыгында хезмәт күп көч, тырышлык һәм уңганлык таләп итә. Үз көченә ышанган булдыклы һәм тырыш кеше генә, башкарган эшеннән канәгатьлек алып, билгеләнгән максатларга ирешә. Кырмыскалы районының Бакчалы авылында яшәүче Алдакаевларның фермерлар гаиләсе күптән инде бу һөнәргә тугрылыклы — 35 ел элек алынган җаваплы эшне уңышлы башкарып килә. Алар өчен бу гади һөнәр генә түгел, ә яшәү рәвеше.
Тырышларга эш карышмый
Бакчалы авылында туып-үскән Мөдәрис Әюп улы бәхетен читтән эзләми. Ике урамлык бәләкәй генә, ләкин матур урында, Агыйдел елгасы ярында урнашкан авылын ташлап китүне башына да китерми. Төрле өлкәләрдә эшләп караганнан соң, шәхси хуҗалыгында дуңгызлар асрый башлый, аннары мөгезле эре терлек үрчетүгә күчә, аннан килгән акчага техника сатып ала. Җайлап, үз көче белән күтәрелә ул. Күпмедер вакыттан крестьян-фермер хуҗалыгы буларак теркәлеп, малчылык юнәлешендәге эшен дәвам итә. Дәүләт ярдәме дә бик урынлы була. Кече һәм урта эшкуарлыкка дәүләт ярдәме кысаларында булдырылган “Стартап” программасы буенча субсидия алып, бу акчага ул токымлы маллар һәм техника сатып ала. Әлбәттә, маллар саны арткач, игенчелек белән шөгыльләнү зарурлыгы да килеп туа, чөнки мал азыгын сатып алу бик кыйммәткә төшә. Бүген фермер 300 гектар җир биләмәсендә бодай һәм арпа үстерә, мәйданнарның өчтән бер өлешен печәнлекләр били. Елдан-ел маллар саны арта, ит юнәлешендәге ангус һәм герефорд токымлы малларга өстенлек бирә фермер. Күрше Иске Шәрәй авылындагы фермаларны сатып алып, анда үгезләрне симертүгә куялар. Ә йөздән артык сыер һәм бозаулар үзләренең ихатасында асрала. Әлеге вакытта алар җәйләүдә.
Гаилә зур булса да, эшчеләр җәлеп итми генә мөмкин түгел, үзләреннән тыш, бүген хуҗалыкта тагын 4 кеше хезмәт сала. Ә чәчү һәм урак, печән хәзерләү чорында туганнары да ярдәмгә килә.
Әтиле-уллы фермерлар
Гөлсара һәм Мөдәрис Алдакаевлар балаларына да, авылдашларына да бар яклап үрнәк. 40 ел иңне-иңгә куеп, күркәм тормыш көтәләр. Үзләренең өч баласын – Юлия, Айдар, Марсельне карап үстерүдән тыш, балалар йортындагы сабыйларга да күңел җылысын өләштеләр. Әтисеннән күргән – ук юнган, дигәндәй, уллары Айдар, төзелеш техникумын тәмамлаганнан соң ике ел тирәсе белгечлеге буенча эшләде дә, әтисе янына кайтты. 2013 елда ул үз крестьян-фермер хуҗалыгын булдырды. Яшь булуына карамастан, барлык эшнең дә рәтен белә егет. Теләсә кайсы техниканы иярләп, басуларны да иңли, ватылса, аларны төзәтеп, сафка бастыра, мал табибы да – үзе. Кечкенәдән әтисенә ияреп, эшнең җаен белеп, тәмен тоеп үскәч, бу өлкәдә аның да тәҗрибәсе бай хәзер. Шул ук вакытта зур гаилә башлыгы да ул. Күрше Прибельский авылы кызы Анфиса белән күркәм гаилә корып, каршыда гына йорт салып кергәннәр. Өч малайлары да кечкенәдән картәтисенә, әтисенә ияреп, бу эшнең асылына төшенеп үсәләр. Әлегә бәләкәй булсалар да, минем кебек, техникага тартылулары көчле, ди Айдар. Димәк, Алдакаевларның эшен дәвам итүчеләр булачак.
Мал азыгы мул булсын!
Бүген фермерларның барлык көче мал азыгы – печән хәзерләүгә юнәлтелгән. Бу эшкә алар июнь ахырында ук тотынган, бүген инде мәйданнарның 60 проценты чабылган, аларны төргәкләп өя дә баралар. Авыл янындагы басуда биек итеп өелгән печән эскертләренә карап та, быел аның ишелеп уңуы күренеп тора. Безгә күп булып күренсә дә, фермер әйтүенчә, бу әле бер өлеше генә. Август аенда печән икенчегә чабылачак. Ел әйләнәсенә күпме кирәк булуын алар яхшы белә, шуңа кояшлы көннәрнең һәр сәгатен, минутын нәтиҗәле файдаланып калырга тырышалар.
Авыл хуҗалыгында, аеруча малчылык тармагында ал-ял белми эшләргә кирәк. Печән хәзерләү тәмамлануга урак чоры башланачак. Үзләре әйтүенчә, иген басулары да елның-елында мул уңыш белән сөендерә. Иң мөһиме – аны югалтуларсыз җыеп алу өчен техника куәтләре җитәрлек. Һава торышы гына сынатмасын!
Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА.
Кырмыскалы районы.