

Соңгы елларда дөнья базарында сыер сөте һәм кәҗә сөте җитештерүчеләр арасында ачыктан-ачык көндәшлек тууы күзәтелә. Бигрәк тә моңа кадәр глобаль сәүдәгә зур күләмдә сөт тәкъдим итүче илләр өчен көтелмәгән хәл килеп туган: сатып алучыларның кәҗә сөтенә өстенлек бирә башлавы эре бизнес хуҗаларын уйланырга мәҗбүр итә. Аңлаешлырак итеп әйткәндә, кәҗә сөте җитештерүнең күпкә арзангарак төшүе ачыкланган. Саннарда ул аеруча ачык күренә. Экспертлар фикеренчә, мәсәлән, 50 килограмм авырлыктагы кәҗә тәүлегенә 5 литрга якын сөт бирә алса, аңардан 10 тапкырга күбрәк авырлыктагы сыерныкы уртача 10-15 килограммнан артмый. Билгеле, сүз күп сөт бирүче токымлы сөтлебикәләр турында бармый.
Сыер сөтенең үзбәясенә, беренче чиратта, акча санарга яратучы АКШның аграр бизнес хуҗалары игътибар итте. Әйткәндәй, моңа кадәр бу илдә сөт җитештерүдә гаилә фермалары өстенлек итә иде. Җитештерелгән продукциянең үзкыйммәте елдан-ел арту 1990 еллардан башлап мондый фермаларның кискен кими башлавына китерде. Рәсми чыганаклар мәгълүматлары буенча, мәсәлән, соңгы биш ел дәвамында АКШта 10 мең чамасы сыер фермасы ябылган. 150 еллык тарихы булган гаилә фермалары хәзер кәҗә үрчетүгә махсуслаша башлаган. Һәм бу яңалык үзен аклый. Шул рәвешле, бу илдә кәҗә фермалары саны артканнан-арта. Аналитиклар, соңгы чирек гасырда биредә сакаллы сөтлебикәләр санының 190 мең баштан – 450 меңгә, ә махсуслашкан фермаларның 15 меңнән 40 меңгә якынлашуын билгели. Аннары бу “кәҗә чире” Европа илләрендә тарала. Илләр арасындагы хезмәттәшлек, сәүдә мөнәсәбәтләре уңышлы барган елларда кәҗә сөтеннән әзерләнгән продукция Русия базарында да күренә башлады һәм илебездә кәҗәчелек үсешенә этәргеч бирде. Русиянең 2014 елда чит ил санкцияләренә азык-төлек эмбаргосы белән җавап бирүе дә илебезгә чит ил продукциясе кертүне чикләп, шул исәптән кәҗә үрчетү тармагына, аның сөтеннән яңа төр ризыклар җитештерүгә юл ачты. Әйтергә кирәк, әлеге вакытта илдә кәҗә үрчетүгә махсуслашкан 100дән артык ферма бар. Шунысы да игътибарга лаек: соңгы уньеллыкларда авылда савым сыерлары, сарык саны кимү күзәтелгәндә, кәҗә асраучылар саны, киресенчә, арта.
Ихтимал, Русиядә кәҗәчелек тармагы күптән киң үсеш алган булыр иде. Кызганычка каршы, совет чорында әлеге юнәлеш дәүләт тарафыннан тиешле дәрәҗәдә ярдәм алмады. Сөте һәм кәҗә йоны өчен әлеге малкай, нигездә, шәхси хуҗалыкларда асралды.
Тарихтан шундый кызыклы мәгълүмат игътибарга лаек. СССРда күмәк хуҗалыклар оештырылып, авыл икътисады берникадәр аякка басканнан соң, Хөкүмәт күпләп кәҗә асраучылар эшчәнлегенә аерым игътибар бирә башлый. Дөресрәге, ихатасында күпсанлы кәҗә асраучылар, имеш тә, колхоз-совхозлар үсешен тоткарлый дигән караш үзәккә чыга. Әйтик, биш һәм аннан күбрәк сакаллы терлек асраган кешеләрнең күмәк хуҗалыкта тир түгеп эшләргә вакытлары калмый, дип санала. Чыннан да халык фермадагы авыр хезмәттән баш тарта. Алар үз ихатасында асраган кәҗәнең керемен күпкә отышлырак күргән. Ил җитәкчелеге, бу хәлнең нәрсәгә китерәчәген аңлап, бик “акыллы” карар кабул итә: һәр гаиләгә өч баштан да күбрәк кәҗә асрауны тыя. Әгәр кеше колхозда эшләсә һәм алдынгы булса – биш кәҗә асрарга рөхсәт бирелгән. Ә инде коммунист яисә хуҗалыкта җаваплы вазыйфа башкарган кеше үз ихатасында кәҗә асраудан ирекле рәвештә баш тартырга тиеш булган...
Яңа Русия тарихында хәл башкача юнәлеш алды. Әмма әлегә кәҗәне аграр предприятиеләрдә күпләп асрыйлар дип булмый. Рәсми чыганаклар мәгълүматлары буенча, мәсәлән, илдәге барлык кәҗә малының 91 проценты шәхси хуҗалыкларга туры килә. Вак терлек (кәҗә һәм сарык) үрчетү илнең авыл хуҗалыгын үстерү буенча дәүләт программасына кертелгән. Мондый игътибар, әлбәттә, илебездә кәҗәчелек һәм, атап әйткәндә, аның сөтчелек юнәлешен үстерүгә этәргеч бирәчәк.
Белешмә. Кәҗәләр дөньяда сан ягыннан йортка ияләштерелгән вак терлекләр арасында өченче урында. Аларның саны 1,14 миллиард баштан арта. Иң күп асраучы илләр арасында беренче урында – Һиндстан (150 миллион баш), аннары исемлекне Кытай һәм Нигерия дәүләтләре дәвам итә. Русия әлеге исемлектә 1,7 миллион баш кәҗә белән (дөнья күләмендәге мал санының 0,15 проценты) Гаити һәм Намибия илләре арасындагы 66нчы урында тора. Элекке СССРның союздаш республикалары белән чагыштырганда, Русия Төрекмәнстан, Үзбәкстан, Казахстан һәм Таҗикстаннан кала 5нче урында.
Кәҗә үрчетүгә Башкортстанда да игътибар арта. 2024 ел күрсәткечләре буенча, мәсәлән, республикада барлык категориядәге хуҗалыкларда 65,4 мең баш кәҗә теркәлгән, шуның 1,3 меңе – авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә, 62 мең баштан күбрәге — шәхси ихаталарда һәм ике меңе фермер хуҗалыкларында асрала. Авыл хуҗалыгы белешмәсеннән күренүенчә, сан ягыннан иң күп сакаллы терлек Зианчура, Хәйбулла, Әбҗәлил, Кырмыскалы һәм Уфа районнарына туры килә. Мәләвез районындагы “Башкорт кәҗәсе” экофермасы әлеге терлек сөтеннән берничә төрле ризык җитештереп, республикадан читтә дә танылды.
– Әлеге ферма 2014 елдан башлап эшли. Фермер Эдуард Нигъмәтуллин оештырган аграр хуҗалык берничә төрле сыр, май һәм туңдырма да җитештерә. 35 баш кәҗәдән башланган аграр бизнес сәүдә базарында уңышлы көндәшлек итә. “Үз эшен башлаучы фермер” программасында катнашып, грантка ия булды. Ул акчага токымлы сөт кәҗәләре сатып алды. Экоферма республикада аграр туризмны үстерүгә дә зур өлеш кертә. Биредә кунакларны бары тик милли ризыклар белән генә сыйлыйлар. Кәҗә сөте һәм аңардан байтак төрле экологик чиста продукция җитештерүче экоферманың даны Русия төбәкләрендә генә түгел, чит илләрдә дә яхшы билгеле, – ди Авыл хуҗалыгы министрлыгының бүлек начальнигы Алмаз Галимов.
Дүртөйле районының Суккул авылында гомер кичерүче Фина һәм Фидус Нуретдиновларны тирә-якта үрнәкле, тату гаилә буларак кына түгел, кәҗә үстерү осталары буларак та яхшы беләләр. Сакаллы сөтлебикәләрне алар керем алу өчен үрчетми. Балалары гаилә корып, әти-әни нигезеннән киткәч, бар гомерләре хезмәттә үткән Нуретдиновлар яраткан шөгыль табу турында уйлана башлый.
– Бу хәл һич көтмәгәндә булды, — ди Фина Лотфрахман кызы. – Чакмагышта яшәүче кодагыйларга кунакка баргач, ихатадагы кәҗәләрен күреп, бер “һуш”ыбыз китте, табында кәҗә сөте продукциясеннән авыз иткәннән соң, тәмам хәйран калдык. Менә шул очрашудан соң кәҗә алдык. Аллаһка шөкер, инде алтынчы ел китте. Хәзер үзебез дә тәҗрибәле кәҗә асраучылар буларак, сөтеннән әллә күпме сыйфатлы ризык әзерлибез.
– Гаиләгә аз булса да кереме дә бардыр, – дип кызыксынам.
– Нинди керем булсын?! Без бит аларны үзебез өчен үстерәбез. Балалар, оныклар бик ярата кәҗә сөте эшләнмәләрен. Уфадан сагынып кайталар кунакка. Сөтенең сәламәтлеккә файдасы турында әйтеп тә тормыйм. Узган айларда Дүртөйледән көн дә кәҗә сөтен килеп алып, берәүләр авыру сабыен аякка бастырды. Катык, эремчек, каймак – һәммәсен дә кәҗә сөтеннән үзебез эшлибез. Өч кәҗәнең икесен савабыз. Сөте үзебездән артмый, диярлек. Әмма сораган кешегә өлеш чыгарабыз, – ди хуҗабикә.
Белешмә. Нуретдиновларның шәхси хуҗалыгындагы бер кәҗә көненә уртача 3 литр чамасы сөт бирә. Аны ике тапкыр савалар. Хуҗалары әйтүенчә, кәҗәне кимендә 10 ел асрап, саварга була. Авылның 35 йортлы әлеге урамында бер баш сыер асраучы да юк. Аның каравы, сакаллы сөтлебикәләр саны әкренләп арта бара.
“Майка”, “Марта” һәм “Төпчек” кушаматлы кәҗәләр, ничектер, бу урамның бер матурлыгы да, заманча авыл йортларына кот өстәүче бер бизәк тә кебек тоела. Авылга җанлылык өрә алар. Кәҗәләрнең үз “эш графигы” бар. Хуҗалары аларны иртәнге сәгать сигездә капкадан озатып кала да, кичке бишләр тулганда каршы ала. Кайдандыр, ерактан эзлисе дә, кайчан кайтырлар дип борчыласы да юк.
– Абзарда башка терлек тә бар, – ди Фидус Хатиф улы. – Сугымга үгез симертәбез. Байтак тавык, каз асрыйбыз. Пенсиядә булсам да, эшләп йөрим. Акча җитмәүдән түгел. Мал асрарга да хәл генә түгел, беренче чиратта, максат, дәрт кирәк. Терлек азыгын апагыз белән бергә әзерлибез. Ә кәҗәләр өчен сый үзенчәлеклерәк. Арпа, печән ярата мәхлуклар. Кишерне күбрәк үстерергә тырышабыз. Үзләре дә бик акыллы, басарга кушсаң – торып баса, ятарга дисәң – яталар. Кәҗә малын коймадан үрелеп “урлашуы” өчен бик яратып бетермиләр. Безнекеләрнең андый гадәте юк...
– Халык телендәге “баҗаның туганлыгы” дигән гыйбәрә белән бәхәскә кермим, ә менә “кәҗәнең маллыгы” дигән кимсетүле сүзләр белән һич тә килешмим. Кәҗә сөте ничә яшьтә дә кеше сәламәтлеге өчен бик тә сихәтле. Хәзер сыер асрарга да җиңел түгел. Кибет сөтенең дә тәме юк кебек. Кәҗә малын, миңа калса, өлкән яшьтәгеләр дә асрый ала. Элегрәк авылда, нигездә, өлкән яшьтәгеләр, сыер асрарга көче җитмәгәннәр генә кәҗә тота иде. Сөте генә түгел, аңардан эшләнгән ризыкларның барысы да файдалы. Сакаллы сөтлебикә асрарга теләүчеләр өчен киңәшем шул: кәҗәне яратырга кирәк, шул чакта эшегез, һичшиксез, уңар, – ди Фина Лотфрахман кызы.
***
Сөтлебикәләрне ничек тәрбияләргә?
Кәҗәне авыл ихатасы шартларында җәй һәм кыш айларында ничек асрарга? Ашату-тәрбия мәсьәләләрен ничек оештырырга? Гәзит укучыларны кызыксындырган шушы һәм башка сорауларга белгеч киңәшләрен тәкъдим итәбез.
Кәҗә асрау — мәшәкатьле. Башка терлекләрдән аермалы үзенчәлекләре бар. Ул бик актив һәм аңа даими хәрәкәттә булу кирәк. Моның өчен ялан-абзар, ягъни кәҗәгез чабып уйнарлык иркен мәйданчык эшләү зарур. Кәҗәгә үз мускулларын хәрәкәтләндерү мөһим. Ачык һавада булу җылы көндә кимендә биш сәгать дәвам итәргә тиеш. Әгәр һава шартлары начар булса, кәҗәне абзар эчендә — аранда тотыгыз. Кәҗәләргә үтәли җил бигрәк тә куркыныч. Ә салкын яңгырдан соң аларга суык тиюе ихтимал.
Кәҗәләр — яктылык һәм җылылык яратучы терлекләр. Шуңа күрә абзарда аларга бүлмә әзерләгәндә, кояш яктысы күбрәк төшкән якны сайларга тырышыгыз. Көннәр салкын вакытта һәм кыш айларында алар яткан бүлмәгә өстәмә ут урнаштырырга һәм җылыту чараларын күрергә кирәк.
Кәҗәләрнең саф һава яратканын да истән чыгармагыз. Шуңа күрә абзарны даими рәвештә җилләтергә кирәк.
Бу мәхлуклар “тәмле” йокларга да ярата. Алар яткан урынга коры салам яки печән түшәлергә тиеш. Кәҗәләр тиз өшүчән, шуңа күрә алар салкын тидермәсен өчен барлык шартлар да уйлансын. Бигрәк тә кышкы салкыннарга алар тиз бирешүчән.
Кәҗәләргә ашату утлыгы алар яткан абзар эчендә дә, тыштагы уен алачыгында да куелырга тиеш. Эчәр су да шулай урнаштырылсын.
Игътибар! Кәҗә бары тик чиста су эчә һәм ул һәрвакыт яңартылып, чиста савытта булсын.
Сакаллы җан иясенең тәмле һәм туклыклы азыкка өстенлек бирүен дә истән чыгармагыз. Әлбәттә, кышкылык өчен азыкны җәйдән һәм көздән үк әзерләп куярга кирәк. Концентратлардан — ашлык һәм түп (жмых), шулай ук печән, салам, сенаж, яфраказык җитәрлек туплансын. Сусыл азыклардан үлән, силос, тамыразыклар һәм аларга өстәмә рәвешендә минераллар, төрле витаминнар кәҗә өчен яхшы азык булачак.
Телгә алынган барлык компонентлар да югары сыйфатлы һәм куллану вакыты чыкмаган булырга тиеш. Кәҗә сайлап-сайланып тукланырга ярата. Бозыла башлаган, яисә искергән азыклар аның өчен түгел!
Әгәр югарыда телгә алынган киңәшләрне төгәл үтәсәгез, кәҗәгез көтүгә чыкмыйча да сезне шифалы эчемлектән өзмәс. Йоны да сыйфатлы булыр.
***
Мамыгының өстенлеге нидә?
Бик борынгы заманнардан ук кәҗә мамыгының авыру кешене савыктыру үзенчәлегенә ия булуы билгеле. Сәүдәгәрләр аны хәтта “йомшак алтын” дип тә йөрткән. Ата-бабаларыбызның вакытыннан алда туган, яки көчсез сабыйларны мамык шәлләргә төреп йөрткәне дә мәгълүм. Әйткәндәй, салкын тиюдән саклану өчен әле дә күпләр кәҗә мамыгыннан бәйләнгән оекбаш, жилет кия.
Болар һич тә могҗиза түгел. Эш шунда: кәҗә мамыгында савыктыру үзенчәлегенә ия матдә — ланолин бар. Ул медицинада аллергиягә һәм салкын тиюгә каршы барлык диярлек препаратлар составында да бар. Бу матдә тән яралары тизрәк төзәлүгә һәм сынган урыннарның савыгуына булышлык итә. Кәҗә мамыгыннан бәйләнгән коры шәл лимфаденитны яхшы дәвалый, буыннардагы ревматик авыртынуларны баса.
Кәҗә мамыгының тагын бер уникаль үзенчәлеге бар: ул 35 процентка кадәр күләмдә дымны үзенә тарта, аннары аны парга әйләндерә, шул ук вакытта үзе коры кала. Чагыштыру өчен: мамык нибары 8 процент дымны “эчсә”, синтетик әйберләр аны бөтенләй сеңдерми.
Кәҗә мамыгының үзенчәлеге аның химик составы, механик һәм физик сыйфатлары белән билгеләнә:
мамык җепселләре (ворсинка пуха) кәҗә тиресендәге май һәм организмыннан бүленеп чыккан тир белән туендырылганлыктан, аны пычранудан, керләнүдән саклый;
мамык җепселләре составында 20 төрле аминокислота бар. Алар арасында иң мөһиме — составында күкерт булганнары (цестин, цестеин, метеонин);
кеше организмы бүлеп чыгарган җылыны кәҗә мамыгы тирә-якка таралудан саклый һәм, шунлыктан, аңардан тегелгән-бәйләнгән киемнәр һәрвакыт җылы була;
кәҗә мамыгы җиңел сузыла, тыгыз һәм сыгылмалы, җиңел һәм нәфис;
йон организмдагы нерв очларын массажлый, капиллярдагы кан йөрешен яхшыртуга булышлык итә.
Мамыктан бәйләнгән эшләнмәләр радикулит, остеохондроз, артроз кебек чирләрне дәвалауда ярдәм итә һәм салкын тиюне профилактикалауда файдасы зур. Шунысы мөһим: кәҗә мамыгы аллергия реакцияләре тудырмый.
Радикулит, полиневрит чиренә тарысагыз, мамык шәлне билгә буып кую хәлегезне яхшыртыр.
Мигрень, өч тармаклы нерв ялкынсынганда башыгызга мамык шәл бәйләргә кирәк. Авыру акрынлап чигенер һәм бер-ике сәгать эчендә бөтенләй юкка чыгар.
Ангина вакытында су компрессы урынына муен тирәсенә мамык яулык бәйләү күпкә файдалырак булачак.
Аяк тамырларында варикоз булганда аны мамык яулык белән урап куярга киңәш ителә. Ялкынсыну һәм авырту бераздан басылыр.
Әлбәттә, кәҗә мамыгыннан бәйләнгән әйберләрнең бәясе югары. Кызганычка каршы, җиңел кәсеп белән акча эшләргә теләүчеләр өчен ул бизнес төренә әйләнеп бара. Сатуда ялган мамык шәл сатучылар аз түгел. Шуңа күрә игътибарлырак булырга, иң мөһиме — чын кәҗә мамыгын ялганнан аера белүчеләр белән киңәшләшергә онытмагыз.
"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102